Галимҗан Әхмәтшин
Галимҗан Әхмәтшин, Галимҗан Мөбәрәкша улы Әхмәтшин (1947 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Гөлек) ― табиб, Алабуга үзәк хастаханәсенең районара травматология бүлеге мөдире (1980 елдан) [1], Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы. 1990―1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты.
Галимҗан Әхмәтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Галимҗан Мөбәрәкша улы Әхмәтшин |
Туган | 1 октябрь 1947 (77 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Гөлек |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | табиб |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1947 елның 1 октябрендә Минзәлә районы (хәзер Урыс авыл җирлегенә керүче [2]) Гөлек авылында туган. Дәвек җидееллык, Күзкәй урта мәктәпләрен тәмамлаган. 1967-1968 елларда Архангельск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән. С. В. Курашов исемендәге [3] Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге, «хирург» квалификациясе буенча тәмамлаган (1975). 1978―1980 елларда Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында (рус. КНИИТО) ординатура үтә. Югары уку йортын тәмамлагач, 1975―1978 елларда Алабуга медицина училищесында укыта һәм бер үк вакытта Алабуга районы үзәк хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 1976 елның апреленнән аның тырышылыгы белән хастаханәдә аерым травматология бүлеге ачылган. 1980 елдан алып, Алабуга үзәк хастаханәсенең районара ((Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнары һәм М-7 трассасында (Е017 Европа маршруты) зыян күрүчеләр өчен) травматология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-травматолог-ортопед [4].
Җәмәгать эше
үзгәртү1990―1995 елларда ― XII чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты [5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- СССР сәламәтлек саклау отличнигы
- Татарстанның атказанган табибы
- Россия Федерациясенең атказанган табибы
- «Россиянең иң яхшы кешеләре» китабына кертелгән [6].
Гаиләсе
үзгәртүӨйләнгән, хатыны шәфкать туташы; ике баласы бар, улы Айрат, эшмәкәр, «Кровля» ҖЧҖ директоры [7].
Согуд Гарәбстанында хаҗда булган, намазлы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ахметшин Галимзян Мубаракшинович.(үле сылтама) Портал здравоохранения Республики Татарстан(рус.)
- ↑ Урусовское сельское поселение. О сельском поселении, archived from the original on 2019-07-29, retrieved 2022-05-22
- ↑ 1966-1994 елларда Казан дәүләт медицина университеты С. В. Курашов исемен йөрткән.
- ↑ Известный травматолог Елабуги рассказал о том, как стал врачом. «Новая Кама», 18.10.2020
- ↑ Врач-травматолог из Елабуги Галимзян Ахметшин в профессиональный праздник расскажет о себе и своей работе. 2022 елның 28 май көнендә архивланган. Министерство здравоохранения Республики Татарстан, 20.05.2022
- ↑ Галимзян Мубаракшинович Ахметшин: «Протянуть руку помощи каждому». 2022 елның 6 июль көнендә архивланган. Сайт города Елабуга
- ↑ ООО "КРОВЛЯ" - Елабуга - Директор Ахметшин Айрат Галимзянович(үле сылтама)
Әдәбият
үзгәртү- Юныс Йосыпов. Шушы җирдән, шушы туфрактан без. // Юныс Йосыпов. Гөлегем – гомер бишегем (Авыл тарихыннан эпизодлар). Минзәлә: Минзәлә газетасы китапханәсе, 2009, 47-48нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Врач-травматолог из Елабуги Галимзян Ахметшин в профессиональный праздник расскажет о себе и своей работе. 2022 елның 28 май көнендә архивланган. Министерство здравоохранения Республики Татарстан, 20.05.2022.