Дамир Вагыйзов
Дамир Вагыйзов ― күп кенә юмористик хикәяләр, әдәби очерклар, зарисовкалар авторы, журналист. 1936 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Лаеш районы Татар Агайбашы авылында укытучы гаиләсендә туган.
Ватандашлык |
![]() ![]() |
---|---|
Туу датасы | 1 март 1936 |
Туу урыны | Татар Агайбашы[d], Лаеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлем датасы | 2016 |
Һөнәр төре | журналист |
Эш урыны | Якты юл, «Шәһри Чаллы», «Татарстан» радиосы һәм Чистай хәбәрләре газетасы |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татар Сараланы |
Әгъзалык | Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге |
Бүләкләр |
Биография
үзгәртүДамир Харрас улы Вагыйзов 1936 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Лаеш районы Татар Агайбашы авылында укытучы гаиләсендә туа. Татар Сараланы урта мәктәбендә белем ала. Казан дәүләт университының журналистика бүлеген тәмамлый.
Чистай шәһәре газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җиде ел дәвамында Татарстан радиосының штаттан тыш хәбәрчесе вазыйфаларын башкара.
1970 елның ахырында, Чаллыга, КАМАЗ төзелешенә җибәрелә. Шәһәр газетасы редакциясендә бүлек мөдире, редактор урынбасары булып эшләгәннән соң, 1976 елда яңа оештырылган Тукай районының «Якты юл» газетасына баш редактор итеп билгеләнә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.
Дамир Харрасовичның иң матур сыйфатларының берсе – тыйнаклык. Хакимнәр алдында баш иеп йөрмәде, кемгәдер ярарга тырышмады. Бәлки шуның аркасындадыр, яраткан эшеннән иртә аерылырга туры килде. Әмма ул иҗаттан аерылмады, «Шәһри Чаллы» газетасында эшләде, газета-журналларда сатирик язмалары, мавыктыргыч хикәяләре чыга торды. Тора-бара «Үч» дигән саллы китабы басылып чыкты. Ул китапны быел рәхмәтле шәкертләре рус теленә тәрҗемә итеп, остазларына зур бүләк ясадылар.
2016 нчы елда котылгысыз авырудан вафат була.
Иҗаты
үзгәртүДамир Харрас улының күп кенә юмористик хикәяләре, әдәби очерклары, зарисовкалары журналларда, газеталарда басыла.
Дамир Вагыйзов – Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, КАМАЗ төзелеше ударнигы.
Хезмәтләре
үзгәртү- Үч: повестьлар, хикәяләр /. – Яр Чаллы: «Ислам нуры» дини эшмәкәрлек үзәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять типографиясе, 2008.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият исемлеге
үзгәртү- Яр Чаллы язучылары: Биобиблиографик белешмәлек / төз. Роза Хәмидуллина. – Яр Чаллы, 2017.
- "Якты юл" газетасы.