Василий Кандинский

Василий Васильевич Кандинский (1866 елның 4 (16) декабре, Мәскәү, Россия империясе1944 елның 13 декабре, Нёйи-сюр-Сен, Франция) — рус рәссамы һәм сынлы сәнгать теоретигы, абстракционизм нигезләрендә тора. «Синий всадник» төркеменә нигез салучыларның берсе.

Василий Кандинский
Туган телдә исем рус. Василий Васильевич Кандинский
Туган 4 (16) декабрь 1866[1][2][3][…]
Мәскәү, Россия империясе[4][5][6][…]
Үлгән 13 декабрь 1944(1944-12-13)[4][7][2][…] (78 яшь)
Нөйи-сүр-Сен, Франция[4][5][6]
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Neuilly-sur-Seine New Communal Cemetery[d][8]
Яшәгән урын Мәскәү
Нөйи-сүр-Сен
Одесса
Мүнхен
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[9]
 СССР[10][11]
Франция
 Алмания
Әлма-матер Мүнхен сәнгать академиясе[d], МДУның юридик факультеты[d] һәм Әдис сынлы сәнгать укуханәсе[d]
Һөнәре рәссам, университет профессоры, сәнгать теоретигы, укытучы, адвокат, иллюстратор, художник-гравёр, художник-график, архитектурный чертёжник, сәхнә бизәүче, дизайнер, сынчы, рәсемче
Эш бирүче Баухаус[d]
Җефет Нина Николаевна Андреевская[d]
Өйдәш Габриэль Мюнтер[d]

 Василий Кандинский Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Василий Кандинский Мәскәүдә коммерсант Василий Сильвестрович Кандинский (1832—1926) гаиләсендә туа.

 
Кандинский һәм аның мәчесе Васька. 1910 нчы еллар тирәсендә

Балачак елларында әти-әнисе белән Аурупа һәм Россия илләре буенча сәяхәт итә. 1871 елда гаилә Одесса шәһәренә күчә[12][13]. Биредә булачак рәссам 3 нче гимназияне тәмамлый, шулай ук сәнгать һәм музыкаль белем ала. 1885—1893 елларда (1889—1891 елларда тәнәфес белән) Мәскәү университетының юридик факультетында укый, профессор Александр Чупров җитәкчелегендә сәяси экономия һәм статистика кафедрасында шөгыльләнә, икътисад һәм хокукны өйрәнә. 1889 елда укуын сәламәтлеге торышы буенча туктата һәм 28 майдан 3 июльгә кадәр Вологда губернасының төньяк өязләре буйлап этнографик экспедиция ясый[14][15].

1892 елның августында Кандинский юридик факультетны беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлый һәм А. И. Чупров тәкъдиме буенча «профессорлар исеменә әзерлек һәм диссертация язу өчен» ике елга икътисад һәм статистика кафедрасында калдырыла[16]. 1895—1896 елларда Мәскәүдә «Товарищества И. Н. Кушнерёва и К°» типографиясенең сәнгать директоры булып эшли.

Рәссам карьерасын чагыштырмача соң — 30 яшьтә сайлаган. Нигездә, 1896 елда Мәскәүдә узган импрессионистлар күргәзмәсе йогынтысында була. 1895 елның ноябрендә ул үзенең фәнни җитәкчесе А. И. Чупровка «фән белән шөгыльләнүне калдырырга булдым», дип яза. 1896 елда Кандинский Дерпт университеты тәкъдим иткән приват-доцент урыныннан баш тарта һәм Мюнхенга рәсем сәнгатен өйрәнергә китә.

Кандинский Мюнхен рус сәнгать колониясе составына керә. 1897 елдан башлап Кандинский Антон Ажбе шәхси студиясендә рәсем сәнгатен өйрәнә, әмма анда үткәрелгән ике ел аңа канәгатьлек китерми[17].

1898 елда рәссам Көньяк рус рәссамнарының Одесса җәмгыяте күргәзмәләрендә катнаша.

1900 елда Кандинский Мюнхен сәнгать академиясенә укырга керә, анда 1901 елга кадәр Франц фон Штукта укый. 1900 елдан күп сәяхәт итә, Төньяк Африка, Италия, Франциядә була. Мәскәү рәссамнар берлеге күргәзмәләрендә катнаша. 1901 елда «Фаланга» сәнгать берләшмәсен оештыра[18], аның каршында мәктәп оештыра (Münchner Malschule Phalanx), анда укыта.

 
1908 елгы Мюнхен пейзажы

1909 елда экспрессионизм вәкилләре тарафыннан оешкан «Яңа Мюнхен сәнгать берләшмәсе» рәисе була[19].

1910 һәм 1912 елларда Кандинский шулай ук «Бубновый валет» сәнгать берләшмәсе күргәзмәләрендә катнаша[20]. «Мыслеформы » китабы йогынтысында 1911 елда «Рухи сәнгать турында» атаклы трактат яза. 1911 елда альманах һәм «Синий всадник» төркемен оештыра, аның әгъзалары танылган рәссам-экспрессионистлар Франц Марк, Алексей Явленский, Марианна Веревкина, Пауль Клее була.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, рәссам Габриэле Мюнтер белән аерыла һәм Мәскәүгә кайта. Алдагы елларда реалистик һәм ярымабстракт, нигездә, пейзажлар өстендә эшли. 1917 елның 11 февралендә Нина Николаевна Андреевскаяга өйләнә.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Кандинский актив рәвештә җәмәгать эше белән шөгыльләнә: һәйкәлләрне саклауны оештыруда, рәсем сәнгате музее һәм Россия сәнгать фәннәре академиясе булдыруда катнаша, Югары сәнгать-техник остаханәләрдә укыта. 1918 елда «Ступени» автобиографик китабын нәшер итә. 1918—1919 елларда Халык мәгариф комиссариатының ИЗО бүлегенең сәнгать коллегиясе әгъзасы була. 1919—1921 елларда — Бөтенроссия сатып алу комиссиясе рәисе, галим консультант һәм репродукция остаханәсе мөдире, чакырылган профессор сыйфатында Мәскәү университетында «Заманча сәнгать» курсын укыган. Кандинский шулай ук РАХН вице-президенты итеп сайлана.

 
В. В. Кандинский хөрмәтенә РФ Банкының истәлекле тәңкәсе, 1994

1921 елның декабрендә Кандинский РАХН бүлеген оештыру өчен Берлинга китә. Алманиядә рус сәнгатенең беренче күргәзмәсендә катнаша. Берлинда Василий Кандинский рәсем сәнгатен укыта башлый, ә 1922 елның җәеннән «Баухаус»та эшли, мәктәпнең күренекле теоретигы була. Сугышара чорда Кандинский абстракт сәнгате лидерларының берсе буларак бөтендөнья танылуын ала.

1928 елда рәссам алман гражданлыгын кабул итә, ләкин 1933 елда хакимияткә нацистлар килгәч һәм «Баухаус»ны япкач, Парижга эмиграцияләнә. 1939 елда Василий Кандинский француз гражданлыгын кабул итә. Ул 1944 елның 13 декабрендә Парижның Нейи-сюр-Сен шәһәрендә вафат була. Нёйи яңа зиратында җирләнгән.

1946 елдан 1961 елга кадәр Парижда рәссамның тол хатыны инициативасы белән Кандинский премиясе тапшырыла (Россия Федерациясендә, заманча сәнгать өлкәсендә ел саен үткәрелә торган Милли премия буларак, 2007 елда яңадан торгызыла). 1976 елда Нина Кандинская «Кандинский һәм мин» дигән истәлекләр китабын бастыра. Рәссамның күп эшләрен Парижның Помпиду үзәгенә васыять иткән.

2017 елның июнендә «Сотбис» аукционында 22 минут эчендә Кандинский эше өчен ике тапкыр рекорд куела: «Мурнау — яшел йорт пейзаж белән» 26,7 млн долларга сатып алынган, ә 1974 елга кадәр Третьяков галереясендә эленеп торган «Ак сызыклы рәсем» 42 млн долларга сатыла[21].

 

 
Мемориаль такта

Шәхси күргәзмәләр үзгәртү

  • 1989 — «Василий Кандинский. Первая советская ретроспектива».
  • 2011—2012 — «Кандинский и „Синий всадник“», А. С. Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музее, Шәхси коллекцияләр бүлеге, Мәскәү, 2011 елның 5 октябре — 2012 елның 15 гыйнвары[22]
  • 2016 — «Василий Кандинский и Россия». Дәүләт рус музее, Бенуа корпусы. 2016 елның 22 сентябре — 2016 елның 4 декабре. Кандинскийның тууына 150 ел тулуга багышланган күргәзмә составына, аның рәсеме, графика һәм автор фарфоры белән бергә, танылган замандашларының эшләре дә кертелгән[23].

Хәтер үзгәртү

  • 1995 елда Одессада Кандинский көннәре кысаларында, рәссам яшәгән Дерибасовская урамындагы 17 нче йортта мемориаль такта ачыла[24].
  • 2007 елда Россиядә ел саен тапшырыла торган Кандинский премиясе гамәлгә куела.
  • 2012 елның 6 августында Кандинский хөрмәтенә Меркурий кратеры атала[25].
  • Аэрофлотының Airbus A319 (VP-BUN) самолеты «В. Кандинский» исемен йөртә.
  • 2016 елда Мәскәүдә Кандинский урамы барлыкка килә.
  • 2016 елның 2 сентябрендә Одесса йолдызлары аллеясында Василий Кандинскийның йолдызы барлыкка килә[26].
  • Израильдә Кирьят-Ата шәһәрендә шәһәр урамнарының берсе Василий Кандинский исемен йөртә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://rkd.nl/explore/artists/43433
  2. 2,0 2,1 Vasili Vasileevich Kandinsky
  3. Wassily KandinskyOUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Кандинский Василий Васильевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Artnet — 1998.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 RKDartists
  7. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  8. 8,0 8,1 https://www.landrucimetieres.fr/spip/spip.php?article1287
  9. http://www.hist.msu.ru/departments/8839/research/publications/detail.php?ELEMENT_ID=16187
  10. https://www.nytimes.com/2001/08/12/arts/art-architecture-a-saboteur-wielding-explosive-colors-and-images.html
  11. Museum of Modern Art online collection
  12. Доска Василию Кандинскому
  13. В. В. Кандинский в биографическом справочнике «Они оставили след в истории Одессы»
  14. Кандинский В. В. Избранные труды по теории искусства: В 2-х т. Издание второе, исправленное и дополненное/ Под ред. Н. Б. Автономовой, Д. В. Сарабьянова, В. С. Турчина. Т. 2. 1918—1938. М.: Гилея, 2008. — С. 365—393, 427—438; (2008, тираж 1500 экз.)
  15. Северюхин Д. Я., Лейкинд О. Л. Художники русской эмиграции (1917—1941). Биографический словарь. Санкт-Петербург, 1994. — С. 232.
  16. Диплом выдан В. В. Кандинскому на руки 8 октября 1893 года: Турчин, 1993, с. 196.
  17. Сарабьянов Дмитрий, Автономова Наталия. Василий Кандинский. — М.: Галарт, 1994. — 238 с. — 5000 экз. — ISBN 5-269-00880-7.
  18. Фаланга.
  19. «Новое мюнхенское художественное объединение» («Новая ассоциация художников»).
  20. А. Д. Сарабьянов. «Бубновый валет» (Общество художников «Бубновый валет»).
  21. Линии партии — Огонек № 25 (5521) от 09.07.2018
  22. Балаховская Фаина. «Кандинский и „Синий всадник“» // Артхроника.
  23. Василий Кандинский и Россия
  24. «СЕМЬЯ КАНДИНСКОГО» ВПЕРВЫЕ СОБРАЛАСЬ В ОДЕССЕ.(үле сылтама)
  25. Kandinsky — на сайте рабочей группы МАС по номенклатуре планетной системы
  26. Одесский художественный музей. Открытие новых имен на Аллее Звезд Одессы.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү