Гренадада ислам

Гренадада азчылык дине

Гренадада ислам (ингл. Islam in Grenada, гарәп. الإسلام في غرينادا‎) ― азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (113 475 кеше, 2022 елның 1 июленә [1]) 0,75 % ын тәшкил итә (500 кеше, 2022 елга[2]). Мөселманнарның саны арта бара.

Гренадада ислам
Дәүләт  Гренада
Бу мәкалә Ислам турында
Гренада картада

Гренадада христиан дине өстенлек итә ― халыкның 96 % ы христианнар (шуның эченнән, католиклар 53 %, төрле конфессия протестантлары 33 %, шул исәптән, англикан чиркәве тарафдарлары 14 %, илленчеләр 11 %, адвентистлар 11 5, Йәһвә шаһитлары (2011 елга) 1,1 % [3], башка диннәр (Растафари, Ислам, Һинд дине һ. б. тарафдарлары ― 5,5 % [4].

Тарих үзгәртү

XVIII гасырда Британия колонизаторлары утраудагы шикәр камышы плантацияләрендә эшләү өчен Африкадан коллар китерә башлый, алар арасында кара тәнле мөселманнар да була. Көчле давыллар шикәр камышы басуларын юкка чыгаргач, утрауда какао, мамык, мускат чикләвеге, канәфер, корица һәм башка аш тәмләткечләр үстерә башлаганнар [5].

Гренаданың якынча 85 % халкы чыгышы белән Африкадан китерелгән кара тәнле колларның токымы, 11 % ы – ата-анасы ак һәм кара тәнле булган катнаш гаиләләрдән. Халыкның калган өлеше азиялеләр (нигездә, чыгышы буенча Көнчыгыш Һиндстаннан, 1857―1885 елларда эшкә ялланып килгәннәр) һәм ак тәнлеләр (аурупалылар) арасында бүленгән [6] [7].

Гренадада 1994 елда ― 200, 2000 елда ― 300 мөселман исәпләнгән, бу сан ил халкының якынча 0,30 % ы [8]. [9]. Шуларның 100 е Гуджараттан күчеп килгән мөһаҗирләр, 120 се Кушма Штатлардан, Канада һәм Берләшкән корольлектән укырга килгән студент-медиклар.

Ислам җәмгыяте үзгәртү

Ил башкаласы Сент-Джорджес(ингл.) шәһәрендә Дар әл-Ислам җәмгыяте (Islamic Organization Jamaat Dar al-Islam) гамәлдә[10]. Гренада мөселман җәмгыяте бер мөселман егетне Мәдинә Ислам университетына укырга җибәргән, ул аны уңышлы тәмамлаган. Икътисади яктан үсеш өчен, Гренада мөселманнары Ислам фонды ярдәме белән тире-күн остаханәсе ача алуга ирешкән.

Мәчет үзгәртү

Гренадада ике мәчет бар. Гренада мөселманнары Тринидад мөселманнары белән тыгыз элемтә урнаштырган[11].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Grenada Population 2022 (Demographics, Maps, Graphs)(ингл.)
  2. Muslim Population by Country 2022(ингл.)
  3. The World Factbook — Central Intelligence Agency 2018 елның 26 декабрь көнендә архивланган..
  4. Central America and Caribbean :: GRENADA. CIA The World Factbook (19 October 2021).
  5. Гренада: все о стране. Острова на карте, природа, население, столица, виза для россиян(рус.)
  6. Gall, Timothy L. (ed). Worldmark Encyclopedia of Culture & Daily Life: Vol. 2 - Americas. Cleveland, OH: Eastword Publications Development (1998), pg. 195-196.
  7. Grenada Population 2022 (Demographics, Maps, Graphs)
  8. K. F. Bin Mohd Noor. "Muslims Statistics... for Year 2000 " [orig. src: Barrett. World Christian Encyclopedia, 1982]
  9. Adherents.com: By Location
  10. الحلقة (153) الأقلية المسلمة في جرينادا - قسم مسلمي أمريكـا - موقع الإسلام
  11. al-Ahari, Muhammed Abdullah (1999). "The Caribbean and Latin America". in Westerlund, David. Islam Outside the Arab World. London: Routledge. pp. 447. ISBN 0-7007-1124-4. https://books.google.com/books?id=jTVjWTllOGgC&q=islam+outside+the+arab+world+cuba&pg=PA447.