Галимбәк
Галимбә́к' (ﻋﻪﻟﻳﻣﺒﻪﻙ , tat.lat. Ğalimbäk(үле сылтама)) (XIV гасыр) — мәшһүр болгар бәге.
Галимбәк ﻋﻪﻟﻳﻣﺒﻪﻙ | |
---|---|
Туган телдә исем | Галимбәк |
Туган | XIV гасыр Болгар шәһәре |
Үлгән | 1430 - 1445 ел арасында Болгар шәһәре |
Милләт | болгар |
Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
Һөнәре | сәясәтче, гаскәри |
Болгар шәһәреннән - Болгар әл-Җәдид шәһәренә
үзгәртүКүбесе тарихчылар буенча Галимбәк - соңгы Болгарда идарә иткән бәге, Улу-Мөхәммәд (беренче Казан ханы) Галимбәкне бәреп төшергәннән соң, Болгар Иле башкаласы Казанга күчергән. Шулай итеп Идел буе Болгары үзенең башкаласын үзгәртеп Казан ханлыгына әверелгән.
Галимбәктән соң яңа Татар Тарихының дәвере башланган - Казан ханлыгы чоры, яңа башкаласы белән - Болгар әл-Җәдид - Казан.
Риваятьләр
үзгәртүГалимбәк турындагы мәгълүматлар халык риваятьләрендә сакланган. 17-18 гасырлар татар тарихи әдәбиятында Галимбәк Болгарның соңгы идарәчесе Габдулла ханның улы дип белдерелә. Урта Азия хакиме Аксак Тимер гаскәрләре шәһәрне штурмлаганда атасы һәлак булгач, Галимбәк бертуганы Алтынбәк белән әсирлеккә эләгә; соңрак ярлыканып, аның азат ителүе хакында әйтелә. Шуннан соң, бер төрле мәгълүматлар буенча, Галимбәк Казан төбәгенә килеп чыга һәм анда шәһәргә нигез сала, башка мәгълүматлар буенча, Чирмешән елгасы буенда Бүләмәр (Балымер) дигән шәһәр кора.
Шулай ук карагыз
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
- Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.