Гамбиядә ислам

Гамбиядә төп дин

Гамбиядә ислам (ингл. Islam in the Gambia, гарәп. الإسلام في غامبيا‎ ) – күпчелек дине. Ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елга) 96 % ы[1] Мәлики мәзһәбендәге сөнни мөселманнар [2]. Шигый мөселманнарның күпчелеге ― Ливаннан һәм башка гарәп илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр [3]. Гамбиянең ислам тарафдарлары арасында шулай ук әхмәдиячеләр бар, суфичылык йогынтысы сизелә.

Гамбиянең иң зур шәһәре Серекунданың(ингл.) Бундунг мәчете – илдә иң зур мәчетләрнең берсе
Гамбиядә мәчет
Серекунда мәчете күренеше
Серекунда мәдрәсәсе
Фаҗи Кунда мәчете

Тарих үзгәртү

Гамбия Конституциясенең 25нче маддәсе гражданнарның теләсә нинди динне үз теләге белән тоту хокукларын яклый [4]. Ил халкының 96 % ы Ислам динен тота. Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме кебек төп мөселман бәйрәмнәре вакытында Гамбиядәге бөтен сәүдә эшчәнлеге туктала диярлек. Җирле серер дине(ингл.) Гамбия мөселман җәмгыятендә шактый эз калдырган: «Тобаски», «Гамо», «Корите» һәм «Вери Кор» кебек җирле мөселман фестивальләренең атамалары Серер диненнән алынган.

Христиан җәмгыяте ил халкының 3 % ын тәшкил итә. Христианнарның күпчелеге Рим Католик Чиркәвенә карый. Ил халкының 1 % ы традицион Африка диннәренә ышана. Көньяк Азиядән күчеп килгән мөһаҗирләр арасында индуистлар һәм Бәһаи дине тарафдарлары бар [5].

Башлангыч чор үзгәртү

Хәзерге Гамбия җирләренә ислам дине XI гасырда мөселман сәүдәгәрләре белән килә. XIX гасырда мөселман дине Гамбиядә төп дингә әйләнә. Җирле диннәргә ышанучылар Ислам динен кабул итә [6].

Британия оккупациясе үзгәртү

XX гасыр башында Ислам диненең йогынтысы Британия оккупациясе шартларында дәвам итә. 1905 елда Британия колониаль идарәсе Ислам суды (шәригать суды) төзергә рөхсәт итә һәм Гамбия мөселманнары эшләрен карау өчен Казый вазифаи затын билгели. Британия колониаль хакимиятләре тарафыннан контрольдә тотылучы Гамбия Югары суды кайбер очракларда казыйлар кабул иткән карарларны кире каккан [7].

1965 – хәзерге заман үзгәртү

1965 елда Гамбия Британия идарәсеннән бәйсезлек ала, башта конституцион монархия, 1970 елда Милләтләр берлеге кысаларында республика оештырыла. Ил, нигездә, дөньяви булып кала. 1970 елдан башлап Гамбиядә бары тик өч президент кына сайланган. Ил 2015 елда «ислам республикасы» дип игълан ителгән, 2017 елда ил президенты Адама Бэрроу(ингл.) тарафыннан кире кагылган[8].

Гамбиядә Ислам шәригать кануннары нигезендә, күпхатынлылык (полигиния(ингл.)) рөхсәт ителә. Илнең элекке (1994–2017 елларда) президенты Яхъя Җәммә(ингл.) дә, хәзерге президент Бэрроу да бердән артыкка өйләнгән.

Гамбиядә һомосексуальлек катгый тыелган[9].

1994 елгы дәүләт түнтәрелешеннән соң, АКШ һәм Көнбатыш Европа илләре Гамбиягә финанс ярдәме күрсәтүне туктаткан. Шул вакыттан башлап, Фарсы култыгы илләре, шулайук Ливия, мәчетләр, мәктәпләр, хастаханәләр төзелешенә зур ярдәм күрсәтә башлаган[10].

2019 елда Гамбия БМОга Мьянманың рохинҗа мөселман халкы белән мөгамәләсенә каршы дәгъва биргән, илне рохинҗа халкына каршы геноцидта гаепләгән[11].

Гамбия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы.

Мәгариф үзгәртү

1990 елда Гамбия милли уку программасына исламны мәҗбүри фән буларак өйрәнү кертелгән [10].

Хатын-кыз хокукы үзгәртү

2015 елда хатын-кыз җенси органының бер өлешен кисеп алү (клиторидэктомия(ингл.)) кебек йоланы тыю турында игълан ителгән, «ул Исламда мәҗбүри түгел», дип белдерелгән. Тыю игълан ителгән вакытка Гамбия хатын-кызларының 76 % ы бу процедураны узган дип санала [12].

2016 елда илдә яшүсмер кызларга никах(ингл.) укуны тыю турында карар кабул ителгән [13]. Әлеге карар кабул ителгәнче, 18 яшькәчә кызларның 30 % ы кияүгә бирелгән булган [14].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Africa :: GAMBIA, THE. CIA The World Factbook.
  2. Gambia, The. International Religious Freedom Report 2007. Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor (14 September 2007).
  3. Shia Presence in Gambia. Wow.gm. әлеге чыганактан 2013-09-14 архивланды. 2021-11-20 тикшерелгән.
  4. CHAPTER IV – PROTECTION OF FUNDAMENTAL RIGHTS AND FREEDOMS. Constitution of the Republic of the Gambia (1997). “25. Freedom of speech, conscience, assembly, association and movement
    (1) Every person shall have the right to - [...] (c) freedom to practice any religion and to manifest such practice;”
  5. Breach of Faith. Human Rights Watch. June 2005. p. 8. https://books.google.com/books?id=yi8ONIe1fv4C&pg=PA8. Retrieved 20 June 2015. 
  6. Sanneh, Alieu B. (2016-08-04). «Culture, Religion, & Democracy in The Gambia: Perspectives from Before and After the 2016 Gambian Presidential Election»: 124, 126, 131, 132. 2235640778.
  7. Saho, Bala. (2018). Contours of Change : Muslim Courts, Women, and Islamic Society in Colonial Bathurst, the Gambia, 1905-1965.. East Lansing: Michigan State University Press. pp. 12, 14. ISBN 978-1-60917-549-8. OCLC 1007930318 . 
  8. The Gambia: President Adama Barrow pledges reforms.
  9. Gambia gay death threat condemned (en-GB) (2008-05-23).
  10. 10,0 10,1 Janson, Marloes.. Islam, youth, and modernity in the Gambia : the Tablighi Jamaʻat. London. pp. 36, 46, 43, 70, 59, 62, 97, 46, 47. ISBN 978-1-107-47238-9. OCLC 867631246 . 
  11. correspondent, Owen Bowcott Legal affairs. Gambia files Rohingya genocide case against Myanmar at UN court (en-GB), The Guardian (2019-11-11).
  12. Lyons, Kate. The Gambia bans female genital mutilation (en-GB), The Guardian (2015-11-24).
  13. (February 1960) «Reuben Levy: The social structure of Islam; being the second edition of The sociology of Islam, vii, 536 pp. Cambridge: University Press, 1957. 50s.». Bulletin of the School of Oriental and African Studies 23 (1): 201. DOI:10.1017/s0041977x00149602. ISSN 0041-977X.
  14. Gambia and Tanzania ban child marriage (en-GB), BBC News (2016-07-08).