Гокәшә Хәйруллин

Хәйруллин Гокәшә Хәйрулла улы (9(22) ноябрь, 1918 ел, Яхшыбай авылы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, РСФСР22 июнь, 1986, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Яхшыбай) — укытучы, Бөек Ватан сугышы чорында легиончы һәм Франция партизаны (макизар). Шагыйрь һәм төбәк тарихчысы Дамир Гарифуллинның (1939) бертуган абыйсы.

Гокәшә Хәйруллин
Туган телдә исем Гокәшә Хәйрулла улы Хәйруллин
Туган 22 ноябрь 1918(1918-11-22)
РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Яхшыбай
Үлгән 22 июнь 1986(1986-06-22) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Яхшыбай
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре укытучы
Җефет Зәйтүнә
Балалар өч кызы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Гокәшә Хәйруллин 1918 елның 9 (22) ноябрендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Яхшыбай авылында туа. Яхшыбайның башлангыч, Иске Кәшер ТБУМының 7нче сыйныфын тәмамлагач, Алабуга педагогия техникумына укырга керә һәм аны 1936 елда тәмамлый.

Хезмәт юлы үзгәртү

Беренче хезмәт юлын Красный Бор районының (хәзерге Әгерҗе районы) Салагыш мәктәбендә укытып башлый. 1938 елда ул Әлмәт районының Бигәш мәктәбендә укытучы итеп билгеләнә һәм шунда 1940 елның февраль аена кадәр, ягъни армия сафларына киткәнче эшли. Җирле матбугатта шигырьләрен бастыра.

Бөек Ватан сугышы чоры үзгәртү

1941 ел елның 3 нче сентябрендә, Полтава янындагы канкойгыч сугышларда дистәләгән, йөзләгән, меңләгән солдатлар белән чолганышта калып, фашистларга әсирлеккә эләгә. Аннан соң төрле лагерьларда йөри. Германиядә оештырылган "Идел-Урал" легионына барып чыга.

Франциядәге эшчәнлеге үзгәртү

Гокәшә Хәйруллин Франциядәге Кастрес шәһәрендә офицерлар курсын, Потсдам шәһәрендә пропагандистлар курсын тәмамлый, легионда пропагандист һәм китапханәче булып эшли. Легионерлар алдында лекцияләр, докладлар укый, алар арасында татар комитетыннан алынган әдәбият һәм газеталар тарата. "Идел-Урал" дигән мөстәкыйль татар дәүләте төзүне чагылдырган "Утлар" дигән пьеса яза.

1943 елда 1500 дән артык легиончы француз макизар лары (партизаннары) ягына чыга. Алар арасында Гокәшә Хәйруллин исемле Сарман егете дә була һәм ул "Капитан Александр"ның (Әмир Үтәшевның) отрядында була. Франция азат ителгәннән соң, совет әсирләреннән 352 нче Совет батальоны оеша һәм Гокәшә 1945 елның август аенда тулысынча туган иленә кайтырга җыена башлый. Әмир Үтәшевка элекке әсирләрне СССРга кадәр озатып кую йөкләнә.[1]

Совет суды хөкеме үзгәртү

Совет суды Гокәшә Хәйруллинны 25 елга хөкем итә. Ул гомеренең өрлектәй 10 елын Казахстанның Җизказган шәһәрендә бакыр шахталарында үткәрә.

Шәхси тормышы үзгәртү

Гокәшә Хәйруллин 1957 елдан Казанда төзелештә эшли. Штукатурлаучы һәм буяучы кызлар бригадасын җитәкли. Әйбәт эшләгәннәрдер, алар турында газеталарга язгалап торалар, рәсемнәрен бастырып чыгаралар. Заманында үзен шәһәр Советына да, район Советына да депутат итеп куялар. Хатыны Зәйтүнә белән өч кыз үстереп, аларны кияүгә бирәләр.

Иҗаты үзгәртү

Шигырьләр язу гадәтен Гокәшә Хәйруллин беркайчан ташламый. Аның белән очрашкан һәркем аннан үзенә багышлап язылган шигырьне бүләк итеп ала ала. Туйларга, юбилейларга шигырьләр яза.Казанда үткәрелгән әдәби кичәләрнең берсен дә калдырмый. Әдибебез Нәкый ага Исәнбәт белән дустанә мөнәсәбәттә була.Әдәбият елы дип билгеләнгән 2015 елда "Шагыйранә йөрәк сүзе" дигән китабы дөнья күрә.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Илһамлы Сарман.-Казан:Яз,2017.-352 б.
  2. Хәйруллин Гокәшә. Шагыйранә йөрәк сүзе.-Казан:Яз,2015.-176б.

Тышкы сылтамалар үзгәртү