Колын авылы мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Колын, Актаныш районы, Татарстан, Россия)
(Гөлчирә мәчете (Колын) битеннән юнәлтелде)

Колын авылы мәчете, «Гөлчирә» мәчете (рус. Мечеть «Гульчира» в деревне Кулуново Актанышского района) ― Татарстанның Актаныш районы Иске Айман авыл җирлеге составындагы Колын авылында 2004 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Актаныш районы мөхтәсибәте карамагында.

Мәчет
Колын мәчете
«Гөлчирә»
Ил Россия
авыл 423739 Татарстан, Актаныш районы, Колын
Координатлары N 55° 29' 35.7" E 53° 32' 30.516"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Актаныш районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2003
Төзелеш еллары 20032004 еллар
Төп даталар:
2004 (ачылу)
Халәте гамәлдә

1701 елда нигезләнгән Колын авылында мәчет 1837 елдан (вариант: 1848 елдан [1]) искә алына, аның каршында мәдрәсә эшләгән.

XX гасыр башында Колында мәчет, мәктәп булган[2].

Әнәк авылында яшәүче Мостафиннар гаиләсе ― Альберт һәм Венера, Рушат һәм Люция Мостафиннар (әти-әниләре Әлфия (Хәйруллина) белән Фәндүс Мостафиннар) 2004 елда, Актаныш районында беренчеләрдән булып, үз хисапларына әбиләре яшәгән Колын авылында мәчет ачканнар. Яңа мәчеткә меценатларның әбиләре истәлегенә «Гөлчирә» исеме бирелгән. Мостафиннар Колын авылыннан Айгиз Гыйльмуллинны дини гыйлем буенча укытып имам иткәннәр, Айгиз (җәмәгате Юлия белән) гомерен авылдашларына ислам дине нуры таратуга багышлаган. Аларга йорт салу, хезмәт хакы түләүне дә, мәчетне тоту чыгымнарын да Мостафиннар үз өсләренә алган. Шулар хисабына ел саен мәктәп каникуллары вакытында мәчеттә балалар өчен дини лагерь (җәйге мөселман аланы) оештырыла. Лагерь балалар Сабантуе белән тәмамлана[3].

  Тышкы рәсемнәр
  Мәчетнең ачылуына 20 ел тулу бәйрәменнән фотосурәтләр.

2024 елның 4 августында мәчетнең ачылуына 20 ел тулу билгеләп үтелгән. Бәйрәмдә алып баручы Марсель Әхмәдуллин, гармунчы Ринат Вәлиев, артистлар Марат Галимов, Марсель Вәгыйзовлар, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районы имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин, Ютазы районы имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин катнашкан[4].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 240 нчы бит.

Сылтамалар

үзгәртү