Википедия:Бәхәслек/Архив/2011/июль-декабрь

Күңел радиосы үзгәртү

Здравствуйте! Прошу вас поддержать татар города Набережные Челны и отправить это сообщение от своего имени мэру города Набережные Челны: kancel@nabchelny.ru. Чем больше людей отправит, тем лучше. Челнинцам и жителям соседних городов рекомендуем написать в интернет приёмную: http://nabchelny.ru/priemnaya/new.php

Исәнмесез! Чаллы шәһәре татарларына ярдәм итеп, бу хатны үз исемегездән Чаллы шәһәре мэрына җибәрүегезне сорыйм: kancel@nabchelny.ru. Күбрәк кеше җибәрсә, яхшырак була. Чаллылылар һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр интернет приемнаяга язсалар тагын да яхшырак булыр иде: http://nabchelny.ru/priemnaya/new.php

Тест сообщения / Хатның тесты:


 

Здравствуйте, Василь Гаязович! Обращаюсь к вам с просьбой способствовать тому, чтобы радио «Күңел» перешло на вещание и в FM диапазоне. На сегодняшний день эта радиостанция вещает в УКВ диапазоне, а большая часть современной техники не принимает УКВ диапазон. Радио «Күңел» — единственная в Набережных Челнах городская татарская радиостанция (остальные казанские), если помимо УКВ она начнёт вещание и на FM диапазоне, то это значительно увеличит её аудиторию. Надеюсь, что вы не оставите мою просьбу без внимания. Заранее спасибо!

Исәнмесез, Васил Шәйхразиев! Сездән «Күңел» радиосын FM дулкыннарында да таралу мәсьәләсендә булышуыгызны сорыйм. Бүгенге көнгә бу радиостанция УКВ дулкыннарында тарала, ә күпчелек техника УКВ дулныннарын бөтенләй тотмый. «Күңел» радиосы — Чаллыдагы бердәнбер шәһәр татар радиостанциясе (калганнары Казанныкы), әгәр ул УКВ-дан тыш FM диапазонында да тарала башласа, аның аудиториясе күпкә артыр иде. Минем соравымны игътибарсыз калдырмассыз дип ышанам. Алдан ук рәхмәт!

 

--Zahidulla 29 июн 2011, 14:23 (UTC)[җавап бирергә]

Мөмкин кадәр хәбәрне тараттым) Нәтиҗәсе булса, хәбәр итәргә онытмагыз :) --Рашат Якуп 2 июл 2011, 10:21 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт! ОК!--Zahidulla 2 июл 2011, 15:48 (UTC)[җавап бирергә]

Инглиз сүзләре үзгәртү

Иптәшләр. Нигә сез Вашингтон В хәрефе белән башлап язасыз, ә Уимблдон — У хәрефе белән? Инглизчә икесе дә W хәрефеннән башлана. Татарча исә шулай ук w (вау) авазы бар. Бу авазыннан башланган сүзләр тик В хәрефе белән башлап язалар. Вакыт, Вали, вакыйга һ.б. Шуңа күрә Вимблдон (Уимблдон), Ватсон (Уотсон) һ.б., һ.б. язарга кирәк. --Ерней 1 июл 2011, 15:29 (UTC)[җавап бирергә]

Бәлки, шулай дөресрәк булыр иде дә, ләкин татар телендә рус һәм аның аша кергән сүзләр язылышы татар орфографиясенең график принцибына нигезләнә. Аның буенча, рус һәм аның аша кергән сүзләр рус телендәгече языла. Бу - татар орфографиясе таләбе (Моның турында Сафиуллинаның «Тел гыйлеменә кереш» хезмәтендә укып була - 73 бит).--Рашат Якуп 2 июл 2011, 10:13 (UTC)[җавап бирергә]

Call for image filter referendum үзгәртү

The Wikimedia Foundation, at the direction of the Board of Trustees, will be holding a vote to determine whether members of the community support the creation and usage of an opt-in personal image filter, which would allow readers to voluntarily screen particular types of images strictly for their own account.

Further details and educational materials will be available shortly. The referendum is scheduled for 12-27 August, 2011, and will be conducted on servers hosted by a neutral third party. Referendum details, officials, voting requirements, and supporting materials will be posted at Meta:Image filter referendum shortly.

Sorry for delivering you a message in English. Please help translate the pages on the referendum on Meta and join the translators mailing list.

For the coordinating committee,
Philippe (WMF)
Cbrown1023
Risker
Mardetanha
PeterSymonds
Robert Harris

Кече проектлар үзгәртү

Җәмәгать, кардәш проектларга игътибарны арттырырга иде. Монда инде төп берничә мәсьәлә бар:

Беренчедән, Wikibooks. Хәзер идарәче Илнар әфәнде, тик ул бик пассив =(( Тик анысы әлегә артык проблема түгел. Эш шунда ки, бүгенгә ул проект Викиханә-Викикитапханәне (Wikisource) һәм Викидәреслек-Викикитап (Wikibooks) проектларын берләштерә. Бу зур хата, җәмәгать. Заманында, Викисүзлек, Википедия һәм Викикитапны ачкан шәхес, бу Wikisource ны ачарга җитешмәгән, өстәвенә, озак вакыт ул төрле телләрдәге текстларны саклаучы төп инглиз телендәге сайт була. Аны соңрак кына аерым телләрдә ача башлыйлар. Ә татар телендә исә текстлар сакланмаганга, яки аз булганга, аерым проект булмый, кызганычка... Бүгенге көндә без Wikisourceны Wikibooks тан аерырга тиеш. Хәзер үк Инкубаторга заявка биреп була, һәм тиз арада Викикитаптагы әдәби әсәрләрне аңа күчерербез. Аның ачылуына өмет зур =)) Уйлап карасак, инструкциялар янында даһи Тукай шигырьләре булырга тиеш түгел дә кебек ... Ә аерым Wikisource аша бик күп эшләр эшләп була, ышаныгыз! Әгәр ышанычлы библиографик чыганак булса, Тукайның барлык әсәрләрен язылу тәртибе буенча урнаштырып була. Бу милләтебез өчен олуг файда булыр иде... Уйлашыйк әле, җәмәгать!

Икенчедән, шул ук Wikibooks та автор хокукларын бозучы әсәрләрне бетерергә кирәк. Әйе, Wikimedia серверлары Русияда урнашмаган, төп кануннар - АКШныкы, ләкин авторлык хокукы авторның гражданлыгына карый. Әгәр аларның интернетта саклануын бик теләсәгез, Wikilivres проектына куегыз .

Өченчедән, Wiktionary - Викисүзлек. Анда 6646 мәкалә бар, анда беркем дә катнашмый (интервики ботлардан кала). Латинчылар ясаган чүп-чар оясын системалаштырырга, латин-кирил блокларын тәртипкә китерергә һәм иң мөһиме, мәкаләләрне тулыландырып, яңаларны язарга. Монда инде ботозаливка кулланып була, тик бу тагын да авыррак хәлләргә китерәчәк... Проект авыр хәлдә, аны коткарырга кирәк. Менә бер мисал: wikt:tt:атаманлык. Авыр, җәмәгать, авыр. Барлык сүзлекләргә үрнәк булырга тиешле проект татар дөньясында иң мескен сүзлекләрнең берсе ...

Дүртенчедән, Wikiquote проектына игътибарны арттырырга иде. Һәрберебез көнгә өч-дүрт мәкалә язсак та, бу елны ачылырлык итеп мәкаләләр тупланыр иде. Әлбәттә, монда алдан ук сыйфат дигән нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Хәзер 29 мәкалә бар (хисапнамә күрсәткәнчә 19 түгел), аларны төркемләргә, шәхесләрнең сурәтләрен куярга, преамбула кирәк.

Бишенчедән, кече проектларда интерфейс тулысынча тәрҗемә ителмәгән... Бу зур кимчелек булып тора.

Алтынчыдан, ул проектларны популярлаштыру мөһим. Актив катнашучыларны, әлбәттә, идарәче итеп билгеләргә һ.б.

Уйлашыйк әле, җәмәгать! ----Айдар Шәйхи (Ajdar) 5 июл 2011, 09:21 (UTC)[җавап бирергә]

P.S. Wikibooks та Wikisource материаллары ничек урнашканына мисал: тиеш, ә күбесенчә болай. ----Айдар Шәйхи (Ajdar)

Викиханә-Викикитапханәне (Wikisource) Татарстан Җөмһүриятенең законнары белән тулыландырырга була. Русия Федерациясменең Гражданнар кодексының 1259 статьясы буенча, алар авторлык хокуклары объектлары була алмыйлар. --Миннемуллин Булат 5 июл 2011, 09:44 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе, башка Wikisource да кануннар күп саклана, русныкында исә РФ, РСФСР, СССР кануннары бар. Тик әлеге дә баягы, Викикитапханәнең булуы шарт. Ә Викикитапка аларны урнаштыру - зур хата булыр иде .----Айдар Шәйхи (Ajdar) 5 июл 2011, 10:53 (UTC)[җавап бирергә]
Викикитапханә булганчы Викикитапка язып торырга була. Аннары Викикитапханәгә күчерергә озык түгел. --Миннемуллин Булат 5 июл 2011, 12:38 (UTC)[җавап бирергә]
Якын арада Wikisource'da заявка бирергә кирәк, аннары, ялгышмасам, wikisource'da безгә эшләргә кыр биреләчәк бугай (хәзерге кебек әсәрләрнең исеме турыдан-туры язылмаячак, ә Tt/Зур гөнаһлар рәвешендә булачак, ә "Зур гөнаһлар" гына түгел). ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Заявка бирү турында шушы биттә язылган. Эшләп карыйммы? --Миннемуллин Булат 5 июл 2011, 15:53 (UTC)[җавап бирергә]
Ашыкмыйк. Әле Илнар әфәнде фикерен белдерсен. Калган Википедиячеләр дә моңа игътибар итсеннәр иде! ----Айдар Шәйхи (Ajdar) 5 июл 2011, 17:54 (UTC)[җавап бирергә]

Җәмәгать, без бит әле иң зур проектны, Википедияне дә ике аякка бастырмадык. Моның кебек фикер алышулар еш кабына, һәрвакыт бер нәтиҗәгә киләбез: башта Википедия даими үсештә булырга тиеш. Башка проектларга да игътибар бирергә кирәк, ләкин ашыкмаска кирәк. Татар Википедиясе һаман Чуашныкына битмәгән, Викикитапта эшчәнлек артык зур түгел, Wikiquote та көлке дәрәҗәсендә. Ә сез тагын проектны ачарга җыенасыз. Проектлар саны белән түгел, аларның мәгълүмати сыйфаты белән алга чыгарга кирәк. Минем фикерем шул.--Рашат Якуп 5 июл 2011, 18:12 (UTC)[җавап бирергә]

Мин Wikiquote һәм Wikisource да эшләргә күчәргә риза. Аның өчен Википедиядән дә китә алам. Монда бит сан-сыйфат каршылыгы түгел. Мин Викиөзекләр проектын тулыландырып, аны сыйфатлы итеп эшләргә риза. Берүзем генә, әлбәттә, башкара алмаячакмын, катнашучылар табылачагына да ышанам. Булат әфәнде, әнә, Wikisource өчен тырыша =) Соңгы проект бигрәк уңайлы, аны тулыландыруга тулы ышаныч бар. Диния Нәзарәте үткәргән проектлар конкурсына да шундый тәкъдим белән катнаштым. Алтын Урта клубы әгъзалары да ярдәм итәргә тиеш. Болар – энциклопедия түгел, аларның берсе китаплар, текстлар, икенчесе өзекләр җыентыгы. ----Айдар Шәйхи (Ajdar) 5 июл 2011, 18:29 (UTC)[җавап бирергә]
Фәүзия апа Бәйрәмова миңа Wikisource'da әсәрләрен урнаштыруга рөхсәт бирде. ----Айдар Шәйхи (Ajdar) 5 июл 2011, 18:31 (UTC)[җавап бирергә]
Сезне бит әле генә Википедия идарәчесе булып сайладылар, Сезгә ышаныч белдерделәр. Ә Сез җиңел генә Википедиядән дә китә алам дисезме? Әйтәм бит, Википедия дә әле аякка басмаган, безгә һәр катнашучы әһәмиятле. Башка телләргә карасагыз, һәрвакыт башта Википедия үсә, аннары гына башка проектлар аңа ияреп китәм. Әлбәттә, беркемне дә Википедиядә тота алмыйм, тик безгә бердәм булып, бергә килешкәнчә хәрәкәт итү мөһим.--Рашат Якуп 5 июл 2011, 18:40 (UTC)[җавап бирергә]
Викиханә, Викисүзлек, Викиөзек, Викихәбәрлек һәм Википедия - бәйсез проектлар. Безгә бердәм булып, килешкәнчә хәрәкәт итү мөһим булганга мин монда мөрәҗәгать иттем дә инде =) ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Бу проектлар барысы да Викимедия оешмасына карый. Ә аның төп проекты - Википедия. Без монда кайсы "круче" икәнлеге турында сөйләшмибез, проектлар үсеше өчен иң уңайлы вариантны билгеләргә кирәк. Минем фикеренчә, шундый схема кирәк: башта Википедия, аннары башка проектлар.--Рашат Якуп 5 июл 2011, 19:11 (UTC)[җавап бирергә]
Хуш, бәхәсләшмик. Мин дә монда кемнең "круче" дип сөйләшкәнен белмим =) Башта Википедия, аннары башка проектлар схемасы буенча гына эшләсәк, быел Викисүзлек ябылачак, димәк. Ә аннары Википедия 30-40 меңлек булгач яңадан ачылачак ? ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Бераз ялгыш аңлаттым, гафу. «Башта Википедия, аннары башка проектлар» схемасы вакытка түгел, ә приоритетка карый. Ягъни башка проектларны да үстерергә кирәк, тик төп көчебез Википедиядә булырга тиеш. Мин шул позициядә торам.--Рашат Якуп 6 июл 2011, 20:26 (UTC)[җавап бирергә]

Хәерле көн! Бу ике проектка килгән вакытта безнең һәрвакыт бәхәсләр туа, ансы дөрес. Барлык Викикитапларда үзләренең проектларын ниндидер әсбап фомасында бирергә тырышалар, ә безнеке нигәдер викитека ролен башкара. Мин үзем дә моның ник алай булганын бердә аңламыйм, чөнки бу проект белән беренче танышкан вакытта юк ул үз өченә бик күп булмасада берничә әсәрләрне ала иде инде.Яңа проектлар ясар өчен бик күп көч, тырышлык һәм вакыт кирәк. Викиөзек проекты ул Википедия, Викикитап һәм Викисүзлек белән бергә ачылган проект. Ләкин аның артыннан карамау аның ябуына китерә. Шуңа да мин тагын бер проектны югатмас өчен аның вакытлы идарәчесе булып торам да инде (бик пассив булсам да  ). Әле менә даими идарәче белән бюрократ вазыйфасына сайлаулар үткәрәсем килә: Рашат әфәнде сезне бу вазыйфага тәкъдим итә аламмы?--MalTsilna ▪ talk 6 июл 2011, 14:01 (UTC)[җавап бирергә]

Викикитапта идарәче эшен башкарганыгыз өчен рәхмәт! Шәхсән үзем башка проектларда идарәче булып сайлана алмыйм, Википедиягә дә хәзер вакытны әзрәк аера алам шул ((--Рашат Якуп 6 июл 2011, 20:26 (UTC)[җавап бирергә]
Сез бу вазыйфага кемнәрне тәкъдим итәр идегез? --MalTsilna ▪ talk 7 июл 2011, 06:39 (UTC)[җавап бирергә]
Гомумән, актив булмаган бүлеккә бюрократ кирәкме? Администратор вазифасын исә Сез дә башка аласыз бит :)--Рашат Якуп 8 июл 2011, 07:25 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗәләр үзгәртү

  • 1 яхшы нәтиҗә бар: Wikisource ның татар өлешендә, дип әйтик инде, 300 мәкалә (әсәр) булды. Булат әфәндегә олуг рәхмәтләр! ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Афәрин =)--Рашат Якуп 8 июл 2011, 07:25 (UTC)[җавап бирергә]

Ниһаять! Ботозаливка ярдәмендә Татар Википедиясе 10 мең мәкалә чиген узды! Барыгызны да тәбриклим! Ботозаливкада катнашканнарга аерым рәхмәт :) Ашыгыч рәвештә пресс-релиз белән шөгыльләнергә кирәк. Бу мәкаләләрнең барысын да бетереп буладыр, хәзер аермасы артык сизелмәс =)--Рашат Якуп 8 июл 2011, 07:24 (UTC)[җавап бирергә]

Бәлки башта сыйфатсыз мәкаләләрне бетереп атыргадыр? Аннары ботозаливка тулысынча тәмамлангач, хәбәрне игълан итәрбез? ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Бу бит тарихи вакыйга. Аны көннәп, хәтта сәгатьләп саныйлар =) Аннары соң, "фәлән көнне 10 мең мәкалә чиген уздык" дип әйтү инде кызыклы һәм мәгълүмати булмас.--Рашат Якуп 8 июл 2011, 08:16 (UTC)[җавап бирергә]
Ярар, тик әйдәгез, Тәтешле районын бетерик =) ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
  Эшләнде. Көн дәвамында пресс-релизларны җибәрермен.--Рашат Якуп 8 июл 2011, 08:30 (UTC)[җавап бирергә]

Аллага шөкер, бу көндә килеп җитте, алда 15000. Без булдырабызмы? --Zahidulla 8 июл 2011, 15:31 (UTC)[җавап бирергә]

Әллә кызган хутка «МА»ларны да әмәлләп бәрикме? ;) --Zahidulla 9 июл 2011, 05:39 (UTC)[җавап бирергә]
Торып торыгыз. Калган торак пунктларны (1300-1500) заливать итгас андан сон МА-лар проблемасына кайтырwыз, минемча. Eric 256 9 июл 2011, 05:50 (UTC)[җавап бирергә]
OK --Zahidulla 9 июл 2011, 05:53 (UTC)[җавап бирергә]
Поздравляю :) Vago 13 июл 2011, 13:50 (UTC)[җавап бирергә]

Татар Викиханәсе үзгәртү

Җәмәгать, Булат әфәнде Татар Викиханәсен ачуга заявка бирде: дискуссияда катнашсагыз һәм ризалык тавышы бирсәгез иде (http://meta.wikimedia.org/wiki/Requests_for_new_languages/Wikisource_Tatar) . 10 мең дәрәҗәсен үткән вакытта, яңа проект ачылуы комачау итмәс. Өстәвенә, ул һәрдаим активлыкны таләп итми... ----Айдар Шәйхи (Ajdar)

P.S. Сүз уңаеннан, кадерле Википедиячеләр, бүген Википедия эшендә катнаша алмавым өчен гафу үтенәм, интернеттан тыш эшләрем күп булды =) ----Айдар Шәйхи (Ajdar)

Җәмгыять үзәге үзгәртү

Хәерле көн! Мин монда бераз Җәмгыять үзәге битенең бизәлеш үзгәрттем ни диярсез:

Миңа ошый =) Үзгәртергә мин риза.--Рашат Якуп 12 июл 2011, 12:07 (UTC)[җавап бирергә]
Хәерле көн, Рашат әфәнде. Сез үзгәртергә риза булсагыз мин аны үзгәртә аламмы? Әгәрдә башкалар каршы булмасалар --MalTsilna ▪ talk 27 авг 2011, 14:01 (UTC)[җавап бирергә]
Ике ай дәвамында каршылар күренмәде. Әйе, үзгәртегез =)--Рашат Якуп 28 авг 2011, 10:06 (UTC)[җавап бирергә]
  Эшләнде --MalTsilna ▪ talk 28 авг 2011, 10:45 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗәләр ясарга вакыт. Гомумән, пресс-релиз тиз язылды һәм җибәрелде, шуңа күрә мәгълүмати яктан бай булмады, бераз хаталары да булды((

  • Шулай да, 5 ММЧ, пресс-релиз текстын кулланып, Татар Википедиясе турында хәбәр итте. Бу — яхшы нәтиҗә. Башка хәбәр итүләрне бәлки мин күрмәдемдер, күрсәгез, исемлеккә өстәгез.
  • Күпчелек татар газеталары, Татар-Информ, Татмедиа безгә игнорны дәвам итә.
  • Беренче тапкыр Русия күләмендәге ММЧларга да чыгып карадык. Һәм Лента.ру безнең пресс-релизны бастырды. Башкалардан — игнор.
  • Һәм, соңгысы: зинһар, Татар Википедиясе турында чыккан язмаларны укыгыз, шәрехләр языгыз, дусларыгыз белән уртаклашыгыз. Чөнки бу аның популярлыгы күрсәткече. Ә хәбәр популяр булмаса, киләсе тапкыр шул ММЧта Татвики турында язып булмас.

Һәм позитив белән тәмамлыйм: бу атнада анонимнар күбрәк булды сыман. Димәк, пресс-релизларның файдасы бар =)--Рашат Якуп 16 июл 2011, 16:28 (UTC)[җавап бирергә]

Татмедиа белән Татар-Информга акча төртмичә булмый,алар ансыз бернидә эшләми   --MalTsilna ▪ talk 16 июл 2011, 17:31 (UTC)[җавап бирергә]
Ә менә монысы инде нәкъ безнеңчә, татарча. Димәк ул мәгълүмат чараларында «качественный» татарлар эшли. Өстән кушмыйча, яки акча төртмичә аркылыны буйга салмыйлар. Ильнар, безнең үзебезнең татарларның белдегезме кая утырганын?!   Калып:-( --Zahidulla 17 июл 2011, 12:08 (UTC)[җавап бирергә]

Татар Викиханәсе үзгәртү

Безнең Татар Викиханәсе ачу турында сайлау барлыгын беләсездер инде. Хәзергесе (16 июл 2011) вакытта сайлауда 7 кеше катнашты, иң кызыгы әул тавыш бирүчеләр арасында бер Дәһли егете дә бар. Аңа бары тик унөч яшь һәм ул бәлки беркайчанда Татар Википедиясе, яисә бөтенләй Татарстан, татар халкы турында ишетмәгәндер. Шуңа карап бер сорау туа: Әгәрдә без Татар Википроектларын үстерүгә Һиндиләрне дә чакыра алсак, безнең үзебезнең татарлар кая утора икән соң? --MalTsilna ▪ talk 16 июл 2011, 17:31 (UTC)[җавап бирергә]

Вконтакте утыра татарлар. --Marat Vildanov 16 июл 2011, 17:37 (UTC)[җавап бирергә]
Ә теге Дәһли егете Инглиз һәм Санскрит Википедияләрендә катнаша, Викимедия фондына акча да күчерә... ----Айдар Шәйхи (Ajdar) 16 июл 2011, 17:41 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт хаты язарга микән? --MalTsilna ▪ talk 16 июл 2011, 17:47 (UTC)[җавап бирергә]
Юк, язмаска. --Zahidulla 17 июл 2011, 05:39 (UTC)[җавап бирергә]

Юнәлтүләр үзгәртү

Кириллицадан латинга юнәлтүләр ясамавыгызны сорыйм. Мисал: Касыйм Qasıym. Мәсәлән, Актанышка да ясалган булган, ә булмаса аны Eric 256 ясаган булыр иде (күпкә яхшырак), хәзер ул мәгълүмат юк, мәкалә кыскарак. --Zahidulla 18 июл 2011, 15:06 (UTC)[җавап бирергә]

Тыю кагыйдәләре үзгәртү

Җәмәгать, безгә кулланучыларны тыю турында кагыйдә ясарга кирәк. Рус Википедиясендәге «Блокировки»ны тәрҗемә итеп, ТатВикига яраклаштырырга кирәк. Соңгы арада буш вакытым бик нык кимесә дә мин бу эшне башкарып чыгарга җыенам. Ә әлегә идарәчеләргә Рус Википедиясе кагыйдәләрен кулланырга киңәш итәм. --Zahidulla 21 июл 2011, 14:49 (UTC)[җавап бирергә]

Татнет йолдызлары үзгәртү

Татнет йолдызлары бәйгесенә гариза тапшырдым. Быел Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия номинациясендә көч сынашачакбыз.--Рашат Якуп 23 июл 2011, 18:13 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗәләрен көтәрбез, конкурентларыбыз кем, белмисезме?--Zahidulla 25 июл 2011, 15:20 (UTC)[җавап бирергә]
Бу елны исемлекне никтер яшерәләр. Беразданрак беленердер.--Рашат Якуп 25 июл 2011, 16:19 (UTC)[җавап бирергә]

Идарә-җир төзелеше/бүленеше үзгәртү

Мин бу тема турында бәхәсне башлыйм. Бердәм кагыйдәләрне чыгарырга кирәк. Атамалар, мәкалә структурасы турында. Миңа Идарә-җир төзелеше яки Идарә-җир бүленеше (рус. Административно-территориальное деление, ингл. Administrative divisions) атамасы ошый. Административ-территориаль бүленеш атамасы ошамый. Шуның өстенә, хәзерге вакытта идарә (административ) бүленеше туры мәгънәсендә минемчә юк, муниципаль (җирле) бүленеш бар. Моның турында уйларга кирәк. Әйдәгез Проектны ясыйбыз. Башка Википедияләрдә бар, мәсәлән,. Хәзерге вакытта Татарстан районнары исемлеге һәм Татарстан муниципаль берәмлекләре мәкаләләре бар, интервики исә Tatarstan rayonnarı мәкаләсенә сылтый. Башта Татарстан идарә-җир бүленеше (минемчә -ның кушымчасы мәкалә исемендә кирәкми, мәсәлән Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасының Президенты түгел) үрнәк булып тора торган мәкаләсене язарга кирәк, аннары башка регионнар турында язабыз. Ә сез ничек уйлыйсыз? --Ерней 24 июл 2011, 07:15 (UTC)[җавап бирергә]

Йе, башта Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында язгалы кирәк. Татарстан турында мәкаләне эшләгәндә канунга hәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы терминологиясына нигезләнеп язгалы кирәк: «Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында» 07.12.2005 елдагы 116-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы; «Татарстан Республикасының административ-территориаль берәмлекләре Реестры», адм.үзәк (административ үзәк), территориаль структуралары h.б. Eric 256 26 июл 2011, 04:15 (UTC)[җавап бирергә]
Административ үзәк урынына мәркәз (крайның, өлкәнең, районның мәркәзе) сүзене кулланылга тәкъдим итәм. Мисаллар:
мәркәз — 2) высший руководящий орган, правящий орган, центр (страны, республики, края). — Татарско-русский словарь, 56000 слов, 2007.
мәркәз — 2) идарә үзәге, башкала. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге, 1965. --Ерней 26 июл 2011, 14:18 (UTC)[җавап бирергә]

День добрый, прошу присвоить флаг бота для бота DEagleBot (в других разделах). Спасибо! --Dark Eagle 4 авг 2011, 18:34 (UTC)[җавап бирергә]

Flag granted.--Рашат Якуп 4 авг 2011, 18:59 (UTC)[җавап бирергә]

Мин аны Викины бөтенләй ташлаган дип торам, ә ул 1, 2.   ТатВикига керергә ояла микән?   --Zahidulla 26 авг 2011, 11:22 (UTC)[җавап бирергә]

Рамазан бәйрәме үзгәртү

Рамазан бәйрәмениз мубарек!Vago 30 авг 2011, 13:25 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт! Барыгызны да бәйрәмнәр белән! --Zahidulla 31 авг 2011, 03:57 (UTC)[җавап бирергә]

MediaWiki:Edittools битен үзгәртергә җыенам. Әйдәгез бергәләп уйлыйк нәрсә безгә еш кирәк, ә нәрсә урын гына алып тора. Башка тел Википедияләренә дә күз салырга онытмагыз: ru:MediaWiki:Edittools, en:MediaWiki:Edittools.

Ул битне админнар гына үзгәртә ала, киңәш-тәкъдимнәрегезне бу биткә языгыз, ә үзгәртүләрне монда кертегез: Кулланучы:Zahidulla/Edittools. --Zahidulla 31 авг 2011, 19:35 (UTC)[җавап бирергә]

Мин өлгене калыпка гына үзгәрткән идем. Никтер башка параметрлар үзгәрде сыман.--Рашат Якуп 5 сен 2011, 07:53 (UTC)[җавап бирергә]

Түбәндәге калыплар ясарга кирәк:

--Zahidulla 7 сен 2011, 09:39 (UTC)[җавап бирергә]

Бетте, хәзер урнаштырам һәм сыныйбыз. --Zahidulla 14 сен 2011, 05:20 (UTC)[җавап бирергә]

  • Operator  : Hedwig in Washington
  • Automatic or Manually Assisted : automatic
  • Programming Language(s)  : Python (pywikipedia), daily update
  • Function Summary  : Interwiki, Internationalization by removing chaos in Babel-Category so it can be used properly and easy. Double redirects will be added shortly
  • Already has a bot flag (Y/N)  : Yes: DE, EN, FR, SL, AR, NL, NN, KA, DA, BE-X-OLD, BAT-SMG, ARZ and LB, others pending. see here
  • Function Details  : just using the standard interwiki.py; parameters: -auto -all - log -catr

I humbly request bot status on this wiki in order to update Interwiki, and improve Internationalization by removing chaos in Babel so it can be used properly and easy by everyone.

Thank you for consideration! --Hedwig in Washington 5 сен 2011, 00:42 (UTC)[җавап бирергә]

Flag granted. Good luck)--Рашат Якуп 5 сен 2011, 07:55 (UTC)[җавап бирергә]
That was faster than lightning! Wow! Thanks mate! --Hedwig in Washington 5 сен 2011, 09:50 (UTC)[җавап бирергә]

Внутренние ссылки в KazWiki үзгәртү

Здравствуйте, как сделать чтобы при выделении внутренних ссылок, выделялось весь слово, например слово [[Тау]]лары было как Таулары, а не Таулары, с уважением, --Bolatbek 8 сен 2011, 16:49 (UTC)[җавап бирергә]

я думаю что так делать неправильно. зачем это тебе надо? а если надо, ты знаешь такой способ?  :

Таулары [[Тау|Таулары]] --78.138.176.205 6 ноя 2011, 06:35 (UTC)[җавап бирергә]

Иртәгә Татар Википедиясенә 8 ел тууы белән тәбриклим!) Википедия озак вакыт торгынлыкта торса да, бу — тарихи дата =)--Рашат Якуп 14 сен 2011, 17:09 (UTC)[җавап бирергә]

Year categories to delete үзгәртү

Hello,

There are many duplicates for year categories that should be deleted.

For example, Төркем:25 should be deleted, duplicate of Төркем:25 ел.

For a list, you can see Махсус:Кулланылмаучы_бүлекләр.

Best regards,

Vargenau 19 сен 2011, 04:42 (UTC)[җавап бирергә]

Thank you! We solve this problem. --Zahidulla 19 сен 2011, 05:05 (UTC)[җавап бирергә]
  We solved this problem.--Zahidulla 26 сен 2011, 11:32 (UTC)[җавап бирергә]

Hello,

You also have duplicate pages like 1801 ел and 1801 that should be merged.

Best regards,

Vargenau 20 сен 2011, 09:05 (UTC)[җавап бирергә]

  We solved this problem.--Zahidulla 26 сен 2011, 11:32 (UTC)[җавап бирергә]

Бу мәкаләне тикшерелгән дип тамгалау үзгәртү

«Бу мәкаләне тикшерелгән дип тамгалау» нәрсә ул? Юк иде кебек. --Zahidulla 8 окт 2011, 05:26 (UTC)[җавап бирергә]

Юк, ул һәрвакыт бар иде. Рус Википедиясенең патрулирование төшенчәсенә тәңгәл.--Рашат Якуп 8 окт 2011, 11:23 (UTC)[җавап бирергә]
Сүз нәрсә турында бара, аңлап бетермәдем. Рус википедиясендә патрулированиене күрдем күрүен, тик татар википедиясендә тикшерелгән дип тамгалау кайда? --Marat Vildanov 8 окт 2011, 12:23 (UTC)[җавап бирергә]
Яңа мәкаләләр бүлегеннән сары төс белән буялган мәкаләләрне ачсагыз, мәкалә астында [Бу мәкаләне тикшерелгән дип тамгалау] дигән сүзтезмә бар. Аны идарәчеләр генә күрә (күрәсең, автоматик рәвештә "патрульле" рәтенә кертелә). Тикшерүнең көндәлеге дә бар: Тикшерү көндәлеге.--Рашат Якуп 8 окт 2011, 16:41 (UTC)[җавап бирергә]
Мәкаләнең тикшерелгәнлеге нәрсәне аңлата булып чыга инде? Укып чыгумы ул, әллә болай гына өстән карап чыгу буламы?--Marat Vildanov 8 окт 2011, 17:30 (UTC)[җавап бирергә]
Нигездә, бу — яңа мәкаләләр идарәчеләр тарафыннан тикшерелгән, һәм Википедия кагыйдәләренә каршы килми дигәнне билгеләү.--Рашат Якуп 8 окт 2011, 18:39 (UTC)[җавап бирергә]

Turkic speaking wikipedians conference үзгәртү

Salem dostar, Men Qazaq Wikipediasynyn atynan habarlasip turmin. Bizder Karasha ayinin ortasinda Tyrki tildes elderdin Wikipediashylarinin basyn kosatyn Kuryltai otkizudi oilagan edik. Ar elden kelgen qonaqtar ozderinin qalai damyp zhatqandygyn habarlap, oi bolissek. Kuryltai Almaty qalasinda otedi. Ar elden 2 adamga grant beru maselesin sheship zhatyrmiz. Eger ozderinizge qyzyq bolsa, habar berinizder!?

Qurmetpen, --Ashina 7 окт 2011, 09:01 (UTC)[җавап бирергә]

Dear Friends, I am writing on behalf of Kazakh Wikipedia. We were planning to conduct an event for the Turkic speaking Wikipedians in mid of November this year. The agenda will cover discussion on small language wikipedia development, experience from other countries and etc. The meeting will be in Almaty, so we are starting the negotiotions regarding the travel grants for 2 person from each Wikipedia. If you have any ideas to discuss, don't hesitate to contact me.

Sincerely, --Ashina 7 окт 2011, 09:01 (UTC)[җавап бирергә]

Бик тә кызыклы хәбәр. Кулланучыларның активлыгына карап, Илназ һәм Марат әфәнделәрне җибәрергә тәкъдим итәм. Мөмкинлекләрегез бармы?--Рашат Якуп 8 окт 2011, 11:30 (UTC)[җавап бирергә]
Мине бит инде беләсез, Рашат әфәнде. Мин бара алмыйм. Үзегез рәхим итеп барыгыз. Активлык буенча нәкъ сез, Рашат, һәм Заһидулла барырга тиешләр, минемчә. --Marat Vildanov 8 окт 2011, 12:21 (UTC)[җавап бирергә]
Мин ике дә уйламый барыр идем, әгәр Татарстан яки күрше регионда узса. Ләкин башка дәүләткә чыгып китәргә батырчылык итә алмыйм. Делегация составында әле уйлап карар идем, ләкин 2 кеше генә диелгән бит. Безнең Казакъстанда яшәүче википедиячеләребез юк микән? Шуны да онытмыйк: анда бит әле барып, күзле бүкән ди утырып торырга гына түгел, ә берәр темага чыгыш ясарга кирәк. Нинди теманы күтәреп була? Без дә сезнең кебек лидерларга хат язган идек, нәтиҗәсе сезнеке кебек булмады дип, үкереп елап кайтсак кына. --Zahidulla 8 окт 2011, 14:29 (UTC)[җавап бирергә]
Тема табуы авыр түгелдер. Сорауны күтәреп чыгар идек, һәр кеше үз тәкъдимнәрен әйтеп чыгар иде. Тавыш бирер идек. --Marat Vildanov 8 окт 2011, 14:34 (UTC)[җавап бирергә]
Әйе, теманы, сөйләнәчәк сүзләр турында уйлар идек. Ни кызганыч, миннән дә бару чыкмас (һәм укыйм, һәм эшлим). Минемчә, ничек генә булса да, ике вәкилебезне җибәрергә кирәк. Казакъстан - әллә ни чит ил түгел бит инде, Илназ әфәнде) Бәлки уйлап карарсыз?--Рашат Якуп 8 окт 2011, 16:32 (UTC)[җавап бирергә]

Боланнар үзгәртү

Бездә баш биттә ике болан сурәте   --Zahidulla 15 окт 2011, 11:58 (UTC)[җавап бирергә]

Кэш һәм ике баш бит үзгәртү

Безнең баш битнең яңартуы 1-2 көнгә соңара. Моны күрер өчен теркәлмичә (бигрәк тә бөтенләй башка браузер аша), баш битне күзәтеп карагыз. Бүген, мәсәлән, һаман дата 13 октябрь тора иде, Сервер кэшын чистарту төймәсенә вакыт-вакыт баскалагыз. Ул төймә Башбитне яңарта иде, ә Баш_битне юк. Мин төзәттем.

Ике баш бит белән нишлибез?

Беренчесе, Башбит, сылтамалар;
Икенчесе, Баш_бит, сылтамалар (беренчесенә юнәлтү)

Минем тәкъдимем: «Башбит»не «Баш_бит»кә күчерергә һәм «Башбит»не бетерергә. --Zahidulla 15 окт 2011, 12:31 (UTC)[җавап бирергә]

  Риза.--Рашат Якуп 15 окт 2011, 12:49 (UTC)[җавап бирергә]
Эшләнде, ләкин баш бит калыпларын күчермәдем. --Zahidulla 16 окт 2011, 07:39 (UTC)[җавап бирергә]
Барысын да күчердем, яклыйсы калды. --Zahidulla 24 окт 2011, 10:53 (UTC)[җавап бирергә]
Якларга кирәкми. --Zahidulla 4 ноя 2011, 07:58 (UTC)[җавап бирергә]

Кулланучы Vago Яңа гомуми каталогтагы галактикалар буенча робот ярдәмендә 7400 якын мәкаләләр язарга тәкъдим итә. Мисал өчен мәкаләләр: NGC 3001, NGC 3008. Ни диярсез? --Zahidulla 20 окт 2011, 14:02 (UTC)[җавап бирергә]

Мин каршы түгел. Башка вивикедияләрдә артыграк язылмаган. --Marat Vildanov 20 окт 2011, 14:06 (UTC)[җавап бирергә]
Яхшы тәкъдим, тик бу адым безне волапюк википедиясенә әйләндермәячәкме? Мәкаләләре күп булса да, дәрәҗәләре түбән.--Рашат Якуп 20 окт 2011, 15:41 (UTC)[җавап бирергә]
Моннан соң википедиянең тирәнлеге хәзерге 51,3 тән 17 гә кадәр төшәргә мөмкин. Бу яхшы түгел, билгеле. Ләкин тора-бара ул тагын күтәреләчәк, чөнки сыйфатсыз мәкаләләр бетерелә бара, яңа мәкаләләр аз языла, үзгәртүләр саны арткан саен исә тирәнлек тә үсештә. Волапюкта тирәнлек исә 12,1. Ягъни без чынлап та аларга нык якынлашкан булачакбыз сыйфат буенча. --Marat Vildanov 20 окт 2011, 15:56 (UTC)[җавап бирергә]
Мин мондый мәгънәсез ботөстәлүләренә катгый каршы. Википедия - чүплек түгел, ә галактикалар турындагы мәгълүматлар әлеге этапта Татар Википедиясе өчен чүп булып тора. Мәсәлән, ул галактикалар турындагы мәкаләләр миңа, астрономия белән азмы-күпме шөгыльләнүче кешегә артык кирәк тә түгел. Вакыт җиткәч, барын да язарбыз. Ә әлегә безнең төп максат - мәҗбүри исемлеккә керүче 1000 мәкаләне сайланган мәкалә дәрәҗәсенә күтәрү булырга тиеш! --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 23 окт 2011, 16:30 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия финалга чыкты үзгәртү

"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды. Татар Википедиясе алар арасында =)--Рашат Якуп 21 окт 2011, 20:36 (UTC)[җавап бирергә]


Безнең конкурентлар:
«Татнет йолдызлары» — «Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия» номинацияcе

  1. Тел-күңел көзгесе http://sitdicova.blogspot.com/
  2. Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты http://altinumarta.narod.ru
  3. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Эльмира сайты http://33172.ucoz.ru
  4. Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайты http://meshabash.ru
  5. Байлар Сабасы гимназиясенең башлангыч сыйныфлар сайты http://sabaraduga.ucoz.ru
  6. Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе сайты http://qushlawich.ru
  7. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты http://tugan-tel.blogspot.com
  8. Дилүс сайты http://dilus-19.web-box.ru
  9. Аккүз мәктәбе http://dilus.rusedu.net
  10. Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты - "Туган телем - иркә гөлем" http://sarvarova.ucoz.ru
  11. Классташлар http://www.iglaikino.ru
  12. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызының сайты http://yakupova.my.ru
  13. Татар теле укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты http://tatartele2010.ucoz.ru/
  14. Түбән Көек урта мәктәбе сайты http://tkoek.ucoz.ru
  15. Тазбаш http://tazbash.ru
  16. Туган телдә данлап яшик җирне! http://rushania.ucoz.ru
  17. Мөслим төбәге фольклоры http://muslumfolklor.narod.ru
  18. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты http://muslum-tat.narod.ru
  19. Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты http://gzalilova.narod.ru
  20. ӘСәгыйди исемендәге Кошман урта белем бирү мәктәбе http://kushman-school.ru
  21. Башлангыч мәктәп http://zam-far.ucoz.ru
  22. Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты http://raushania.ucoz.ru
  23. Күңелле татар теле http://tatardeti.blogspot.com
  24. Татар Википедиясе http://tt.wikipedia.org

«Белем җәүһәрләре» — "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

  1. Татар Википедиясе http://tt.wikipedia.org (финалист)
  2. Каралама http://www.gimranov.com/wp/ (финалист)
  3. Күрше.ру http://kurshe.ru (финалист)
  4. Татар язучылары порталы http://adiplar.narod.ru (финалист)
  5. Татар Фантастикасы http://tatarfantast.moy.su (финалист)
  6. Кукмара районы Мәмәшир авылы сайты http://mamashir.ucoz.ru/ (финалист)
  7. Татарча интернет http://tatarnet.com
  8. Islam Wiki http://tt.islam.wikia.com
  9. Болгар чоры әдәбияты: "Кыйссаи Йосыф" http://kolgali.blogspot.com
  10. Әдәбият вики http://tt.adabiyat.wikia.com

--Zahidulla 23 окт 2011, 12:15 (UTC)[җавап бирергә]

Тантанага чакыру килде. Ул 2011 елның 29 октябре көнне 11.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узачак. Миннән тыш тагын берәр кемнең бару теләге бармы? Булса, хәбәр итегезче.--Рашат Якуп 27 окт 2011, 07:19 (UTC)[җавап бирергә]

Кем Казанда һәм аңа якын тора барырга киңәш итәм. --Zahidulla 28 окт 2011, 05:12 (UTC)[җавап бирергә]

Terms of Use update үзгәртү

I apologize that you are receiving this message in English. Please help translate it.

Hello,

The Wikimedia Foundation is discussing changes to its Terms of Use. The discussion can be found at Talk:Terms of use. Everyone is invited to join in. Because the new version of Terms of use is not in final form, we are not able to present official translations of it. Volunteers are welcome to translate it, as German volunteers have done at m:Terms of use/de, but we ask that you note at the top that the translation is unofficial and may become outdated as the English version is changed. The translation request can be found at m:Translation requests/WMF/Terms of Use 2 -- Maggie Dennis, Community Liaison 27 окт 2011, 01:21 (UTC)[җавап бирергә]

Теркәлмичә Татар Википедиясенә керсәң, һәрбитнең өске өлешендә Learn more about using Wikipedia for research дигән язу күреп була. Ул башка Википедияләрдә юк, бездә генә. Ничек бетерергә икән шуны? --Zahidulla 29 окт 2011, 07:12 (UTC)[җавап бирергә]

Кызык, мин теркәлмичә кереп карадым, күрмим. Битнең кайсы өлешендә икән ул? =)--Рашат Якуп 31 окт 2011, 18:00 (UTC)[җавап бирергә]
Өстә, уң якта. --Zahidulla 2 ноя 2011, 05:02 (UTC)[җавап бирергә]

Игезәкләр үзгәртү

Исәнмесез!

Минемчә, игезәк битләрдә урнашкан {{twinLAT}} һәм {{twinCYR}} шаблоннарында текст зурлыгын киметсәк, андый битләр матуррак күренер. Мисал өчен бу битләрне чагыштыра аласыз: стандарт, киметелгән; стандарт, киметелгән. --Timming 30 окт 2011, 10:42 (UTC)[җавап бирергә]

Зурлыгын киметеп кенә калмыйча, аларны бөтенләй бетерсәк — менә яхшы булыр иде. Сәбәп: «куланышта булмаган калып» (бер килер ул көн  ) --Zahidulla 31 окт 2011, 05:34 (UTC)[җавап бирергә]
Әйдәгез, әлегә Timming тәкъдим иткәнчә кечерәйтик, ә алдагысын күз күрер.--Рашат Якуп 31 окт 2011, 17:56 (UTC)[җавап бирергә]
  Эшләнде--Timming 1 ноя 2011, 19:19 (UTC)[җавап бирергә]

Киттем. үзгәртү

Бүген идарәче вазифасыннан киттем. Википедиядән гомумән киттем дияргә мөмкин. Барыгызга да рәхмәт!

Мои друзья мне всё прощали:
Дурной характер, спесь и лень.
Враги стреляли из пищали
И не давали спать весь день.
Всю ночь друзья оберегали
Меня от бурь, хандры, скорбей.
Враги – лишали всех регалий,
Что я собрал, как скоробей.
Друзей судьбина раскидала
На север, запад, юг, восток…
Враги всё рядом.
Всё им мало.
Всё ждут, чтоб кровью я истёк.
Друг издали письмо мне пишет:
Мол, как дела, как жив-здоров…
И только враг в затылок дышит –
Всё так же злобен и суров.
От друга я приму упреки,
За радость радостью воздам…
Но за полезные уроки
Дай Бог здоровья и врагам!

Википедия миңа күп нәрсә бирде. Кызганыч, мин аңа бик аз ярдәм итә алдым. Ярый, хәерлегә булсын! Википедиядә сирәк вакыт булса да катнашырмын, ләкин ТатВикинең эчке тормышыннан тулысынча китәм. Вәссәлүмәгәләйкүм! --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 31 окт 2011, 15:13 (UTC)[җавап бирергә]

Бик кызганыч. Википедиягә керткән өлешегез өчен барлык проект катнашучылары исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәм. Алга таба та мәкаләләр язарга вакыт табырсыз дип өметләнәм =)--Рашат Якуп 31 окт 2011, 17:57 (UTC)[җавап бирергә]

Google Translator үзгәртү

Гугл тәрҗемәчесе (сылтама: http://translate.google.ru/) татарча эшли башласын өчен без берәр нәрсә эшли алабызмы икән? Алар телләрне нинди критерийлар буенча сайлыйлар икән? --Marat Vildanov 31 окт 2011, 17:14 (UTC)[җавап бирергә]

Минем кайбер идеяләрем бар, тик аларны тормышка ашырыр өчен апрельне көтәргә туры килер («Интернет татарча сөйләшә» акциясен). Әлегә, башкаларның фикерләре булса, уйлап карыйк.--Рашат Якуп 31 окт 2011, 17:59 (UTC)[җавап бирергә]

Калыпларны мәкаләдә урнаштыру үзгәртү

Калыпларны теләсәң кайда урнаштыру — яхшы түгелдер. Минем уйлавымча, әгәр мәкаләне сез урнаштырган калып буенча бетереп булса, димәк аны текст өстенә урнаштырырга кирәк ({{дөреслеген тикшерергә}}, {{чистартырга}}), {{бетерергә}} һ.б.) әгәр яхшыртып кына булса — текст астына ({{викиләштерергә}}, {{рәсемнәр юк}} һ.б.). --Zahidulla 4 ноя 2011, 07:44 (UTC)[җавап бирергә]

Мин дә киттем үзгәртү

Мин дә Айдар артыннан проектта катнашуымны туктатам. Сәбәбе — җәй ахырында башка хезмәт урынына күчтем. Төп эшемдә күп уйларга туры килә (инженер-технолог). Өйдә дә, яңа эштә дә тирән уйлау — җиңел түгел. Бер юлы ике администраторны югалту, әлбәттә, начар күренеш. Китәчәгемне күптән белдем. Күп санлы яңа кулланучыларны өйрәтеп калдырырмын дип, хат язуны да оештырдым, Айдарга идарәче вазифасын тәкъдим иткәндә дә минем дәвамчым булыр, дип уйлаган идем. Икесе дә булып чыкмады, калыр да хәлем юк. Тулысынча китүем түгел — ара-тирә кергәләрмен, Татар Википедиясенең хәле начарайса, кайту ягын да карармын.

Татар Википедиясенең киләчәгенә өмет белән карыйм. Минем китү Татар Википедиясе өчен зур югалту булмасын иде дигән теләктә калам. Барлык википедиячеләргә рәхмәтемне белдерәм, әгәр берәр ничек үпкәләткән булсам, гафу итегез. Timming сүзләренә кушылам: «Татар Википедиясен үстерегез, үз арагызда талашмагыз. Көчебез - бердәмлектә.» Сау булыгыз! --Zahidulla 4 ноя 2011, 10:00 (UTC)[җавап бирергә]

Бик кызганыч. Тагын бер активистыбызны югалттык. Барлык википедиячеләр исеменнән Сезгә зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Проектка тагын кайтырсыз дигән теләктә калабыз.--Рашат Якуп 4 ноя 2011, 18:25 (UTC)[җавап бирергә]

Компьютер программасы синтаксисы үзгәртү

Ник безнең <source lang="pascal"> тегы эченә алынган текст кечерәк икән? Мәсәлән,

  1. Татар Википедиясе
  2. Рус Википедиясе

--Миннемуллин Булат 5 ноя 2011, 10:15 (UTC)[җавап бирергә]

Сез интернетта яңалиф (искесе) белән язылган сканланган иске текстлар беләсезме үзгәртү

Бер вакыт Айдар Шәйхи гарәп хәрефләре белән язылган, сканланган "шура" гәҗитен күрсәткән иде бугай, ә менә иске яңалиф тә бармы интернетта? --Qdinar 6 ноя 2011, 06:42 (UTC)[җавап бирергә]

( "шура": http://leb.nlr.ru/edoc/15802/Shura ) . --Qdinar 6 ноя 2011, 07:04 (UTC)[җавап бирергә]

Көрәш мәкаләсе төрки халыкларның милли көрәшенә багышланган. Аны башка исем астында күчереп, Көрәш мәкаләсен яңадан язарга кирәктер дип уйлыйм, русча Борьба мәгънәсенә туры китереп (ягъни барлык көрәш төрләрен үз эченә алырлык итеп). Тик көрәш мәкаләсен нинди яңа исем астында күчерергә икән? Нинди тәкъдимнәрегез бар, җәмәгать? --Marat Vildanov 7 ноя 2011, 05:35 (UTC)[җавап бирергә]

Көрәш (төрки халыклар)? --Тимерхан Галим 7 ноя 2011, 06:18 (UTC)[җавап бирергә]
«Милли көрәш» яисә «Татарча көрәш». Русча, инглизча --Derslek 7 ноя 2011, 06:57 (UTC)[җавап бирергә]
Милли көрәшкә күчерергә кирәктер, минемчә дә шулай булырга тиеш. Алайса күчерәм. Көрәш мәкаләсен исә яңадан киң мәгънәдәге көрәш турындагы эчтәлекле итеп язарга кирәк булыр. --Marat Vildanov 7 ноя 2011, 07:31 (UTC)[җавап бирергә]
"милли" сүзе дә "татар"ны гына аңлатмый. --78.138.176.205 10 ноя 2011, 15:45 (UTC)[җавап бирергә]

Переведите, пожалуйста үзгәртү

Здраствуйте! Вы не можете перевести на татарский вот эти предложения: Соблюдай тишину в библиотеке,не разговаривай громко. Бережно относись к библиотечным книгам, так как этими книгами пользуются и другие. --217.118.81.30 9 ноя 2011, 14:17 (UTC)[җавап бирергә]

Китапханәдә тынычлык саклагыз, кычкырып сөйләшмәгез. Китапханә китапларына *** ***, бу китаплар белән бүтәннәр дә куллана.--Миннемуллин Булат 9 ноя 2011, 18:28 (UTC)[җавап бирергә]
Что? Напишите по русски, пожалуйста--217.118.81.30 9 ноя 2011, 19:19 (UTC)[җавап бирергә]
Эх, это ответ. Извините, не понял--217.118.81.30 9 ноя 2011, 19:22 (UTC)[җавап бирергә]
Спасибо! --217.118.81.30 9 ноя 2011, 19:29 (UTC)[җавап бирергә]
Китапханә китапларына сакчыл карагыз, бу китапларны бүтәннәр дә куллана. --78.138.176.205 10 ноя 2011, 15:43 (UTC)[җавап бирергә]

Open Call for 2012 Wikimedia Fellowship Applicants үзгәртү

 

I apologize that you are receiving this message in English. Please help translate it.

  • Do you want to help attract new contributors to Wikimedia projects?
  • Do you want to improve retention of our existing editors?
  • Do you want to strengthen our community by diversifying its base and increasing the overall number of excellent participants around the world?

The Wikimedia Foundation is seeking Community Fellows and project ideas for the Community Fellowship Program. A Fellowship is a temporary position at the Wikimedia Foundation in order to work on a specific project or set of projects. Submissions for 2012 are encouraged to focus on the theme of improving editor retention and increasing participation in Wikimedia projects. If interested, please submit a project idea or apply to be a fellow by January 15, 2012. Please visit https://meta.wikimedia.org/wiki/Wikimedia_Fellowships for more information.

Thanks!

--Siko Bouterse, Head of Community Fellowships, Wikimedia Foundation 22 дек 2011, 03:08 (UTC)[җавап бирергә]

Distributed via Global message delivery. (Wrong page? Fix here.)