Тринидад һәм Тобагода ислам

Тринидад һәм Тобагода азчылык дине

Тринидад һәм Тобагода ислам (ингл. Islam in Trinidad and Tobago, гарәп. الإسلام في ترينيداد وتوباغو‎) – азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (1,3 млн кеше, 2021 елга) 5,6 % ын тәшкил итә [1]. 2011 елда 4, 97 % ын тәшкил иткән. Ислам дине тарафдарларының күпчелеге Тринидадта(ингл.), азчылыгы Тобагода(ингл.) яши.

Тринидад һәм Тобагода ислам
Дәүләт  Тринидад һәм Тобаго
 Тринидад һәм Тобагода ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Тобаго утравында Тәүбә мәчете
Авыл мәчетендә гыйбадәт вакыты

Беренче мөселманнарны Тринидадка коллар сыйфатында Африкадан Европа колонистлары алып килгән. Икенче төркем мөселманнар 1816 елда Колониаль диңгез пехотасы корпусының(ингл.) Африка чыгышлы хәрбиләре сыйфатында килә, алар АКШ белән Бөекбритания арасындагы сугыш(ингл.) вакытында, 1815 елда Джорджиядә хәрби хезмәткә ялланган һәм, нигездә, Принсес-Таун(ингл.) янындагы авылларда 5нче һәм 6нчы роталарда яшәгән. Алар артыннан ук Вест-Индия полкларында(ингл.) хезмәт иткән Африка мөселманнары килә, алар, полклар таратылгач, 1817 һәм 1825 еллар арасында Көнчыгыш яр буенда Мансанильяда һәм Валенсиядән көньяк-көнчыгышка таба авылларда төпләнгән. Коллар белән сәүдә итүне тыю турында акт кабул ителгәч (1873), Бөекбритания Король хәрби-диңгез флотының(ингл.) Африка колларын төягән корабларны тоткарлавы нәтиҗәсендә азат ителгән мөселманнар Тринидадка китерелеп, утрауда төпләнеп калган. 1840-еллардан башлап, мөселманнар Көньяк Азиядән (күбесенчә, Һиндстаннан) шикәр камышы һәм какао плантацияләрендә эшләү өчен ялланып килгән.

Хәзерге заман

үзгәртү

Хәзерге мөселманнар, нигездә, Көньяк Азия чыгышлы, шулай ук ислам динен яңа кабул иткән җирле халыклар вәкилләре дә бар. Тринидадта Ислам башлангыч һәм урта мәктәпләре эшли. Илдә беренче мөселман урта мәктәбе – малайлар өчен көллияткә 1960 елда Сан-Фернандо шәһәрендә нигез салына.

1990 елда Тринидад һәм Тобаго Ислам җәмгыяте(ингл.) җитәкчелегендә илдә дәүләт түнтәрелеше(ингл.) ясау омтылышы ясала.

Ураза бәйрәме дәүләт бәйрәме булып тора, шулай ук Корбан бәйрәме, Мәүлид бәйрәме, Хосай (шигыйлар бәйрәме) һәм башка мөселман бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

Тринидад һәм Тобагода кечкенә агач мәчетләр күп. Әхмәдия мөселман җәмгыятенә [2] , шулай ук Лахор Ислам тарату Әхмәдия җәмгыятенә(ингл.) берничә мәчет карый.

2005 елда IBN Channel 8 ислам телевизион каналы ачыла. 2006 елда Ислам программаларын тапшыручы Darut Tarbiyah кабельле телевидение станциясе төзелә [3].

Тринидад һәм Тобагоның икенче (1987—1997) президенты Нур Мөхәммәд Хәссәнали(ингл.) (1918-2006) – Америка кыйтгасында дәүләт башлыгы вазифасына сайланган беренче мөселман.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү