Димитарлау мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Димитарлау, Сарман районы, Татарстан, Россия)


Димитарлау мәчете, рәсми исеме Нуретдин мәчете (рус. Димитарловская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Петровский Завод авыл җирлеге[d] составындагы Димитарлау (Дөмәй Тарлавы) авылында[1] 2005 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Мәчет
Димитарлау мәчете
Нуретдин
Ил Россия
авыл 423364 Татарстан, Сарман районы, Димитарлау, Совет ур., 20а
Координатлары 55°17'24"N, 52°32'24"E
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2004
Төзелеш еллары 20042005 еллар
Төп даталар:
2004 (төзелеш башлану)
2005 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

1870 ел мәгълүматлары буенча, Димитарлауда мәчет, мәктәп булган (1913 елда анда 80 шәкерт белем алган). [2] [3]

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәтмулла волосте Димитарлау (Дөмәй Тарлавы) авылында 967 кеше (506 ир-ат һәм 461 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар.

XX гасыр башында авылда мәчет һәм мәктәп эшләгән. [4]

Беренче җәмигъ мәчетендә имамнар:

  • 1858 елдан ― Фәйзулла Зәйнулла улы
  • Габделҗаббар Искәндәр улы (1779―1847)
  • 1859 елдан ― Шәрифулла Хәбибулла улы
  • 1910 елдан ― Хөснелгата Шәрифулла улы Хәбибуллин (1885―1921)
  • 1922 елдан ― Зарифулла Габдулла улы (шул ук елны Бөгелмәгә күчерелгән) [5]

Икенче җәмигъ мәчетендә имамнар:

1912 елда төзелгән өченче җәмигъ мәчетендә имамнар:

  • 1913 елдан ― Мөхәммәтнәҗип Гайнулла улы Гайнимөхәммәтов (1885 елгы)
  • 1915 елдан ― Хәкимхан Мөхәммәтвәли улы Зөбәеров

Димитарлау мәчете азанчысы Каюм карый Абдулла улы Моратшин (1885 елда хәзерге Мөслим районы Баланлы авылында туган) 1931 елның 2 апрелендә кулга алынган һәм 8 елга ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән, 1989 елда акланган. Мөтәвәли Нуретдин Хисаметдинов (1866 елда Димитарлауда туган) 72 яшендә 1938 елның 7 июлендә 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, 1992 елда акланган. [5]

ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1340 указы нигезендә авылда мәчет ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына мәктәп итеп файдалану өчен тапшырыла. [6]

Яңа бина үзгәртү

2005 елда кызыл кирпечтән салынган яңа бер катлы мәчет сафка баса. Мәчеткә «Нуретдин» исеме бирелгән. Мәчет төзелешенә Сарман районы башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән авылдашлары Ләис Һадиевич Нуретдинов (1957 елгы) [7] үз өлешен керткән. Бина газ белән җылытыла. Гыйбадәт залы ~40 кеше сыйдыра. Манарасы бинага керү юлы өстендә. Имамнар:

  • 2005―2011 елларда ― Рәмзи хәзрәт Корбанов
  • 2011 елдан ― Газизҗан хәзрәт Хәбибҗанов[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Петровский Завод авыл җирлеге. Җирлек турында, archived from the original on 2018-11-07, retrieved 2023-07-10 
  2. Димитарлау (Дөмәй Тарлавы). Институт Татарской Энциклопедии
  3. История деревни Димитарлау. Татары без границ
  4. Димитарлау.
  5. 5,0 5,1 5,2 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 60-61, 95нче бит.
  6. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  7. Нуртдинов Лаис Хадиевич. Татары без границ

Әдәбият үзгәртү

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 79-80нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 60-61, 95нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

.