Астероидлар

зур булмаган космик җисем
(Астероид битеннән юнәлтелде)

АстероидларКояш системасына кергән чагыштырмача зур түгел космик җисемнәр. Астероидлар Кояш тирәли әйләнәләр, формалары симметрик түгел, диаметрлары 1дән алып 1000 км кадәр була, атмосферасыз, ләкин иярченнәре булырга мөмкин. Астероид тау токымыннан яки металлдан тора. Кече планеталарның күбесенең орбиталары Марс белән Юпитер орбиталары арасындагы астероидлар кушагында ята.

Астероидлар
Сурәт
Астрономический символ
 Астероидлар Викиҗыентыкта
Астероидлар билбавы (ак төс) һәм Юпитерның Троян астероидлары (яшел төс)

Астрономнар, кояш системасында бәләкәй астероидлар йөзләрчә миллионнан арта, дип исәпли. Диаметры бер чакрымнан артканнары 30 меңгә якын. Аларның берничә меңенең орбитасы Җир орбитасы белән кисешә. Еш кына алар Җиргә бик якын килә.

1968 елда диаметры бер километрлы “Икар” астероиды, мәсәлән, Җирдән 6,36 миллион чакрым ераклыктан очып үтте. Әгәр ул безнең планета белән бәрелешсә, берничә атом бомбасына тиң көчле шартлау булыр иде. “1991 ВА” астероиды (диаметры 9 метр) 1991 елның 17 гыйнварында Җирдән нибары 170 мең чакрым ераклыкта үтеп китте. Әгәр ул 1,5 сәгатькә соңлаган булса, Җиргә бәрелгән булыр иде.

Дөнья галимнәре шундый нәтиҗә ясый: уртача 500 мең елга бер тапкыр Җир гигант астероид белән бәрелешә. Билгеле, монысы глобаль катастрофага китерәчәк. Җирдәге тереклеккә зур зыян китермәгән астероидлар уртача 300 елга бер тапкыр “кунак булып” килә икән.

Әлеге вакытта Җирдә космик җисемнәр төшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән 160 кратер бар. Русиянең Себер киңлекләрендә әйләнәсе 100 чакрымлы “Попигай” кратеры билгеле. Бу кратер якынча 36 миллион ел элек 5 чакрым диаметрлы астероид төшүдән барлыкка килгән.

Чыганаклар үзгәртү