Ленар Рәфәкъ улы Зарипов (01.05.1967; Күҗәкә, Актаныш районы, ТАССР) — Татарстанның Актаныш районы башлыгы, хезмәт ветераны (2015 ел).[1]

Ленар Рәфәкъ улы Зарипов
Туган 1 май 1966(1966-05-01) (57 яшь)
Күҗәкә авылы, Актаныш районы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Биография үзгәртү

Ленар Рәфәкъ улы Зарипов ТАССРның Актаныш районы Күҗәкә авылында туган. 2009 елда Казан дәүләт энергетика университетын «Электр энергетикасы системалары һәм челтәрләре» белгечлеге буенча, 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын, «Эшлекле идарә итү остасы» белгечлеге буенча тәмамлаган.[1][2]

2014-2019 елларда «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган «Чаллы электр челтәрләре» директоры.

2015 елдан 2020 елга кадәр Яр Чаллы шәһәре өченче чакырылыш Шәһәр Советы депутаты.

2019-2022 елларда «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган «Төзелә торган объектлар дирекциясе» директоры.

2020 елдан Яр Чаллы шәһәре дүртенче чакырылыш шәһәр Советы депутаты.

2022 елдан Татарстан Республикасының Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе.[1]

2022 елның июленнән Актаныш районы башлыгы.[3]

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

  • II дәрәҗә «чик буе гаскәрләре отличнигы» (1986 ел), «I дәрәҗә чик буе гаскәрләре отличнигы» (1987 ел) күкрәк билгеләре,[1]
  • «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» (1988 ел), «Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр тәмамлануга 25 ел тулу истәлегенә» (2013 ел) юбилей медальләре,[1]
  • «Әфган халкының рәхмәтле әфганчы сугышчы-интернационалистына» медале (1989 ел),[1]
  • Чаллы шәһәре администрациясе башлыгының Мактау грамотасы (1999 ел),[1]
  • «Татэнерго» ААҖ Рәхмәт хаты (2004 ел),
  • «Татэнерго» ААҖ Мактау грамотасы (2008 ел)[1]

Искәрмәләр үзгәртү