Белем икътисады
Белем икътисады термины түбәндәге мәгънәләргә ия:
- икътисад чикләүләре кысаларында белем җитештерү һәм аның белән идарә итүгә юнәлтелгән, "белемгә нигезләнгән икътисад", яки
- Фәнни белемгә нигезләнгән икътисад.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Белем икътисады | |
Белем икътисады Викиҗыентыкта |
Икенче мәгънәдә термин ешрак кулланыла. Икътисадый файда һәм эш урыннары тудыру өчен, белем инженерлыгы һәм белем идарәчелеге белем технологияләренә мөрәҗәгать итә.
Бүгенге көндә югары үсештәге илләрдә икътисадый үсешнең төп чыганаклары - гыйлем җитештерү һәм югары технологияләр.[1]
Концепцияләр
үзгәртүБелем икътисады, икътисадның барлыкка килүен һәм үсүен билгеләүче төп фактор буларак, кешечел капитал булып тора. Белем икътисадының төп концепциясен тәшкил иткән гыйлем һәм укымышлылыкка түбәндәгечә карап була:
- Бизнес продукты, ягъни югары кыйммәт (бәя) куеп экспортка чыгарыла алучы белем бирү яки инновацион интеллектуаль продуктны җитештерү (матди булмаган товар саналучы хезмәт күрсәтүне оештыру).
- Җитештерү активы (капитал).
Стэнфорд университеты галимнәре бу вәзгыятькә түбәндәге билгеләмә бирәләр:
"Югары тизлек белән яңадан-яңа техник һәм фәнни ачышлар ясауга (һәм дә аларның искерүенә) кертем ясаучы, күп белем таләп итә торган эшчәнлеккә нигезләнүче җитештерү һәм хезмәт күрсәтү"[2]
Белем икътисады төшенчәсенең төп нигезе - акыл хезмәте ияләре һәм башка хезмәткәрләр арасында аермасы табигате - Петер Друкерның 1966 елгы The Effective Executive китабында тасвирлана.
Этәрүче көчләр
үзгәртүБизнесны алып бару кагыйдәләре һәм төрле милли икътисадларның көндәшлелек сәләтенә тәэсир итүче көчләр арасына түбәндәгеләрне кертәләр:
- Глобальләшү — аеруча базарлар һәм продуклар мәсьәләсендә
- Мәгълүмат технологияләре, алар түбәндәге өч мәсьәләгә байле:
- Мәгълүмат/Белем тыгызлыгы артуы — нәтиҗәле җитештерү мәгълүматларга һәм ноу-һауларга (en) бәйле; югары үсештәге илләрдә хезмәткәрләрнең 70%-тан артыгы - акыл хезмәте ияләре; заводларда эшләүчеләрнең күбесе, кул хезмәтенә караганда, акыл эшчәнлеген күбрәк куллана.
- Яңа медиалар (en) – яңа (электрон) мохитләрнең белем җитештерү һәм тарату мөмкинлекләрен үстерүе аркасында, коллектив интеллект (en) барлыкка килә.
- Санак челтәрләре (en) һәм элемтәгә керү мөмкинлекләре, Интернет кебек яңа вәзгыятьләр дөньяның бер "глобаль авылга" (en) әйләнүен якынайта.
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Игътибар икътисады
- Когнитив-мәдәни икътисады
- Мәгълүмати икътисад
- Акыллы шәһәр
- Халыкара инновацияләр индексы
- Интернет икътисады
- Икътисади белем индексы
- Гыйлем базары
- Белем оешмасы
- Белем менежменты
- Белем полициясе
- Белем инкыйлабы
- Белем кыйммәтлеге чылбыры
- Гыйлем эстәү икътисады
- Гыйлем эстәүче җәмгыять
- Челтәр икътисады
- Җәмгыяви мәгълүматның эшкәртелүе
- Белем икътисады чоры мәгарифе турында викикитап
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Экономика знаний Экология и жизнь,№ 1, 2003]
- ↑ "[P]roduction and services based on knowledge-intensive activities that contribute to an accelerated pace of technical and scientific advance, as well as rapid obsolescence. The key component of a knowledge economy is a greater reliance on intellectual capabilities than on physical inputs or natural resources."Walter W. Powell and Kaisa Snellman. The Knowledge Economy. Stanford University. әлеге чыганактан 2013-11-06 архивланды. 24 March 2014 тикшерелгән.
Әдәбият
үзгәртү- Arthur, W. B. (1996). Increasing Returns and the New World of Business. Harvard Business Review(July/August), 100–109.
- Bell, D. (1974). The Coming of Post-Industrial Society: A Venture in Social Forecasting. London: Heinemann.
- Drucker, P. (1969). The Age of Discontinuity; Guidelines to Our changing Society. New York: Harper and Row.
- Drucker, P. (1993). Post-Capitalist Society. Oxford: Butterworth Heinemann.
- Machlup, F. (1962). The Production and Distribution of Knowledge in the United States. Princeton: Princeton University Press.
- Porter, M. E. Clusters and the New Economics of Competition. Harvard Business Review. (Nov-Dec 1998). 77-90.
- Romer, P. M. (1986). Increasing Returns and Long-Run Growth. Journal of Political Economy, 94(5), 1002–1037.
- Rooney, D., Hearn, G., Mandeville, T., & Joseph, R. (2003). Public Policy in Knowledge-Based Economies: Foundations and Frameworks. Cheltenham: Edward Elgar.
- Rooney, D., Hearn, G., & Ninan, A. (2005). Handbook on the Knowledge Economy. Cheltenham: Edward Elgar.
- The Brookings Institution. MetroPolicy: Shaping A New Federal Partnership for a Metropolitan Nation. Metropolitan Policy Program Report. (2008). 4-103.