Заһидулла Казнабаев

Заһидулла Мортаза улы Казнабаев (1897—1943) — хәрби эшлекле.

Заһидулла Казнабаев
Туган 1897
Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 27 май 1943(1943-05-27)
Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР

Биографиясе үзгәртү

Заһидулла (Заһит) Мортаза улы Казнабаев 1897 елның октябрендә Ырынбур губернасы Орск өязе 2-нче Түңгәвер улусының (хәзерге Башкортстан Республикасы Җылаер районы) Балапан авылында туган. Милләте буенча башкорт[1].

1918 елдан Башкорт армиясенең 1-нче кавалерия полкында хезмәт итә. 1919 елның җәендә Башкорт аерым кавалерия дивизиясе белән Украинада Деникинга каршы сугышларда, ә шул ук елның көзендә Башкорт гаскәрләре төркеме составында Петроградны обороналауда катнаша[2].

1920 елның апреленнән Башкорт кавалерия бригадасы составында совет-поляк сугышы фронтына китә. Монда 27нче Башкорт кавалерия полкының Шәмсетдин Гафаров җитәкләгән 4 нче эскадронында взвод командиры була. 1920 елның 6 июнендә Пиняево авылы янындагы сугыш барышында үзенең взводының яугирләре белән флангыдан һөҗүм итеп, контрһөҗүмгә күчкән полякларны, пулеметларын ташлап, качарга мәҗбүр итә. Бу алышта күрсәткән батырлыгы өчен ул, 1921 елның 17 февралендә, Республика Реввоенсоветының 57-нче указы белән Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә[3].

Демобилизацияләнеп, туган ягына кайткач, 1922-1924 елларда Башкорт АССР Җылаер кантоны Югары Сәлим авыл советының рәисе була. 1925-1927 елларда Сибайда олы милиционер булып хезмәт итә. 1930 елдан Баймак районы Советы рәисе вазифасын башкара.

1932-1933 елларда Ленинградта милиция курсларында укыганнан соң, Зиянчура районының милиция начальнигы итеп билгеләнә. 1934 елдан Баймак районында милиция начальнигы, ДОСААФ рәисе һ.б. җаваплы вазифаларны үти[2].

1942 елның 5 мартында репрессияләнә, буржуаз-милләтчелектә гаепләнеп кулга алына, 10 елга төрмәгә ябыла. 1943 елның 27 маенда Свердловск өлкәсендә төрмәдә вафат була. 1960 елның 12 февралендә аклана[1].

Хәтер үзгәртү

  • Сибай шәһәре урамнарының берсе З.Казнабаев исемен йөртә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Казнабаев Загид Муртазич. Книга памяти жертв политических репрессий Республики Башкортостан. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Книга памяти РБ» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. 2,0 2,1 Комбриг Мортазин һәм уның яуҙаштары, 2011
  3. Башҡорт армияһы тарихынан, 2012

Әдәбият үзгәртү

  • Ярмуллин А. Ш. Башкорт армиясе тарихынан — Уфа: Китап, 2012. — 280 б. — ISBN 978-5-295-05503-4.
  • Ярмуллин А. Ш. Комбриг Мортазин һәм аның яудашлары — Уфа, 2011. — 280 б.