Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе

(Википедия:Сәләт викимәктәбе битеннән юнәлтелде)
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Проект
башбите
  Сәләт викимәктәбе   Вики-клублар   Татарча язучы
викимедистлар
төркеме
  «Мәгариф өчен Википедия»
методик үзәге
  Белем бирү
оешмалары
проектлары
  Галерея, китапханә
архив һәм музейлар
проектлары үзәге
  «Википедия һәм фән»
проекты
  Тәҗрибә уртаклашу чаралары  
Сәләт ВикиМәктәбенең эмблемасы
«UG TAT» эмблемасы


2017-2018 уку елыннан башлап, проект Тимерхан Шәйхетдинов җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катаншучылары төркеме эшчәнлеге чикләрендә үсә.

...Җилкендереп йөрәкләрне,
Ашкын дустым бөеклеккә,
Еллар үтеп, кешелекне
Өйрәт син изгелеккә...

—.Сәләт гимны

Күз алдыгызга һәрбер кеше барлык булган гыйлемгә ирекле рәвештә ирешә алган бер дөньяны китерегез.
Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән.

Викимедиа фонды карамагындагы барлык проектлар өчен иң югары идеал тасвирланмасы

Оффлайн очрашулар үзгәртү

Бу проект чикләрендәге төп оффлайн викиочрашулар Сәләт Йортында (Казанның Вахитов районы, Островский ур., 23 нче йорт) шимбә көннәре, гадәттә, сәгать 14:30-15:30 арасында уза.

Уку-укыту программасы үзгәртү

Әнә килә автомабиль,төягәннәр сарымсак
Үзебез дә гырамотный — укып чыгарбыз, теләсәк...
Бердә туктамаган Интернет-Сабан туена рәхим итегез!

Сәлкешләргә файдалы булган кораллар белән таныштыру, аларны куллану сәләтләрен үстерү:

Программа ахырына якынлашканда, катнашучылар өчен «Иң яхшы мәкалә» конкурсы үткәрелергә мөмкин.

Викисәфәрләр үзгәртү

Викисәфәр — билгеле бер истәлекле урын турында Википедиядә язу максатыннан аңа сәяхәт. Википедиячеләрдән кала сәфәрдә барлык теләк белдергән кешеләр катнаша ала. Сәфәргә баручы төркемгә шулай ук истәлекле урын хакында мәгълүмат иясе булган белгеч чакырыла.

Викисәфәрләр планы:

Кораллар үзгәртү

Һәрбер катнашучының булырга тиешле кораллар:

  1. татар теле клавиатура раскладкасы (төймәсары) урнаштырылган ноутбук-санак булуы көтелә (Сәләт IT үзәге тәэмин итә), кимендә — татар раскладкалы планшет-санак яки смартфон
  2. Wi-Fi яки мобиль интернет (инструктор смартфоныннан hotspot оештыра ала)
  3. Теркәлгән Викимедиа хисап язмасы (теркәлү турында)
  4. Тышкы чараларда:
    • Вики-экскурсия яки экспедицияләргә — сыйфатлы фотоаппарат, кимендә смартфон
    • Вики-семинар яки конференцияләргә — тәҗрибәсе буенча әзерләнгән презентация (Русиядә русча, чит илләрдә инглизчә)

Сәлкешләргә моннан ни? үзгәртү

Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:

Проект турында үзгәртү

Проект Җәүдәт Сөләйманов өндәве һәм «Сәләт» Фондының кызыксынуы сәбәпле Викимедиа хәрәкәтенең Татарча язучы викимедистлар төркеме вәкилләре белән гамәли белем бирү мәсьәләсендә хезмәттәшлектә үсә.[1]

Максат һәм бурычлар үзгәртү

Проектның максаты:

  • Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне “Викимедиа” замана белем платформасы белән таныштыру һәм аның мөмкинлекләрен куллануны өйрәтү.

Проектның бурычлары:

  1. Сәләт хәрәкәте вәкилләрен үз проектларында Вики-мохит биргән мөмкинлекләрне куллана алуларына әзерләү;
  2. бүгенге җәмгыятьтә интеллект һәм мәгълүматны беренче урынга кую идеяләрен алга этәрү;
  3. Сәләт хәрәкәтендә катнашучы балаларда мәкаләләр язу һәм иҗтимагый активлык дәрәҗәсен арттыру;
  4. Татарстан Республикасы яшь лидерларында позитив иҗтимагый һәм профессиональ имидж булдыру.

Остазлар үзгәртү

Викимедиа проектларында катнашучыларның эшләрен күзәтеп тикшерү максатыннан Остазлар шурасы булдырыла. Аның составы «Сәләт» ТРЯИФ генераль директоры тарафыннан раслана. Остазлар шурасы составына филология фәне белгечләре, Викимедиа проектларының тәҗрибәле кулланучылары, мәгариф хезмәткәрләре керә. Остазлар шурасы өстәмә рәвештә проектның конкурсларында махсус бүләкләр һәм номинацияләр билгели ала.

Кулланма-белешмәлекләр үзгәртү

Ярдәмче материалларны Википедия:Ярдәм бүлегеннән табып була. Өстәмә ярдәм кирәк булганда, сораулар бирү алачыгыбызга рәхим итегез.

Шулай ук карагыз үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү