Евгений Замятин (1947)

Евгений Николаевич Замятин (1947 елның 22 гыйнвары, Замятино1993 елның 15 июле, Бурей районы, Амур өлкәсе) — совет шагыйре һәм журналист, мөхәррир. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1979).

Евгений Замятин
Туган 22 гыйнвар 1947(1947-01-22)
Замятино, Санчурск районы, Киров өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 15 июль 1993(1993-07-15)
Талакан, Бурей районы, Амур өлкәсе
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре шагыйрь, журналист, мөхәррир
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тормыш юлы үзгәртү

Евгений Замятин 1947 елның 22 гыйнварында Киров өлкәсе Замятино авылында туган. Унбиш яшьтән, урта мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлаганнан соң эшли башлый. 1966 елда унтугыз яшендә Казакъстанга китә, анда Караганда металлургия комбинатын төзүдә балта остасы булып эшли. 1966 елдан бирле Казакъстанда Тимертау шәһәрендә яши. Ермак ГРЭСын төзүдә эшли.

1969 елда 22 яшендә Алматыда «Мин әтине күрмәдем» исемле беренче шигырьләр җыентыгын бастыра.

Совет Армиясе сафларында Урал хәрби округы гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәт иткәннән соң күпмедер вакыт язучы Алексей Бондинның музей-фатиры мөдире булып эшли. Аннары Түбән Тагил металлургия комбинатында заточник булып эшли, кичке мәктәптә белем ала.

1974 елда Свердловскта «Дикотравье» исемле икенче шигырь җыентыгын бастыра һәм А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтка читтән торып укырга керә. Шул ук 1974 елда Сахалинга күчеп килә, Углегорскта урнаша, башта «Ленинское слово» газетасы башта әдәби хезмәткәр, корреспондент, бүлек мөдире, аннан мөхәррир булып эшли.

Дүшәнбедә тугандаш республикаларның IX Бөтенсоюз яшь шагыйрьләре фестивалендә катнаша (1976).

1977 елда Мәскәүдә «Современник» нәшриятында «Перекаты» исемле өченче шигырьләр китабын бастыра.

«Молодая гвардия», «Юность», «Простор», «Дальний Восток» журналларында, «Поэзия» альманахында, «Сахалин» җыентыгында, «Амурская правда» һәм «Амурский комсомолец» газеталарында басылып чыга.

1979 елда ССРБ Язучылар берлегенә керә. 1980 елда Южно-Сахалинскта «Одолень» дип аталган дүртенче шигырь китабын бастыра.

1985 елда Амур өлкәсенең Талакан бистәсенә күченә, анда Бурей ГЭСы төзелешен яктырта торган «Амурский гидростроитель» күптиражлы газетасы редакторы булып эшли. Соңгы шигырь китабы — «Рунный ход» (Сахалин мотивлары буенча, 1988).

СБКФ һәм ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСР Язучылар съездлары делегаты (1979, 1982). Биш шигырь һәм поэмалар китабы авторы.

1993 елның 15 июлендә вафат була. Талаканда җирләнгән.

Иҗат үзгәртү

Шигырьләр китаплары

  • Я не видел отца: Стихи. — Алма-Ата: Жазушы, 1969. — 38 с.
  • Дикотравье: Стихи. — Свердловск: Средне-Уральское книжное издательство, 1974. — 63 с.
  • Перекаты: Стихи. — М.: Современник, 1977. — 78 с. — (Серия «Новинки „Современника“»).
  • Одолень: Стихи. — Южно-Сахалинск: Дальневост. кн. изд-во, Сахал. отд-ние, 1980. — 95 с: ил.
  • Рунный ход: Стихи. — 1988. (по сахалинским мотивам)

Вакытлы матбугатта һәм җыентыкларда басмалар

  • Рабочая слава: Стихи // Сахалин. 75.: Лит.-худож. сб. — Юж.-Сахалинск, 1975. — С. 71.
  • Андрюшкин дед: Стихи // Дальний Восток. — 1978. — № 9. — С. 53—55.
  • Резцевик; Сахалинец: Стихи // Юность. — 1978. — № 3. — С. 25.
  • Даллия: Стихи // Молодая гвардия. — 1979. — 6 января.
  • В забое; Вот работка!; Рыбаки; Баня: Стихи // Амурская правда. — 1985. — 20 сентября.
  • Форель и соловей; Весна; Рыбак; За увалами гор: Стихи // Амурский комсомолец. — 1985. — 15 декабря.
  • «Как звонко звучит твое имя…»; «У любви различные причуды…»: Стихи // Амурский комсомолец. — 1986. — 7 марта.
  • С партией; Вечное имя; «Я с детства не люблю…»: [Стихи] // Советское Приамурье (Райчихинск). — 1986. — 2 августа.
  • У Талаканского створа: Стихи // Амурская правда. — 1986. — 1 мая.
  • «Чем дальше дата…»: Стихи // Амурская правда. — 1986. — 21 февраля.
  • Мой край; Лесная саранка; Сахалинская рыбалка: (Стихи) // Амурская правда. — 1987. — 17 января.
  • Стихи // Ступени: литературный альманах / Литератур. студия «Ступени», Администрация г. Н. Тагил; [ред. и сост. В. А. Овсепьян, И. В. Каренина; гл. ред. Ю. А. Золотухин; фот. Е. Ионовой, И. Каверды]. — Нижний Тагил: ТРМ, 2007. — 326 с. — ISBN 978-5-903440-03-0

Әдәбият үзгәртү

  • Ермаков В. [О творчестве Е. Замятина] // Замятин Е. Перекаты. — М.: Современник, 1977. — С. 3—4.
  • Кузин Н. Устремленность [Рец. на книгу: Замятин Е. Н. Перекаты: Стихи. — М.: Современник, 1977.] // Урал. — 1978. — № 8. — С. 155—157.
  • Белоусов И. Растет творческая молодежь // Белоусов И. Голоса островного края: Литературные заметки — Юж.-Сахалинск, 1977. — С. 91-98.
  • Каминская Я. Признание в любви: [О творчестве Е. Замятина] // Мол. гвардия (Юж.-Сахалинск). — 1979. — 27 октября.
  • Таранин Г. Е. Н. Замятин: [Крат.биогр. справка] // Таранин Г. Издаёт Дальневосточное книжное. — Владивосток, 1981. — С. 34-35; портр.
  • Замятин Евгений Николаевич // Амурская область: Опыт энциклопедического словаря / Науч. ред. В. В. Воробьёв, А. П. Деревянко; ред.-сост. Н. К. Шульман. — Амурское отд. Хабаровского кн. изд-ва, 1989. — С. 173. — 50000 экз. — ISBN 5-7663-0060-3
  • Замятин Евгений Николаевич // Писатели Дальнего Востока: Биобиблиографический справочник. Вып. 2. — Хабаровск: Хабаровская краевая универс. научная библиотека, 1989. — 384 с.

Сылтамалар үзгәртү