Джон Рональд Руэл Толкин

Джон То́лкин, Джон Ро́нальд Руэл То́лкин (ингл. John Ronald Reuel Tolkien; ХФӘ: /ˈtɒlkiːn/; 1892 елның 3 гыйнвары — 1973 елның 2 сентябре) — инглиз язучысы, лингвист, филолог. Күбрәк «Хоббит» һәм «Йөзекләр хуҗасы» өчләменең язары буларак мәгълүм.

Джон Рональд Руэл Толкин
Туган телдә исем John Ronald Reuel Tolkien
Туган 3 гыйнвар 1892(1892-01-03)
Блумфонтейн
Үлгән 2 сентябрь 1973(1973-09-02) (81 яшь)
Борнмут, Англия, Бөекбритания
Үлем сәбәбе Бронхопневмония[d][1] һәм язва[d][1][2]
Күмү урыны Вулверкоут зираты[d]
Яшәгән урын Birminghem[3]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Әлма-матер Оксфорд университеты, Эксетер көллияте[d], Кыйрал Эдвард мәктәбе[d][4] һәм Изге Филипп көллияте[d]
Һөнәре Язучы, лингвист, тел белгече
Эш бирүче Оксфорд университеты, Лидс университеты[d] һәм Оксфорд инглиз теле сүзлеге[d]
Җефет Эдит Мэри Бретт
Балалар Джон Фрәнсис Руэл (1917), Майкл Хилари Руэл (1920), Кристофер Руэл (1924), Присцилла Мэри Руэл (1929).
Ата-ана
  • Артур Руэл Толкин (әти)
  • Мейбл Толкин (әни)
Кардәшләр Хилари Толкин[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Сомм бәрелеше
Бүләк һәм премияләре Британ империясе Ордены командоры
Хәрби дәрәҗә лейтенант[d]
Сайт http://www.imdb.com/name/nm0866058/

 Джон Рональд Руэл Толкин Викиҗыентыкта

Толкин Оксфорд дарелфөнүненндә англосаксон теле, инглиз теле һәм әдәбияты профессоры була. Дини карашы буенча ортодоксаль католик. Якын дусты Клайв Льюис белән бергә «Инклинглар» әдәби җәмгыятенең әгъзасы була. 1972 елның 28 мартында Елизавета II карары буенча Британия империясе Ордены командоры исеменә лаек була.

Толкин вафат булганнан соң, улы Кристофер әтисенең дөнья күрмәгән берничә әсәрен бастырды, шул исәптән «Сильмариллион»ны да. Бу китап «Хоббит» һәм «Балдаклар хакимдары» белән бергә бердәм әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр һәм уйлап чыгарылган телләр җыентыгын тәшкил итә.

Күп язучылар хыялый төрендә дә Толкинга кадәр дә язганнар иде, ләкин зур мәшһүрлек һәм төргә зур тәэсир ясаган өчен Толкинны хәзерге фэнтези жанрының «атасы» булып атыйлар[5].

Тормыш юлы үзгәртү

Балачак үзгәртү

Джон Рональд Руэл Толкин 1892 елның 3 гыйнварында Блумфонтейнда (Хәзерге КАҖ) дөньяга килә. Аның әти-әнисе, Артур Руэл Толкин (18571895), инглиз банкы идарәчесе, һәм Мейбл Толкин (1870—1904), Джонның тууы алдыннан күптән түгел Көньяк Африкага күчәләр. 1894 елның 17 февралендә Артур һәм Мейблның икенче улы Хилари Артур Руэл туды.

Балачакта Джонны тарантул тешли, һәм бу вакыйга киләчәктә аның иҗатына нык тәэсир ясый. Авыру малай артыннан Торнтон Куимби исемле табиб карый, һәм киләчәктә, кайберәүләр фикеренчә, ул Гэндальф прообразы була.

1895 елның башында, гаиләнең әтисе ревматик бизгәктән вафат булганнан соң, Толкиннар гаиләсе Англиягә кайта. Ике бала белән калган Мейбл туганнардан ярдәм сорарга мәҗбүр була. Гаилә Сэйрхоулда (ингл. Sarehole) яши башлый. Шул вакытта Мейбл Толкин динне тирәнтен өйрәнә башлый, католицизмны кабул итә, һәм балаларда да дингә мәхәббәтне тәрбияли, нәтиҗәдә Толкин гомере буена дини кеше булып кала.

Мейбл шулай ук балаларын латин теле нигезләренә өйрәтә [6], һәм шулай ук табигатькә һәм үсемлекләргә мәхәббәт тудыра. Толкин балачактан ук төрле пейзажларны һәм агачларны рәсемгә төшерергә ярата. Ул күп укый, һәм иң баштан ук Стивенсонның «Хәзинә утравы» һәм Гримм бертуганнарның «Гаммельн күсе тотучы» хикәяләрен яратмый. Ләкин аңа Льюис Кэрроллның «Алиса Могҗизалар дөньясында» әсәре, индеецлар турында хикәяләр, Джордж Макдональд иҗаты бик ошаган.

Толкин әнисе 1904 елда 34 яшьтә диабеттан үлә. Әнисенең үлеменнән тугыз ел үткәч, Толкин әнисен газап кичерергән кеше дип атады:


  My own dear mother was a martyr indeed, and it is not to everybody that God grants so easy a way to his great gifts as he did to Hilary and myself, giving us a mother who killed herself with labour and trouble to ensure us keeping the faith.
Толкин
 

Үз үлеме алдыннан Мейбл балаларны тәрбияләү эшен әтисе Френсис Морганга тапшыра. Нәкъ Френсис Морган Толкинда тел белеменә карата мәхәббәт хисен тудыра.

Мәктәп алды чагын балалар табигатьтә үткәрделәр. Бу ике ел Толкин язган әсәрләргә нык тәэсир ясаган. 1900 елда Толкин Эдвард патша мәктәбенә (King Edward’s School) укырга керә, монда ул борынгы инглиз телен өйрәнә һәм башка телләрне дә өйрәнә башлый. Аның лингвистик сәләте тиз күренде, һәм ул эльфлар телләрен уйлап чыгара башлый. Соңарак ул изге Филипп мәктәбендә (St. Philip’s School) һәм оксфордның Эксетер көллиятендә укый.

Яшьлек үзгәртү

1911 елда Эдвард патша мәктәбендә укыганда, Толкин өч дусты, Боб Джилсон, Джеффри Смит һәм Кристофер Уайзмен, белән «Чәй клубы һәм барровиан җәмгыяте» (ингл. T.C.B.S., Tea Club and Barrovian Society) дигән серле оешманы ясады. Киләчәктә дә ул бу дуслары белән яхшы мөнәсәбәттә булыр.

1911 елның җәендә Джон Швейцариягә сәяхәт итә. 1968 елны язган хатта ул Бильбо Бэггинсның Томанлы таулар аша үткән юлы бу сәяхәткә нигезләнгән дип яза[7].

Шул елның октябрендә ул укуны Оксфорд университетының Эксетер көллиятендә дәвам итә.

Толкин гаиләсе үзгәртү

1908 елда ул киләчәктә аның иҗатына нык тәэсир ясаган Эдит Мэри Бретт белән таныша. Гашыйк хисе аңа көллияткә керергә комачаулый, Эдит протестант тарафлы һәм Толкиннан өч яшькә олырак булды. Джон Френсиска 21 яшькә җитмәгәнче Эдитка бер хат та язмаячак дигән ант бирә һәм антын үти. Алар хәтта очрашмадылар һәм сөйләшмәделәр.

Толкинга 21 яшь тулган көнне үк ул Эдитка мәхәббәт хатын язып, аны кияүгә алырга нияте турында яза. Эдит исә Толкин аны онытты фикере белән инде башка кешегә кияүгә чыгырга ризылфгфн бирде. Нәтиҗәдә ул балдакны кияүгә кайтарып Толкинга кияүгә чыкты. Шулай ук ул, аның соравы буенча, католыйчылыкны кабул итә.

Аларның туйлары 1916 елның 22 мартында Уорик исемле инглиз шәһәрендә үтә. Алар бергә 56 ел яшәгәннәр һәм 4 бала тәрбияләделәр: Джон Фрәнсис Руэл (1917), Майкл Хилари Руэл (1920), Кристофер Руэл (1924), һәм кызлары Присцилла Мэри Руэл (1929).

Толкин гаиләсе генеалогик схемасы:[8][9]

                 
Джон Бенджамин Толкин
John Benjamin Tolkien
1807—1896
Мэри Джейн Стоу
Mary Jane Stow
1834—?
  Джон Саффилд
John Suffield, Jr.
1833 (1834?)—1930
Эмили Спарроу
Emily Jane Sparrow
1838—?
  ? ?   ? ?
                   
       
  Артур Руэл Толкин
Arthur Reuel Tolkien
1857—1895
Мэйбл Саффилд
Mabel Suffield
1870—1904
    ? Фрэнсес Брэтт
Frances (Fanny, Fannie) Bratt
1859—1904
 
         
           
  Джон Рональд Руэл Толкин
John Ronald Reuel Tolkien
1892—1973
Эдит Брэтт
Edith Bratt
1889—1971
 
   
   
 
Джон (John Francis Reuel Tolkien, 1917—2003)
Майкл (Michael Hilary Reuel Tolkien, 1920—1984)
Кристофер (Christopher John Reuel Tolkien, 1924 елда туды)
Присцилла (Priscilla Anne Reuel Tolkien, 1929 елда туды)
 
   

Тормыш дәвамы үзгәртү

1915 елда университетны тәмамлап, Толкин Ланкашир укчылары полкына лейтенант булып хезмәт итергә китә. Тиздән ул фронтка китеп Беренче дөнья сугышында катнаша. Аның ике дусты үлгән Соммеда булган канлы сугыштан соң ул, сугышны нәфрәт итеп, хастаханәгә эләгеп, өйгә инвалид статусы белән кайтып китә.

Киләсе елларны ул фәнни карьерага багышлый: башта Лидс университетында укыта; аннары, 1922 елда, профессор исемен алып Оксфорд университетында эшли. Монда ул иң яшь профессорларның (30 яшь) берсе була, һәм тиздән дөньяда иң белемле филологларның берсе репутациясен яулый.

Шул вакытта ул, каләчәктә «Сильмариллион» әсәре булачак, Уртаҗир (Middle-Earth) риваятьләренең сериясен яза башлый. Аның гаиләсендә дүрт бала булды, алар өчен ул «Хоббитны» уйлап чыгарды, сөйләде, аннары язып алды. «Хоббит» 1937 елда сэр Стэнли Ануин тарафыннан бастырылачак. «Хоббит» зур популярлыкны яулаган, һәм Ануин Толкинга дәвамны язырга тәкъдим итте. Ләкин трилогия өстендә эш озак вакыт алган һәм китап фәкать 1954 елда язылып бетерелде. Трилогия бастырылды һәм колоссаль уңышны яулады. Моны автор да, Ануин да көтмәгәннәр (Ануин акчасын югалтачак дип уйлады, ләкин китап аңа бик ошау сәбәпле, ул аны барыбер бастырды).

 
Джон Рональд Руэл Толкин кабере

1971 елда, аның хатыны вафат булганнан соң, Толкин Оксфордка кайта, әмма кыска, ләкин авыр авырудан соң, 1973 елның 2 сентябрендә вафат була. 1973 елдан соң аның бөтен чыккан әсәрләре улы Кристофер тарафыннан бастырыла.

Телләрне уйлап чыгару үзгәртү

Инде балачагында Толкин дуслары белән телләрне уйлап чыгару белән шөгыльләнде. Алар берничә телне үз араларында сөйләшү өчен уйлап чыгарганнар иде. Шушы булган телләрне өйрәнү һәм яңаларын уйлап чыгару мәхәббәте Толкинда гомере буена калган. Джон Толкин берничә уйлап чыгарылган телләрнең авторы, мәсәлән квенья (югары эльфлар теле), синдарин (соры эльфлар теле).

Толкин үзе берничә телне белгән.

Иҗаты үзгәртү

Бүгенге көндә үзгәртү

Толкин иҗаты XX һәм хәтта XXI гасырларның дөнья мәдәниятына зур тәэсир ясаган. Алар күп тапкыр кино, мультипликацияләр, аудиопьессалар, театраль сәхнә, санак уеннары өчен адапцияләнгән. Алар буенча альбомнар, комикслар ясала. Әдәбиятта күп Толкинга охшатып язган әсәрләр бар.

Толкинның «Балдаклар хөкемдары» китабы күп тапкыр экраннарга төшерелде. Башта Ральф Бакши (1978) һәм Рэнкин/Бэсс (1980) мультипликацияләре буларак. 2001—2003 елларда Питер Джексон өч югарыбюджетлы блокбастер төшерде. Толкин китаплары буенча күп санак уеннары эшләнгән.

Толкин исеме белән аталган объектлар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Birzer B. J. J. R. R. Tolkien's Sanctifying Myth: Understanding Middle-earthOpen Road Media, 2014. — ISBN 978-1-4976-4891-3
  2. The Author: TimelineThe Tolkien Society.
  3. https://www.warm-welcome.co.uk/blog/tolkien-and-birmingham
  4. (unspecified title)ISBN 0-345-21550-8
  5. Дж. Р. Р. Толкин: Отец современного фэнтези., archived from the original on 2006-07-28, retrieved 2010-04-14 
  6. http://www.tolkiensociety.org/tolkien/biography.html
  7. The Letters of J. R. R. Tolkien. — Boston: Houghton Mifflin, 1981. — ISBN 0-395-31555-7
  8. http://www.birmingham-oratory.org.uk/TheOratory/Tolkien/tabid/76/Default.aspx
  9. http://maryvictrix.wordpress.com/2008/01/25/pullman-trivializing-tolkien/
  10. Астероидлар исемлеге
  11. Schillhammer H. 1997. Taxonomic revision of the Oriental species of Gabrius Stephens (Coleoptera: Staphylinidae) // Monographs on Coleoptera. Vol. 1. P. 1-139. Описание вида стр. 36.
  12. Lieberman B.S., Kloc G.J. Evolutionary and biogeographic patterns in the Asteropyginae (Trilobita, Devonian) Delo, 1935 // Bulletin of the American Museum of Natural History 232, 1997, P. 1-127. Род описан на стр. 21, выделен из рода Comura.

Сылтамалар үзгәртү