Владимир Виноградов (1874)


Владимир Александрович Виноградов (1874, Казан1934) — Россия сәяси эшлеклесе. Россия империясенең Дәүләт думасы депутаты.

Владимир Виноградов
Туган 1874
Казан, Россия империясе
Үлгән 1934
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре адвокат, сәясәтче
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d]

 Владимир Виноградов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Владимир Виноградов 1874 елда Казанда сәүдә хезмәткәре гаиләсендә туган. Казан һәм Омск гимназияләрендә укыган. 1897 елда Мәскәү университетының юридик факультетын тәмамлый. Икътисади хокук өлкәсендә белгеч.

Дәүләт банкының Мәскәү конторасында, 1899—1990 елларда — Себер тимер юлында (Чиләбе, Томск) контролер ярдәмчесе булып эшли. 1900 елның октябреннән — Саратов округ судының гражданлык бүлеге секретаре ярдәмчесе. 1901 елдан 1903 елга кадәр — Әстерхан округ судының гражданлык бүлеге секретаре, «Астраханский дневник» газетасы редакторы-нәшире, соңрак адвокатура белән шөгыльләнә башлый, ышанычлы хөкемче була.

1905 елдан 1919 елга кадәр кадетлар партиясе әгъзасы. Аның Әстерхан бүлекчәсенә нигез салучы була, партиянең 8 нче съездында (1917 елның 9-12 мае) Үзәк Башкарма комитеты составына сайлана. Әстерхан губернасыннан 3 нче һәм 4 нче Дәүләт думасы депутаты. Бюджет, финанс, күченү эшләре, балыкчылык комиссияләре әгъзасы булып торган. 1917 елның 6 мартыннан 6 октябренә кадәр — Вакытлы хөкүмәтнең элемтә юллары министрлыгында комиссар, бер үк вакытта 19 августтан — су көчләреннән файдалану комитеты рәисе.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Самарага күчә, анда халык иреге партиясенең җирле бүлекчәсе эшендә актив катнаша. 1917 елның октябреннән 1918 елның февраленә кадәр Әстерханда Бөтенроссия оештыру җыелышына сайлаулар буенча сайлау кампаниясе үткәрә. 1918 елның 23 сентябрендә Уфа дәүләт киңәшмәсендә кадет Николай Астров урынбасары сыйфатында Директория составына сайлана. 1918 елның 4 ноябрендә Вакытлы Бөтенроссия хөкүмәте рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

1918 елның 18 ноябрендә А. В. Колчак тарафыннан кылынган хәрби кискен борылыштан соң актив сәяси эшчәнлектән читләшә. Омскта һәм Владивостокта Центросоюзның Себер конторасы финанс бүлеге мөдире булып эшли. 1920 елда — Владивостокта халык җыены һәм Диңгез буе хөкүмәте коалиция кабинеты әгъзасы.

1923 елның февралендә Владивостокта Дәүләт Сәяси идарәсе тарафыннан элеккеге Вакытлы хөкүмәт әгъзасы буларак кулга алына һәм Мәскәүгә күчерелә. Арест астында алты ай үткәргән. 1923 елның сентябреннән Центросоюз идарәсе вәкиле. 1924 елның ноябреннән — Дәүләт банкы идарәсе инспекциясендә, кредит бүлеге мөдире, консультант булып эшли; 1929 елның апреленнән — Мәскәүнең төрле оешмаларында консультант.

1930 елның 2 декабрендә «Дәүләт банкы эше» кысаларында кулга алына. Биш елга төзәтү-хезмәт лагерьларына хөкем ителгән. 1931 елның 20 маенда гаиләне сөргенгә җибәрү һәм милекне конфискацияләү өлешендә хөкем карары гамәлдән чыгарыла[1].

1963 елның 22 июнендә реабилитацияләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Николаев М. Г. Разгром «вольных стрелков»: дело о «меньшевистской вредительской организации в Госбанке СССР» (1930–1931 гг.) // Российская история. — № 2. — С. 104—127.

Чыганаклар үзгәртү