Википедия бәхәсе:Татар Википедиясе үсеш планы/Популярлаштыру

Проект тарихы үзгәртү

Бу проектны Татар Википедиясенең мәкаләләрдәге чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат белән еш очравым нәтиҗәсендә, Рәдиф Гаташ турындагы мәкаләне укыганда анда   ССРБ һәм   Россия Федерациясе ватандашлыклары урынына халыкара хокукта әһәммиятлелеге булмаган   Татарстан Республикасы ватандашлыгы күрсәтелүен күргәннән башларга булдым.

Ватандашлык мәсьәләсенә аңлатма үзгәртү

  ССРБ заманыннан бирле   РСФСРга (  ТАССР һәм   БАССР кебек), соңрак   Россия Федерациясенә (  Татарстан Республикасы һәм   Удмуртия республикасы кебек) кергән бар Русия Федерациясенең республикалары бер кайчан да чын мәгънәдә суверен дәүләт булмаганнары сәбәпле (Татарстанның 1990 елгы чикле суверенитет декларациясен   Россия Федерациясеннән тыш башка суверен дәүләтләр тарафыннан танылмаган иде, халыкара хокук белгечләре өчен баштан ук сәяси мөнәсәбәтләр базарында иртәме-соңмы сатылырга тиеш булачак тавар дәрәҗәсенә калачагы мәгълүм иде), аларның   БМО кебек башка халыкара оешмаларда вәкилләре булмады һәм юк, димәк аларның ватандашлыклары турында сүз алыпбарылса, ул   ССРБ ватандашлыгына һәм Русия Федерациясе ватандашлыгына караганда икенчел бер өстәмә символик статус икәнлеге ап-ачык күрсәтелергә тиеш.

Әлегә шул кадәр. Ихтирам белән, --frhdkazan (обсуждение) 3 мар 2013, 20:14 (UTC)Җавап бирергә

* Бик кызык тәкдим әле бу. Димәк ки, Татар википедиясенең үсеше Зарур, сыйфатлы Меңлеккә дә, булган мәкаләләрнең күләме һәм сыйфатына да түгел (юкса араларында бик кыскалар да, әллә нинди шайтан телендә язылганнар да байтак), ә нәк менә Татарстан конституциясендә беркетелгән мөһим бер суверенлык нормасын аяк астына салып таптауга бәйле икән. Әле яңарак кына шул ук әфәнде башлаган татар язучыларының милләтен ревизияләве (кара: Бәхәс:Гали Чокрый) бернинди кысага сыймый (сәбәбе бик гади - татар чыганакларын укымау, алардан йөз чөерү сәбәпле урыс һ.б. милләт шовинистлары язган китапларга ышанып яту). Шундый шикле тәкдимнәр, татар википедиясен үстерүгә хезмәт итмичә, аңа каршы корткычлыктан гыйбарәт. Минемчә, frhd-әфәнденең активлыгы татар википедиясе тарихында псевдолатинизация шаукымыннан соң шундый корткычлыкның икенче зур бер этабы итеп кабул ителергә тиеш. - Derslek (обсуждение) 3 мар 2013, 17:41 (UTC)Җавап бирергә
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000


Tatar Wikipediäsenä yazuçılar sanın üsterü tırışlığı үзгәртү

Facebook үзгәртү

Facebook'tağı Tatar dönyası törkemendä Wikipediä:Proyekt:Yıl könnäre proyektına bağışlanğan rubrikanı alıp bara başladım.

Raşat äfände belän aralaşu näticäsendä, idäräçe statusı bulğan berseneñ üz cilkäsenä Facebook'tağı Tatar Wikipediäse säxifäse öçen cawaplığın qabul itü kiräklege açıqlandı. - frhdkazan (бәхәс) 23 ноя 2013, 05:30 (UTC)Җавап бирергә

Научно-практическая конференция "Традиционная культура тюркских народов: проблемы и перспективы" үзгәртү

Конференция (facebook, официальная новость) проходит в Канаше 9-11 апреля, оплачивается дорога и проживание утвержденных участников. Я заявился к участию от имени тюркских Википедий и членов проекта Проект:Разделы Википедии на региональных языках России, приготовил аннотацию доклада (отправить необходимо до 13 марта), но по работе в даты мероприятия буду во Франции. Буду благодарен комментариям по улучшению аннотации (24 часа) и готовым представлять интересы тюркских Википедий на самом мероприятии. -- frhdkazan (бәхәс) 11 мар 2015, 14:04 (UTC)Җавап бирергә

Оештыручылар доклад темасының кабул ителүен белдерде. Конференция эш телләре - рус, татар, төрек. Аннотацияне конференция материалларында бастыру өчен аны ГОСТ буенча форматлауга миңа тагын 3 көн бирелде, докладны киңәйтү өчен исә тагын 25 көн бар.
Сорау: Төрки Википедияләрне популярлаштыру күзлегеннән җәмгыятьләребез вәкиле буларак русча яки татарча чыгыш ясый алучы берәр шәхес табылмасмы? Заочное участие дип белдерү хәерлерәкме? -- frhdkazan (бәхәс) 13 мар 2015, 10:55 (UTC)Җавап бирергә
Эшемдә апрель аенда эш графигы расланмаган әле, шуңа күрә мин конференциягә бару-бармау турында әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйм.--Marat-avgust (бәхәс) 13 мар 2015, 11:52 (UTC)Җавап бирергә
9-11 апрель бик уңайсыз сайланган, мин ике көнгә эштән сорап китә алмыйм моның өчен. 10-12 булса башка хәл. -- Marat Vildanov (бәхәс) 13 мар 2015, 12:21 (UTC)Җавап бирергә
Алданрак белсәм, бәлки, барыр идем. Чуашстанны яратам, чуашча беләм :-) Бара алмагач, "читтән торып" катнаш инде, Frhdkazan , мәгълүмат җыентыкка кертелсен өчен. -- Milli 14 мар 2015, 21:44 (UTC)Җавап бирергә

Википедия форматлавы буенча кыскача белешмәлек - татарча үзгәртү

 
Википедия форматлавы буенча кыскача белешмлекнең инглизчә версиясе
 
Википедия форматлавы буенча кыскача белешмлекнең русча версиясе

Әфәнделәр, Татар Википедиясен популярлаштыру һәм үстерү максатларыннан, дөньядагы бар татар телендә эшләүче үзәкләренә, клубларына, мәктәп һәм югары уку йортлары кафедраларына А4 форматындагы игълан килеш Кыскача Википедия форматлау белешмәлеген тарату фикере туган иде (кирил һәм латин имләсендә версияләрендә).

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан хөкүмәте/мәгариф министрлыгы һәм социаль челтәрләр аркылы эшләнә алырлык хәл. Без исә яңа кулланучыларны кабул итү өчен әзер.

Рус үрнәгеннән чыгып, татарчасын әзерләдем - meta:WMDOC/Cheatsheet/tt. ВикимедиаРу вәкилләре верстка белән ярдәм итәргә тәкъдим иткән иделәр. -- frhdkazan (бәхәс) 6 сен 2015, 17:53 (UTC)Җавап бирергә

Мәкаләләр саны түгел, сыйфаты кирәк... үзгәртү

Укучылар турында төзмәдәге [Заглавная/Итого] һәм [Устройства/Статьи] баганалардагы саннар аны дәлилли, татарлар арасындагы популярлыгыбызны (укучылар саны) үстерү өчен ВП:Проект:Төркемләү, ВП:Проект:Бәйлелек һәм башка Төркем:Википедия:Идарә эшчәнлеге мәсьәләләргә күбрәк игътибар итүебезгә чакыра...

Социаль челтәрләрдә ЯҢА ЯЗЫЛА БАШЛАГАН МӘКАЛӘЛӘРЕБЕЗДӘН рубрикасының яңартылуын туктатсак, хәерлерәк бугай. --frhdkazan (бәхәс) 19 гый 2017, 17:42 (UTC)Җавап бирергә

«Татар Википедиясе үсеш планы/Популярлаштыру» проекты битенә кире кайту.