Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.

Кол Гали
Туган якынча 1183 ел
Хәзерге Татарстанның көнчыгыш өлешендә
Үлгән 1236 һәм 1240 еллар арасында
Биләр
Милләт татар-болгар
Һөнәре шагыйрь

Кол Гали́ (Qol Ğəli, якынча 1183 ел1236 һәм 1240 еллар арасында) – күренекле мөселман татар-болгар шагыйре, урта гасырлар татар әдәбиятына нигез салучы. Аның иң мәшһүр әсәре – «Кыйса-и Йосыф» поэмасы.

Кол Гали хәзерге Татарстанның көнчыгыш өлешендә туган дип санала. Болгар мәмләкәтендә, Хорезмда укый. Мәңгелек поэма 1233 елда языла. Биләр шәһәрен монголлар яулап алганда вафат булды дип санала.

Мирас үзгәртү

«Кыйса-и Йосыф» поэмасында Йосыф пәйгамбәр тормышы турында язылган. Поэма Утыз Имәни тарафыннан 1839 елда бастырылган.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү