Галим (Татарстан)

Азнакай районында бетерелгән торак пункт (Татарстан, Россия)

Галим (рус. Галимовка) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. Авыл 1950-елларның икенче яртысында юкка чыккан. [1]

Галим
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Азнакай районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423311
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Галимовка

География үзгәртү

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Бәйрәкәдән төньякка ~8 км, Урманайдан көньякка таба ~6 км, Әсәйдән ~12 км, Ютазы тимер юл станциясеннән ― 32 км, Чаллы пристаненнән 134 км ераклыкта, хәзерге Беренче Май һәм 1976 елда беткән Көчле Бүләк авыллары арасында урнашкан булган.[1]

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[3]

Административ бүленеш үзгәртү

1930 елдан Тымытык районы Бәйрәкә авыл советына, 1931 елдан Азнакай районы Урманай авыл җирлегенә[d] караган. [4]

Демография үзгәртү

Халык саны
1930 1955 1960 1970
183 38 0 0

Төп милләтләр: татарлар. [5]

Тарих үзгәртү

Яңа торак пунктка 1922 елда Урманай авылыннан күчеп утыручылар нигез салган булган. Җир бүлеп йөргән кеше исеме белән яңа авылны Галим (Галимовка) дип атаганнар. Авыл 37―40 хуҗалыктан торган. Түбән урынга урнашканлыктан, өй базларына су тулып интеккәч, авылны таулы урынга күчергәннәр. Ләкин анда да һава шартлары начар булган, йортларны, абзарларны кыш көне буран кар белән күмеп китә торган була.

1930-елларда оештырылган күмәк хуҗалыкка «Көрәш» исеме бирелгән (колхоз рәисе булып Хәлим Миңнегалимов эшләве мәгълүм). Колхоз игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Сыерлар фермасы, сарыклар фермасы, атлар торагы, дуңгызлар торагы, амбарлар төзелгән.

Авылда башлангыч мәктәп (1949 елдан соң бу мәктәп турында мәгълүмат юк), кибет, клуб эшләгән. Авылның ике коесы, басма салынган чишмәсе, зираты булган.

Колхозларны эреләндерү башлангач, 1955 елда «Көрәш» күмәк хуҗалыгын «Туры юл» колхозына (үзәге Урманай, 1954―1955 елларда колхоз рәисе Җәләлетдин Назаров, 1961 елдан «Урманай» совхозы) кушалар. Авылда эш калмый, халык әкренләп тирә-як авылларга тарала.

Шәхесләр үзгәртү

  • Сәрия Сәлмән кызы Вилданова (1936), күп санлы җырлар, пьесалар авторы, Мәхмүт Хәсәнов бүләге рауреаты (1998), «Көт, Азнакаем» җырының сүзләрен язган (Сафуан Хәбиров музыкасы).
  • Фәндәс Зәки улы Рәшитов (1948), Татарстанның атказанган агрономы (1999).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Галимовка // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 294-299нчы бит.
  • Галимовка // Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан: справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с. ISBN 978-5-902375-13-5

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү