Галина Вишневская (1926)
Галина Вишневская, Галина Павел кызы Вишневская (кыз фамилиясе Иванова, рус. Гали́на Па́вловна Вишне́вская, 1926 елның 25 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград — 2012 елның 11 декабре, РФ, Мәскәү) — опера җырчысы (сопрано), театр режиссеры һәм актрисасы. РСФСР (1961), Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе (1966) халык артисты. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Галина Вишневская | |
Галина Вишневская. 2008 | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тугандагы исеме |
Галина Павел кызы Иванова |
Тулы исеме |
рус. Галина Павловна Вишневская |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары |
1944 — 2012 |
Дәүләт |
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ |
Һөнәрләр |
җырчы, актриса |
Моң |
сопрано |
Кораллар |
фортепиано |
Жанрлар |
классик музыка, опера |
Коллективлар | |
Бүләкләр | |
IMDb |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1926 елның 25 октябрендә Ленинградта туган. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасын кичергән. 16 яшендә фронтка китә, һава һөҗүменнән саклану хәрби бүлгесендә хезмәт итә. «Лениградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.
1943-1944 елларда Римский-Корсаков исемендәге өлкән яшьтәгеләр өчен музыка мәктәбендә ярты ел укый.
1944 елда Ленинград өлкәсе оперетта театры хорына эшкә урнаша.
1952 елда зур конкурс аша үтеп, Зур театрга стажер итеп алына һәм бераздан (консерватория белеме булмаса да) әйдәүче солист итеп кабул ителә. 1952-1974 елларда Зур театрда утызлап рус һәм чит ил композиторларының операларыннан арияләр башкара: Татьяна («Евгений Онегин»), Аида («Аида» Верди), Виолетта («Травиата» Верди), Чио-Чио-сан («Чио-Чио-сан» Пуччини), Наташа Ростова («Сугыш һәм солых» (рус. Война и мир) Сергей Прокофьев), Катарина («Укрощение строптивой» Шебалин, беренче башкаручы, 1957), Лиза («Пики дамасы» (рус. Пиковая дама) Пётр Чайковский), Купава («Кар кызы» (рус. Снегурочка) Римский -Корсаков), Марфа («Патша кәләше» (рус. Царская невеста) Римский-Корсаков) һ. б.
1966 елда экстерн рәвештә Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлый.
1974 елда, Александр Солженицынны яклап чыккан һәм үз өйләрендә (дачада) сыендырган өчен, совет хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә (концертлары уздырылмый, радио-телевидениегә , матбугатка юл ябыла, чит илләргә гастрольләр рөхсәт ителми) . Ире Мәскәү консерваториясе профессоры виолончельдә уйнаучы һәм дирижер Мстислав Ростропович (1927-2007) һәм ике кызы белән Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе мәдәният министрлыгы аша чит илгә дәвамлы командировакага китәргә мәҗбүр ителә. АКШта, Франциядә, Бөекбританиядә яшәп, Ковент-Гарден, Метрополитен-опера, Гранд-Опера, Ла Скала, Мюнхен Опера сәхнәләрендә сопрано партияләрендә чыгыш ясый. «Тоска», «Аида», «Турандот», «Сугыш һәм солых» (рус. Война и мир) һәм «Евгений Онегин» операларында партияләр башкара.
1978 елда «совет дәүләтенең престижын какшатучы даими актлары өчен» сылтавы белән Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ватандашлыгыннан мәхрүм ителә [1].
1982 елдан һөнәри опера сәхнәсеннән китә, концертларда катнашуын һәм педагог, драма артисты эшчәнлеген дәвам итә.
1984 елда үзе турында үзе язган «Галина» китабы инглиз телендә (русча варианты 1991 елда) дөнья күргән.
1990 елда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ватандашлыгы кире кайтарылгач, илгә кайта. Мәскәүнең Чехов исемендәге театрында рольләр башкара. «Провинция бенефисы» (рус. Провинциальный бенефис), «Александра» фильмнарында уйный. «Мәскәү консерваториясенең шәрәфле профессоры» исеме бирелә.
2002 елның 1 сентябрендә үз исемендәге Опера җыры үзәге ача [2].
2012 елның 11 декабрендә Мәскәүдә 87 яшендә вафат була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1943 — «Ленинградны саклаган өчен» медале
- 1955 — РСФСР атказанган артисты
- 1961 — РСФСР халык артисты
- 1966 — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты
- 1971 — Ленин ордены
- 1977 — Париж шәһәренең Алмаз медале
- 1982 — Сәнгатьләр һәм әдәбият орденының Grand-officierы (Франция)
- 1983 — Почетлы легион ордены командоры (Франция)
- 1996 — «Кронштадт шәһәренең шәрәфле ватандашы»
- 2002 — Casta diva премиясе — «Опера дамасы/опера кавалеры» номинациясендә — «опера сәнгатендә озак еллар хезмәт иткән өчен»
- 1996 — 2012 — Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының (РФ) тулы кавалеры
Гаилә хәле
үзгәртүI ире (1944 елда) — Георгий Вишневский, хәрби диңгезче.
II ире (1944-1945 елларда) — Марк Илья улы Рубин, Ленинград оперетта театры директоры. Уллары Илья Марк улы (балачакта вафат).
III ире (1955-2007 елларда) — Мстислав Растропович, виолончельдә уйнаучы. Кызлары Ольга (1956), виолончельдә уйнаучы; Елена (1958), пианинода уйнаучы.
Кызыклы факт
үзгәртү- 1961 — Анна Ахматова, Галина Вишневскаяның җырлавын сокланып тыңлагач, «Слушая пение» (тат. Җыр тыңлаганда) шигырен язган.
- 2013 — Airbus A320 очкычына «Галина Вишневская» исеме бирелгән[3].
Әдәбият
үзгәртү- Вишневская Г. П. Галина. М.: Вагриус, 2006. ISBN 5-9697-0281-1
- Вишневская Г. П. Галина. История жизни. Никея, 2011.
- Октябрьдә кабынган йолдызлар. Галина Вишневская. «Сөембикә», 2016 ел, октябрь, 63нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Галина Вишневская. IMDb
- Центр оперного пения Галины Вишневской 2016 елның 31 март көнендә архивланган.
- Умерла оперная певица Галина Вишневская. BBC. Русская служба
- Галина Вишневская. Дискография 2018 елның 11 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Галина Вишневская. Письмо Л. И. Брежневу: «В ваших силах заставить нас переменить место жительства, но Вы бессильны переменить наши сердца». Портал «Православие и мир», 11.12.2012
- ↑ Центр оперного пения Галины Вишневской, archived from the original on 2016-03-31, retrieved 2018-04-29
- ↑ Аэрофлот ввёл в эксплуатацию лайнер А321 «Г. Вишневская». «АК "Аэрофлот - российские авиалинии"», 05.09.2013