Василий Халев

(Василий Халёв битеннән юнәлтелде)

Василий Халев, Василий Дмитрий улы Халёв[1] (рус. Халёв Василий Дмитриевич) (1913 елның 14 гыйнвары, Казан1944 елның 2 июле, ССРБ, Беларус ССР, Витебск өлкәсе, Полоцк) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган яугир, Т-34 танкы командиры, кече лейтенант. Советлар Берлеге Каһарманы (1945 елның 24 марты, вафатыннан соң).

Василий Халев
Туу датасы 14 гыйнвар 1913(1913-01-14)
Туу урыны Казан губернасы, Казан
Үлем датасы 2 июль 1944(1944-07-02) (31 яшь)
Үлем урыны ССРБ Беларус ССР, Витебск өлкәсе, Полоцк
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Танк гаскәрләре танк гаскәрләре
Дәрәҗә Калып:ССРБ, кече лейтенант
Җитәкчелек иткән танк командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены
[[commons:Category: Vasily Khalev Викиҗыентыкта|Василий Халев]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
В.Д. Халев Казанда укыган вакытта

1913 елның 14 гыйнварында Казанда (вариант: хәзерге Мари Ил Мари-Төрек районы Мариец (Шора) авылы[2][3]) эшче гаиләсендә туган. Башлангыч белем алган. 1935-1937 елларда Кызыл гаскәрдә хезмәт иткән. Армиядән соң Әләски авылында (1965 елдан бистә) яши һәм эшли. 1940 елдан башлап Бөек Ватан сугышы башланганчы Казанда башта пехота, аннары танк укуханәсендә өстәмә хәрби хезмәттә була. 1941 елның июненнән фронтта. 1944 елда әфисәр-танкистларның фронт курсларын тәмамлый. 1нче Балтыйк буе фронты 6нчы гвардия армиясе 23нче гвардия укчы корпусының 47нче аерым утсибәр полкында Т-34 утсибәр танкы (ОТ-34) командиры. Әлеге төр танкта конструкторлар туптан аста пулемет урынына дарылы автомат утсибәр корганнар, 100 л ягулык сыешлы (10 залпка җитәрлек) бак урнаштырганнар. Утсибәр 70 м га мазут һәм керосин катнашмасыннан гыйбарәт ут ялкыны сиптерергә сәләтле. Фронт сызыгында ОТ-34 танкы күренү белән дошман солдатлары, паникага бирелеп, окопларын ташлап кача торган була. Әгәр дошман снаряды утсибәр танкның бронясын тишсә, танк 20 минут буе сүнмәс факел булып яна.

Полоцкидан Витебскига баручы тимер юлны дошманнан азат иткәндә һәм пехотага Көнбатыш Двинага юл ачканда батырлык үрнәге күрсәтә. 1944 елның 1 июлендә В. Халев экипажы белән (экипажда 3 кеше) беренчеләрдән булып Полоцкига бәреп керә. Көнбатыш Двина аша салынган күперне яулаганда танк чылбырына дошман снаряды тия. Экипаж танкны ташламый, туптан һәм пулеметтан атып, сугыш кирәк-яраклары беткәч, гранаталар ташлап һәм утсибәр ялкыны белән дошманга каршы торуын дәвам итә. Кыю танкистларны әсир итә алмагач, фашистлар танкка ут төртә. Танк экипажы Витебск өлкәсе Полоцк шәһәрендә Ленин мәйданындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.

1945 елның 24 мартында ССРБ Югары шурасы президиумы фәрманы белән Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (вафатыннан соң).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
В.Д. Халев хөрмәтенә куелган Т-34/83 танкы. Полоцк

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Алексеевский район: история и современность (составители И.Х. Халиуллин, К.М. Низамутдинов). К.: Матбугат йорты, 2000. ISBN 5-89120-115-1
  2. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү