Гыйләҗетдин Казанский
(Гыйлаҗ Казанлы битеннән юнәлтелде)
Гыйләҗетдин Казанский (Гыйләҗ(етдин) Ибраһим улы Ибраһимов, 1891, Өчиле, Яңа Кишет вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1938, Минзәлә шәһәре, Минзәлә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — драма актеры, режиссер. Сәхнә эшчәнлеген Уфа шәһәрендә башлаган (1908). «Нур», «Ширкәт» труппаларында, фронт театраларында, Татар академия, Минзәлә театрларында эшләгән. Рольләр: Закир («Бәхетсез егет», Г. Камал), Хәлил («Галиябану», М. Фәйзи), Фәхретдин («Фәхретдин кайгысы», Н. Вәзиров), һ.б.
Гыйләҗетдин Казанский | |
---|---|
Туган | 1891 Өчиле, Яңа Кишет вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1938 Минзәлә шәһәре, Минзәлә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |