Даруханә — халыкны һәм дәвалау-профилактика учреждениеләрең дару б-н тәэмин итүче оешма.

XIV йөздә даруханәсе

ТарихҮзгәртү

Дөньяда беренче даруханә VIII йөздә Багдадта ачыла.

РоссиядәҮзгәртү

Россиядә беренче даруханәне 1581 елда инглиз Дж. Френч нигезли (Иван IV-нең кремль даруханәсе). Фармация өлкәсендә дәүләт идарәсе тарихы 1581 дә Даруханәләр палатасын оештырудан башлана, 1620 дә ул Даруханәләр приказы, 1714 тә Медицина канцеляриясе, 1802 дә Эчке эшләр министрлыгы мед. идарәсенең мед. советы һәм экспедициясе, 1811 дә Медицина советы һәм Медицина департаменты дип үзгәртелә. Россия башкаласында хосусый даруханәләр челтәре Пётр I чорында оеша башлый. Беренче ирекле даруханәләр Мәскәүдә (1701) һәм С.-Петербургта (1712) ачыла. 1827 дә Россиядә 400 даруханә исәпләнә. 1860 еллар башындагы реформалардан соң даруханәләр эше Россиядә дәүләт системасы дәрәҗәсенә күтәрелә.

Татарстан җирлегендәҮзгәртү

Борынгы замандаҮзгәртү

Татарстан җирлегендә борынгыдан дарулар җитештерү һәм таралуы мәгълүм. Дәвалау чарасы буларак болан мөгезләре, таш тозлар, мускус, белимнитлар, хайван тиресе көленнән майда изеп ясалган мазь, үсемлек яфраклары һәм чәчәкләре төнәтмәләре, бал һәм башкалар кулланылган. Сөлек ярдәмендә кан суырту гамәлдә булган. Табиб һәм фармаколог Таҗетдин ибн Юныс әл-Болгари үзенең фармакология буенча «әт-Тиръякъ әл-Кәбир» («Агуланулардан көчле дәва») трактатында (1220) Идел буе Болгарында киң кулланылган үләннәрдән ясалган популяр дарулар рецептларын искә ала. Әбу Гали ибн Синаның «Тыйб гыйльме кануннары» китабы да мәгълүм була.

Казан губернасындаҮзгәртү

Казан губернасында беренче даруханәләр XIX йөз башында ачыла. Казанда провизорлар К. К. Клаус, Ф. Х. Грахе, И. И. Бренинг, А. Ф. Кешнер, Ю. Ш. Шварц зур даруханәләргә нигез салалар. Ф. Х. Грахе фирмасы даруханәсенең (1855 дә нигез салына) дару складлары, фармакология матдәләре җитештерү лабораториясе була, анда җимеш сулары һәм минераль сулар, капсулаларда желатин әзерләнә, медик һәм бактериологик анализлар үткәрүгә заказлар алына (1905 тән фирма хуҗасы медицина докторы Э. Ф. Грахе). Беренче земство даруханәләре губернаның Чистай (1869), Тәтеш (1885) шәһәрләрендә ачыла. 1915 тә Казан губернасында 45 хосусый һәм земство даруханәсе санала, аларда 10 провизор һәм 187 фармацевт эшли. 1916 да А. Е. Арбузов стеарин-сабын кайнату, глицерин һәм химия заводында салицил препаратлар (салицил кислотасы, салициллы әче натрий, аспирин, салол һәм башкалар) җитештерүне оештыра.

Инкыйлабтан соңҮзгәртү

1918 дә РСФСР ХКС даруханәләрне дәүләтнеке итү турында декрет чыгара, соңрак алар ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатына тапшырыла. Совет хакимияте елларында Э. Ф. Грахе һәм А. Ф. Кешнер даруханәләре Казанда дәүләт даруханә склады һәм даруханә кибетләре оештыру өчен нигез була. 1931 дә Э. Ф. Грахе фирмасы фармакология фабрикасы итеп үзгәртелә (карау Татхимфармпрепаратлар). 1922 дә даруханәләр челтәре б-н җитәкчелек итү өчен Татмедторг оештырыла (җитәкчесе М. Я. Лондон), соңрак — ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Татарстан даруханәләр идарәсе (директор-идарәче И. И. Беганский, аннары А. И. Сорокин). 1936 да ул РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Татарстан бүлеге итеп үзгәртелә (Даруханәләр идарәсе башлыклары З. С. Акчурин, Д. А. Аксёнов һәм башкалар).

Бөек Ватан сугышы елларындаҮзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан даруханәләре складлары илнең тыл җирлеген даруханәләр продукциясе б-н тәэмин итәләр. Казан провизорлары Г. Е. Вайнер, М. Н. Хируг, Г. Е. Азарх, Н. И. Шувагин, Н. Ф. Кирьянов, профессорлар Х. Х. Планельес һәм И. Покровский тырышлыгы б-н ит комбинаты лабораторияләрендә сыек гематоген, адонилен, сахарин, спермин, ампулаларда сульфацил эретмәсе, ампулаларда камфара мае, Доверов опийлы порошогы ясала.

Сугыштан соңҮзгәртү

1946 дан Татарстан даруханәләр идарәсе РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы Баш даруханәләр идарәсенең Татарстан бүлегенә әверелә, 1968 дән республикада ТАССР МСның Даруханәләр идарәсе эшли. 19701980 дә Татарстанда даруханә учреждениеләре челтәре үсеше алга китә, квалификацияле белгечләр әзерләү камилләшә (Казан фармация училищесе, 1921 дән; 1975 тән Казан медицина институтының фармация факультеты), халыкны дару препаратлары б-н тәэмин итү яхшыра (ТАССР МСның Даруханәләр идарәсе башлыклары М. Г. Байгильдина, Ф. Ю. Ярмөхәммәтова, М. Д. Анисимова һәм башкалар). 1986 да Казанда товарларны автоматлаштырылган исәпкә алу мөмкинлеге булган механикалаштырылган эре даруханә склады гамәлгә керә. 1993 тә республикадагы даруханәләр саны норматив таләпләргә туры килә, матди базалары, башкарылган эш күләме санитария нормаларына һәм кагыйдәләренә җавап бирә. 1980 еллар башында Даруханәләр идарәсе «Фармация» җитештерү берләшмәсе итеп үзгәртелә. 1990 еллар башында берләшмә «Татарстанфармация» дәүләт предприятиесенә әверелә. Бер үк вакытта дәүләти булмаган фармация берәмлекләре төзелә.

Хәзерге заманҮзгәртү

Татарстан Республикасында Дәүләт даруханәләре системасы оешу 1997 дә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация департаменты төзелүе, «Татарстанфармация» унитар предприятиесе һәм мөстәкыйль даруханәләр булдыру б-н тәмамлана. Даруханәләр өлкәсендә дәүләтнең роле яңадан үсә башлый. Дарулар турында федераль закон (1998) кабул ителә. 2000 нең гыйнварыннан республикада медикаментоз тәэминатның дәүләт системасын үзгәртеп коруда яңа этап башлана. ТР МК каршында дәүләт һәм муниципаль даруханәләр нигезендә «Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе» дәүләт унитар предприятиесе оештырыла. Дәүләти булмаган даруханәләрнең дә активлыгы нәтиҗәсендә базарның даруларга ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә. «Сәламәтлек» федераль программасын (2006) тормышка ашыру барышында шикәр диабеты, озакка сузылган склероз, онкологик һәм онкогематологик авыруларны дәвалау өчен дарулар б-н тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә, әгъзалары күчереп утыртылган авыруларны тернәкләндерү-реабилитацияләү чаралары күрелә. 2009 ел башына ТРда 1255 учреждение: 661 даруханә (471е хосусый), 43 хастаханә даруханәсе, 590 даруханә пункты, 2 киоск, 2 дару кибете эшли. Республикада дарулар б-н тәэмин итү эшендә 4250 белгеч шөгыльләнә; бер кеше елга 3135 сумлык дару куллана.

ӘдәбиятҮзгәртү