Диләрә Нәүрузова

Диләрә Нәүрузова (27.12.1970, ТАССР, Казан) — татар рәссамы.

Диләрә Нәүрузова
Туган телдә исем Диләрә Ленар кызы Нәүрузова
Туган 27 декабрь 1970(1970-12-27) (53 яшь)
ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре рәссам

Биографиясе

үзгәртү

1970 елның 27 декабрендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесының театраль-декорация бүлеген тәмамлаганнан соң, ул 1990 елда журналлар белән хезмәттәшлек итә башлый. 1994—2000 елларда Мәскәү дәүләт басма китап институтында укый. Татарстан китап нәшрияты, «Мәгариф», «Рухият», «Идел-Пресс», «Заман» һ.б. нәшриятлар белән хезмәттәшлек итеп, Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллин, Равил Бохараев, Клара Булатова һ.б. әдипләребезнең йөзгә якын китабын, шуның белән бергә Һ.Х.Андерсен, Р.Киплинг, А.Конан Дойлның татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр җыентыкларын бизи. Төрле елларда «Идел», «Салават күпере», «Сәхнә», «Безнең мирас» журналларында эшли. 2002 елдан Русия рәссамнар берлеге әгъзасы.

Сылтамалар

үзгәртү