Тамара Ханым
Тамара Ханым (сәхнә исеме, чын исеме Тамара Артём (Арменак) кызы Петросян, үзб. Tamaraxonim (1906 елның 29 марты, Төркистан, Фәрганә өлкәсе, Горчаков станциясе — 1991 елның 30 июне, Ташкәнт) — биюче, җырчы, хореограф, балетмейстер. Үзбәк ССР (1932) һәм ССРБ (1956) халык артисты. II дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941). Көнчыгыш халыклары (үзбәк, таҗик һ.б.) җырларын һәм биюләрен үзенчәлекле башкаручы. Кызыл гаскәр капитаны (1943).
Тамара Ханым | |
![]() Т.А. Петросян (1906-1991) | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тугандагы исеме |
Тамара Арменак кызы Петросян |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары |
— |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
биюче, җырчы, балетмейстер, хореограф, педагог |
Кораллар | |
Коллективлар |
Үзбәк дәүләт филармониясе |
Хезмәттәшлек |
А. Нәваи исемендәге театр |
Бүләкләр | |
Милләт |
әрмән |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1906 елның 29 мартында Төркистанның Фәрганә өлкәсе Яңа Мәргылан (хәзерге Фәрганә) шәһәрендә туган. Милләте буенча әрмән. Әтисен 1905 елгы инкыйлабта катнашкан өчен Кавказдан Фирганә өлкәсенә сөргенгә җибәргән булалар [1].
- 1919 елдан сәхнәдә: Хәмзә Хәкимзадә Ниязи җитәкчелегендәге агитбригадада чыгыш ясый башлый. Кызы йөзен ачып биегән өчен, фанатиклар әтисен үтерәләр[2].
- 1921-1922 елларда Я. Свердлов исемендәге Ташкәнт рус опера һәм балет театры актрисасы.
- 1922 елда Ташкәнт балет труппасына кабул ителә һәм ярымһөнәри концерт төркемнәрендә (җитәкчеләре Я. Бабаҗанов, Ә. Һидаятов, А. Ибраһимов (Ародобус) катнаша.
- 1924 елда Мәскәүдә театр сәнгате үзәк техникумын (рус. ЦЕТЕТИС, 1922-1925 елларда һәм 1935 елдан ГИТИС) тәмамлый.
- 1924-1928 елларда М. Карыйякупов концерт төркеме (1926 елдан концерт-этнография ансамбле, 1928 елдан музыкалы тәҗрибә ансамбле) солисткасы.
- 1925-1929 елларда Сәмәрканд, Кукан, Әндиҗан музыкалы драма театрларында баш рольләрдә уйный: Ширин («Фәрхәд һәм Ширин», Хөршид), Гөлчәһрә («Аршин мал алан», Гозәер Хаҗибәков), Хәлимә («Хәлимә» Г. Зафари) һ.б.
- 1929-1931 елларда Сәмәрканд музыкалы драма театрында (1931 елда театр Ташкәнткә күчерелә, исеме Үзбәк музыкалы драма театры итеп үзгәртелә) хезмәт итә.
- 1931 елдан Ташкәнтта. Үзбәкстан ССР милли балетын булдыручыларның берсе. Үзбәк дәүләт опера һәм балет театрын (хәзерге Алишер Нәваи исемендәге театр) оештыруда башлап йөри, театр оешкач, бию труппасы җиәкчесе.
- 1933 елда Үзбәк музыкалы драма театры каршында балет студиясен (соңрак Үзбәкстан ССРның республика балет мәктәбе, 1947 елдан Үзбәк хореография училищесы, хәзер Ташкәнт дәүләт милли бию һәм хореография югары мәктәбе).
- 1934-1935 елларда Үргәнчтә Хорезм өлкә музыкалы драма театрын (хәзер Агахи исемендәге театр) оештыруда башлап йөри, шунда ук биюче, балетмейстер, педагог-репетитор булып хезмәт итә.
- 1934 елда «Ференҗи» балетында (Б.К. Яновский) Индра ролен башкара.
- 1936-1941 еллларда Үзбәк филармониясе һәм Үзбәк дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм хореографы. Зур Фәрганә каналын, Братск ГЭСын төзүчеләр алдында чыгыш ясый.
- 1941-1969 елларда Үзбәк филармониясенең музыка ансамблен оештыручы, сәнгать җитәкчесе, балетмейстеры һәм солисткасы.
- Бөек Ватан сугышы чорында фронт бригадалары белән 1 мең концертта катнаша. Үзенә бирелгән Сталин премиясен (1941) саклану фондына тапшыра, хәрби очкыч һәм танк төзелешенә акча күчерә. Бронясына Тамара исеме язылган танк сугышта катнаша.
- 1991 елның 30 июнендә Ташкәнттә вафат була. Чыгатай зиратында җирләнә.
Иҗаты үзгәртү
Дөнья халыклары биюләрен һәм җырларын өйрәнә, үзбәк хатын-кыз биюен үзгәртеп кора, җыр һәм бию катнашкан чыгышлар уйлап чыгара. «ССРБ халыклары җырлары һәм биюләре», «Дөнья халыклары җырлары һәм биюләре» программаларында 86 телдә 600 җырын, дөнья халыкларының күп санлы биюләрен башкара. Татар җырларын Усман Әлмиевтан өйрәнә: биеп җырлый торган «Әпипә», «Гөлнәзирә» һ.б. җырларны программасына ала[3].
Башкару осталыгына гаҗәеп мимика һәм кул уйнату белән ирешә, аның куллары турында «җырлаучы куллар» дип әйтәләр.
Беренче үзбәк балеты «Гөләндәм»нең (Е.Г. Брусиловский) либреттосын язуда катнаша. Биюләрне үзе куя.
Чит илләрдә гастрольләрдә була: Франция (1925), Англия (1935), Польша (1948), КХР (1953), Норвегия (1953), Индонезия (1957), Чехословакия (1959), Алмания, Иран, Италия, Төркия, Һиндстан, Монголия, Пакистан һ.б.
Бөтендөнья декоратив сәнгать күргәзмәсендә (Париж, 1925) үзбәк сәнгатен тәкъдим итә.
I Бөтендөнья халык биюләре фестивалендә (Лондон, 1935) катнаша. Бөекбритания королевасы Тамара Ханымга һәм дойрада уйнаучы оста Алим Камиловка алтын медаль тапшыра.
Гаиләсе үзгәртү
Әтисе Арменак (Артём) Сергей улы Петросов, әнисе — Анна. Сеңелләре: Амалия, Тамара,
- Гәүһәр Рәхимова (Гоар Петросян), драма актрисасы, Үзбәк ССР халык артисты.
- Лиза Ханым (Елизавета Петросян), балетмейстер, каракалпак бию ансамблен булдыручы[4].
- Виктория Петросян, биология фәннәре докторы.
I ире Мөхетдин Карыйякупов (Карый-Якупов) (1896-1957), җырчы (баритон), Үзбәк ССР халык артисты (1936).
- кызы Ванцетта, театр рәссамы. Рәссам Таир Сәлаховта кияүдә.
- оныгы Айдан Сәлахова, рәссам.
II ире Пулат Рәхимов, композитор.
- кызы Лола
- улы
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- 1932 Үзбәк ССР халык артисты
- 1956 ССРБ халык артисты
- 1941 2нче дәрәҗә Сталин премиясе
- 1937 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1939 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1950 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1951 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1959 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1967 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1976 Ленин ордены
- 1985 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- 2003 «Бөек хезмәтләре өчен» ордены (үзб. «Buyuk xizmatlari uchun» ordeni) (Үзбәкстан, вафатыннан соң)
- Күп санлы медальләр
Хәтер үзгәртү
Сылтамалар үзгәртү
Моны да карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Проза.ру порталында
- ↑ Тамара Ханым исемле мәңгелек brand
- ↑ Китапта: Усман Әлмиев. Еллар һәм җырлар. Казан: ТКН, 2007, 56-биттә. ISBN 5-298-04044-6
- ↑ Кино-театр.ру сайтында
- ↑ Тамара Ханымның мемориаль музее