Галия Измайлова (балерина)

Бу балет биючесе турында мәкалә, ТАССР халык комиссары турында моннан укыгыз.

Галия Измайлова
Туган телдә исем Галия Баязит кызы Измайлова
Туган 12 февраль 1923(1923-02-12)
РСФСР, Томск
Үлгән 2 октябрь 2010(2010-10-02) (87 яшь)
Үзбәкстан, Ташкәнт
Күмү урыны Чыгатай зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Әлма-матер Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты[d]
Һөнәре балет биючесе, режиссер
Эш бирүче Галишир Нәваи ис. дәүләт академия Зур театры[d]
Балалар уллары Җәләләддин, Шерзода
Бүләк һәм премияләре ССРБ халык артисты - 1962ССРБ дәүләт премиясеҮзбәк ССР Хәмзә исемендәге премиясе - 1970Шухрот медале - 1997
Ленин орденыЛенин ордены«Хөрмәт Билгесе» орденыДустлик ордены - 1997 Мехнат шухрати ордены - 2003

Галия Измайлова, Галия Баязит кызы Измайлова (1923 елның 12 феврале, РСФСР, Томск2010 елның 2 октябре, Үзбәкстан, Ташкәнт) — балет биючесе, балетмейстер, режиссер, Үзбәкстан ССР (1951) һәм ССРБ (1962) халык артисты, Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге (1970) һәм ССРБ (1950) дәүләт премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Китри. «Дон Кихот» Л. Минкус
 
Үзбәк биюе
 
Памир биюе

1923 елның 12 февралендә Томск шәһәрендә туган. 1931 елда, әтисе вафатыннан соң, әнисе белән Ташкәнтка күчәләр. Мәктәптә узган концертта аңа легендар биюче Тамара Ханым игътибар итә. Үзбәкстан җөмһүрият балет мәктәбен (1941), Ташкәнт театр-сәнгать институтының режиссерлык факультетын (1958) тәмамлаган[1]

Хезмәт юлы

үзгәртү

Ташкәнт дәүләт опера һәм балет театрында прима-балерина була, әйдәүче партияләрне башкара. Чит илләрдә (Кытай, Франция, Бөекбритания, АКШ, Һиндстан) гастрольләрдә үзбәк («Муножот», «Тановар», «Дилхирож»), кытай, гарәп, һинд халык биюләрен башкара[2].
1940 еллардан башлап, Мәскәү кирмәнендә Иосиф Сталин һәм аның кунаклары өчен булган махсус концертларда чыгыш ясый.
Совет TV да «Зәңгәр ут» (Голубой огонек) тапшыруларында даими катнаша.

  Тумыштан килгән гаҗәеп пластикага ия, чибәр, тыйнак, зыялы ханым. Ул уртачадан кыска буйлы, ләкин бии башлагач, зифа, озын буйлыга әйләнә дә куя. Аннан тамашачыга энергия фейерверк кебек атыла. Галия Измайлова дөнья халыклары биюләрен акцентсыз бии иде[3]
ССРБ халык артисты Мәхмүт Эсамбаев(рус.)
 
  Ташкентта гастрольдә булган чакта, Галия Измайлова белән таныштым. Ул — А. Нәваи исемендәге Үзбәк опера-балет театрында төп партияләрне биюче артистка. Үзе — татар кызы. Мин аның башкаруында барлык классик балетларны карадым. Сәхнәдә ул бик мөлаем, нәфислеге белән үзенә тартып тора. Үзбәк биюләрен дә бик оста башкара иде[4].
 

Башкарган партияләре

үзгәртү
  • 1943Сәмрүгъ «Ак-Беләк» С. Н. Василенко
  • 1945Аврора «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П. И. Чайковский
  • 1945Мария, Зарема «Бакчасарай фонтаны» (Бахчисарайский фонтан) Б.В. Асафьев
  • 1947Сванильда «Коппелия» Л. Делиб
  • 1948Китри «Дон Кихот» Л. Минкус
  • 1949Тао Хоа «Кызыл мәк» (Красный мак) Р. М. Глиэр
  • 1949, 1957Одетта-Одиллия «Аккош күле» (Лебединое озеро) балеты П. И. Чайковский
  • 1952Эсмеральда «Эсмеральда» Ц. Пуни
  • 1952Гөлнара «Балерина» Г. А. Мушель
  • 1953Наташа «Бәхет яры» (Берег счастья) А. Э. Спадавеккиа
  • 1957Жизель «Жизель» А. Адан
  • 1958Нина «Маскарад» Л. А. Лапутин
  • 1960Шәһрәзадә «Шәһрәзадә» (Шахеразада) Н. А. Римский-Корсаков
  • 1960Кармен «Болеро» Равель
  • 1964Хуанита «Дон Жуан» Л. В. Фейгин
  • 1967Гулиам «Кырык кыз» (Сорок девушек) Л. В. Фейгин
  • 1968Ләйлә «Ләйлә һәм Мәҗнүн» (Лейли и Меджнун) И. И. Әкбәров
  • 1969Чундари «Мәхәббәт амулеты» (Амулет любви) М. Әшрәфи
  • 1973Кармен «Кармен-сюита» Ж. Бизе
  • 1973Эгина «Спартак» А. И. Хачатурян

Куйган спектакльләре

үзгәртү
  • 1957 — «Аккош күле» (Лебединое озеро) балеты П. И. Чайковский) (Г. Завьялов белән берлектә)
  • 1959 — «Хыял» (Мечта) И. И. Әкбәров (Г. Завьялов белән берлектә)
  • 1960 — «Шәһрәзадә» (Шахеразада) Н. А. Римский-Корсаков (Г. Завьялов белән берлектә)
  • 1960 — «Штраусиана» И. Штраус (Г. Завьялов белән берлектә)
  • 1960 — «Болеро» М. Равель (Г. Завьялов белән берлектә)
  • 1961 — «Кәшмир легендасы» Г. А. Мушель
  • 1968 — «Ләйлә һәм Мәҗнүн» (Лейли и Меджнун) И. И. Әкбәров
  • 1969 — «Мәхәббәт амулеты» (Амулет любви) М. Әшрәфи (А. Л. Андреев белән берлектә)
  • 1979 — «Мәхәббәт турында легенда» (Легенда о любви) А. Д. Меликов
  • «Дон Кихот» Л. Минкус
  • «Кармен» Ж. Бизе
  • «Корсар» А. Адан, Лео Делиб, Р. Дриго, Ц. Пуни
  • «Раймонда» А. К. Глазунов
  • «Эсмеральда» Ц. Пуни
  • «Бакчасарай фонтаны» (Бахчисарайский фонтан) Б. В. Асафьев
  • «Бахор» (бию сюитасы) Т. Садыйков музыкасына

Бию кую

үзгәртү

«Диләрәм» (М. Әшрәфи, 1958), «Кенәз Игор» (Князь Игорь А. П. Бородин), «Пики дамасы» (Пиковая дама) һәм «Евгений Онегин» ( П. И. Чайковский), «Самсон һәм Далила» (К. Сен-Санс), «Фауст» (Ш. Гуно), «Гомәр Хәйям» (М. Бафоев), «Зөбениса» (Зебуннисо, С. Җәлил) опералары өчен классик һәм милли биюләр куя.

Фильмография

үзгәртү
  • 2004 — «Мине ялгыз калдырма» (Meni yolg'iz qoldirma) (Үзбәкстан)
  • 1987 — «Шәһрәзадәнең соңгы төне» (ССРБ-Сүрия)
  • 1986 — «Шәһрәзадәнең яңа әкиятләре» (ССРБ-Сүрия)
  • 1984 — «Шәһрәзадәнең тагын бер төне»
  • 1972 — «Көнчыгыш әкияте» (һинд биюе)
  • 1964 — «Син кайда, Зөлфиям» (төрле биюләр)
  • 1959 — «Бу бәйрәм кичендә»
  • 1958 — «Сокланам сиңа»
  • 1958 — «Бельгия патшабикәсе Елизавета ССРБда» (документаль)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

I ире — Борис Завьялов, балетмейстер.
уллары Җәләләддин, Шерзода.
Оныгы Мария, оныгының кызы Милана (2017).

  • 2011 Галия Измайловага багышланган «Танец длиною в жизнь» (реж. Али Хамраев) документаль фильмы төшерелгән («Мәрҗани фонды» һәм меценат Рөстәм Сөләйманов химаячелегендә).

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү