Акыл хезмәте ияләре
Акыл хезмәте ияләре (ягъни интеллект эшчәнлеге белән хезмәт күрсәтүчеләр) - мәгълүмати җәмгыятькә хас феномен. Акыл хезмәтенә багышланган күләмле тикшеренүләр һәм фәнни әдәбиятына карамастан, бердәм билгеләмәсе әлегә юк..[2]:
- Инглиз телле Википедиядә:Акыл хезмәте иясе (en:Knowledge Worker) - хезмәт күрсәтү өчен төп кулланылган капиталы үзенең гыйлеме булган хезмәткәр, эш/хезмәт башкару өчен физик көч урынына үзе һәм башкалар туплаган фәнни белем кулланып эшләүче һөнәр иясе.
- Оксфорд сүзлекләре онлайн: эшләре буларак мәгълүматны эшкәртү яки аны куллану белән шөгелләнгән кеше.[3]
- Бизнес сүзлеге онлайн: тавар яки хезмәт куеп җитештерүдән аермалы буларак, төп эшчәнлеге мәгълүмат табу, аны анализлау һәм эшкәртү белән бәйле булган мәгълүмат аналитигы, продукт үстерүче, планнар җитештерүче, программалар язучы һәм төрле тикшеренүләр әгъзасы. Бу атама 1909 елда Австралиядә туган АКШ менеджмент остазы Петер Друкер тарафыннан популярлаштырылган.[4]
Белем икътисады чорында яшәгән югары үсештәге илләрдәге икътисадый продуктның төп өлеше мәгълүмат тармагында эшләүче гыйльми хезмәтчәннәр тарафыннан тудырыла.
Гадәти үрнәк буларак, алдынгы фәнни тикшеренү өлкәсеннән тыш, табиблар, укытучылар, кәшефчеләр, санак өчен программалар булдыручы инженерлар, архитекторлар, икътисад, хокук һ.б. өлкәләрдәге белгечләрне китереп була. Алар "үз ризыгын уйлау аша таба".[5]. Бу төр хезмәтчәннәргә, үз эшен уңышлы башкара алу өчен, гомер буе гел өйрәнү, яңа гыйлем үзләштерү зарур, чөнки алар тарафыннан тудырылган өстәмә кыйммәт югарылыгы аларның гыйльми капиталлары эшләгән өлкәләрдә пәйда булган өр-яңа мәгълүмат һәм белемгә ия булуларыннан тора.
Мөстәкыйль эшчәнлек алып бармыйча, берәр оешмада ялланып эшләүче гыйльми хезмәтчәнне шул оешманың гыйльми хезмәткәре дип атыйлар.
Бүгенге көндә, гыйльми хезмәт төрләреннән аермалы буларак, текст җыючы сәркатип яки китап бирүче китапханә хезмәтчәне башкарган "мәгълүмати хезмәт"не кеше булмаган Google, Яндекс яки Википедия роботлары да өлешчә үткәрә ала.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Reinhardt, W. (2011). «Knowledge Worker Roles and Actions – Results of Two Empirical Studies». Knowledge and Process Management 18 (3): 150–174. DOI:10.1002/kpm.378.
- ↑ Pyöriä, P. (2005). «The Concept of Knowledge Work Revisited». Journal of Knowledge Management 9 (3): 116–127. DOI:10.1108/13673270510602818.
- ↑ worker Оксфорд сүзлекләре онлайн:knowledge worker 2011 елның 30 декабрь көнендә архивланган..
- ↑ Бизнес сүзлеге онлайн:knowledge worker 2012 елның 30 апрель көнендә архивланган..
- ↑ Davenport, Thomas H. (2005) Thinking for a living, Boston: Harvard Business Press
Чыганаклар
үзгәртүБу мәкаләдә хаталар һәм/яки ялгышлыклар бар. Мәкалә эчтәлегенең татар теле грамматик нормаларына туры килүен тикшерергә кирәк.
|