Дмитрий Бәдретдинов

Дмитрий Бәдретдинов, Дмитрий Мансур улы Бәдретдинов (1980 елның 23 мае, ССРБ, РСФСР, Ырынбур2000 елның 1 марты, Чечня, Шатой районы, Аргун тарлавыгы) — хәрби, Икенче чечен сугышында катнашучы, 76нчы (Псков) гвардия Һава-десант дивизиясенең 104нче гвардия парашют-десант полкының икенче батальонының алтынчы ротасы гвардия рядовое - пулеметчысы[1]. РФ Президенты Указы белән Төньяк Кавказ территориясендә террорчыларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).

Дмитрий Бәдретдинов
Туу датасы 23 май 1980(1980-05-23)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, Ырынбур
Үлем датасы 1 март 2000(2000-03-01) (19 яшь)
Үлем урыны РФ, Чечня, Шатой районы, Аргун тарлавыгы
Иялек ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Гаскәр төре Һава-десант гаскәрләре
Дәрәҗә гвардия рядовое
Җитәкчелек иткән утсибәр
Бүләкләр һәм премияләр Батырлык ордены (РФ)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 23 маенда Ырынбурда туган. Соңыннан гаиләсе белән Татарстанга, Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Чулман проспекты 56нчы йорт адресы буенча урнашкан 46нчы урта мәктәптә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, «бизнес мәктәбе»нә укырга керә, аны 1997 елның июнендә тәмамлый, берьюлы ике белгечлек: «ЭВМ операторы» һәм «кече предприятиедә бухгалтер исәбе» белгечлекләре ала. Армиягә киткәнче ремонт-механика заводында слесарь-җыючы булып эшли. Армиядән кайткач, институтның юридик факультетына укырга керергә теләге була. Һава-десант дивизиясендә (рус. ВДВ) хезмәт итәргә хыяллана, хәрби хезмәткә чакырылу вакыты җиткәч, хәрби комиссариатта аның теләге исәпкә алына һәм туганнан-туган абыйсы Әфганстанда хезмәт иткән дивизиягә эләгә. 1998 елның 11 ноябрендә Тукай район хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Башта ул 76нчы гвардия Псков һава-десант дивизиясендәге 104нче парашют-десант полкының дүртенче, аннары алтынчы ротасында хезмәт итә. 2000 ел башында, Дмитрий Бәдретдинов хезмәт иткән ротаны Чечняга күчерәләр. 6нчы парашют-десант ротасы алдына Чечня боевикларын Веденога уздырмау бурычы куела. Һәм алар бурычны үтиләр. Тик 2000 елның 29 февралендә 2,5 мең боевиктан торган банда 776 биеклектән(рус.) гаубицадан десантчыларга ут ача. Бандитларның һөҗүме 2 көн буена туктауны белмичә диярлек бара. Алтынчы рота үз иптәшләреннән суы ташыган елгалар белән әйләндереп алынган була. Сугыш 2000 елның 2 март иртәсенә кадәр дәвам итә. Сугыш нәтиҗәсендә 84 десантчы һәлак була, алар арасында 19 яшьлек Дмитрий Бәдретдинов та була. РФ Президенты Указы белән[2] Төньяк Кавказ территориясендә террорчыларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия десантчылары Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Дмитрий Бәдретдиновның җеназасы 2000 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәре Орловка зиратында уза. Ул Дан аллеясында җирләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Батырлык ордены (үлгәннән соң) — РФ Президентының 2000 елның 12 мартындагы 484 номерлы Указы нигезендә 22 десантчы террорчыларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Герое исеме белән бүләкләнде (шуларның 21е - үлгәннән соң), 69 десантчы Батырлык ордены кавалерлары булды (шуларның 63е - үлгәннән соң)[3].

Хәтер үзгәртү

 
Бюсты
  • Дмитрий Бәдретдинов яшәгән йортта һәм ул укыган мәктәптә мемориаль такталар урнаштырылган.
  • Яр Чаллы шәһәре урамы аның хөрмәтенә аталган.
  • Каһарман укыган 46нчы урта мәктәп 2019 елдан башлап «Батырлык ордены» кавалеры Дмитрий Бәдертдинов исемендәге 46нчы урта мәктәп исемен йөртә[4].
  • Исеме «Ватан-ана» мемориаль комплексының гранит плитәсендә күрсәтелгән.
  • 2019 елның 3 декабрендә 46нчы урта мәктәп территориясендә бюсты куела.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү