Төп менюны ачу

Владимир Иовлев, Владимир Александр улы Иовлев (Йовлев[1], Иванов[2], рус. Иовлев Владимир Александрович, 1920 елның 13 гыйнвары, Ташкәнт1944 елның 18 октябре, Маҗарстан, Дебрецен ) — Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган яугир, танк полкы ротасы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1945, вафатыннан соң). Сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Бишбалта (Адмираллык) бистәсендә (Заверниха урамы, 20)[3] яшәгән.

Владимир Иовлев
В.А. Иовлев.jpg
Туу датасы 13 гыйнвар 1920(1920-01-13)
Туу урыны Ташкәнт
Үлем датасы 18 октябрь 1944(1944-10-18) (24 яшь)
Үлем урыны Маҗарстан, Дебрецен
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре Бронетанк гаскәрләре бронетанк гаскәрләре
Дәрәҗә RAF A FCap after2010.png капитан
Җитәкчелек иткән рота
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыЛенин ордены
Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1920 елның 13 гыйнварында Ташкәнттә (вариант: Казанда)[4] эшче гаиләсендә туган. Урыс милләтеннән. Җиде сыйныф белем алганнан соң, Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында токарь булып эшләгән. 1940 елда Кызыл гаскәргә алына, Казан танк укуханәсендә танкист һөнәре ала. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сызранда танк укуханәсен тәмамлаган (1942). 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 13нче гвардия кавалерия дивизиясе 250нче гвардия танк полкы ротасы командиры сыйфатында Маҗарстанда батырлык күрсәтә. Аның ротасы 1944 елның 8 октябрендә беренчеләрдән булып Дебрецен шәһәренә бәреп керә. 8-18 октябрьдә барган сугышларда гвардия капитаны Иовлев ротасы танкистлары дошманның 10 танкын, 6 тубын, 6 БТРын, 4 зенит тубын сафтан чыгара. Авыр яраланса да, Иовлев сафта кала. 1944 елның 18 октябрендә алган яраларыннан вафат була, Дебреценда җирләнә. 1945 елның 28 апрелендә (вафатыннан соң) Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987.
  2. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү