Бәхәс:Колхоз

Соңгы шәрех: 7 ел элек элек Derslek язды
« Тел системасы тарихи яктан үзгəрешсез калмый. Бу хəл тел компонентларының система буларак ачык булуы белəн бəйле. Менə шуңа күрə дə телдə туып Һəм үсеп баручы элементлар була. Тел системасына бары тик аның талəплəренə җавап бирə торган яңа компонентлар гына үтеп керə ала. Мəсəлəн, 30 елларда татар теленə рус сүзлəрен алмас өчен, татарча яңа сүзлəр ясый башладылар: күмхуҗ, бəрмəче, ут көймəсе Һ.б. Лəкин тел системасы бу сүзлəрне кабул итмəде.[1]
»


« Киң катлам халык массаларына аңлашылмый, «барып җитми» торган сүзләр белән эш иткәндә шулай ук чама хисе кирәк... Архаизмнар, ягъни искергән атамалар (ислах — реформа, шивә — диалект, мөгаллим — укытучы) халык телендә шулай ук киң чагылыш тапмый... Безнең телдә рус теленнән кергән алынмалар да байтак. Күпләр, бигрәк тә филолог галимнәребез, аларның рус теленнән кергән килеш язылуын тәнкыйть итәләр. Уңышлы һәм телебезгә ярашлы дигәннәрен нигә әле кулланмаска? Тупас яисә авыр яңгырый торганнарын үз телебезгә тәрҗемә итү дә бик мәслихәт. Әйтик, шайба — алка, болельщик — җанатар, вертолет — боралак. Ә инде заманында «колхоз» сүзен «күмхуҗ» дип аударырга тырышулар бары ирония тудыра. [2]
»

Күмхуҗ итеп күчерүгә Каршы:

  1. көндәлек татар телендә колхоз күпкә ешрак кулланыла,
  2. бар төрки һәм башка телләрдә бу ССРБ мәдәниятенең тарихи вәзгыятен тасвирлаучы термин нәкъ «колхоз» итеп яңгырый.--frhdkazan (бәхәс) 9 гый 2017, 12:43 (UTC)Җавап бирергә

Риза Татар әдәбиятында күмхуҗ (күмәк хуҗалык) термины кулланыла 1, димәк бу әдәби телдә кулланыла торган сүз. ТатВикидә татар сүзләренә Һаман өстенлек бирелә, аеруча татар әдәбиятында сылтама булган очракта. Татарча күмәк хуҗалык була, коллективное хозяйство - татарча түгел, монда Татар Википедиясе.--Kitap (бәхәс) 9 гый 2017, 19:39 (UTC)Җавап бирергә

Бу терминны үз туган телләренә тәрҗемә итмичә язган ингл. kolkhoz, төр. Kolhoz, фр. Kolkhoze, пол. Kołchoz, кат. Kolkhoz, лат. Kolhozs, таҗ. Колхоз, үзб. Kolxoz) һәм башка коллегаларыбызга да хата кылганнарын аңлатырга дөрес булмасмы? ингл. Sputnik, рус. принтер, тат. смартфон һәм башка күп очракларында да ялгыша түгелме күпчелек дөнья халкы?--frhdkazan (бәхәс) 9 гый 2017, 20:31 (UTC)Җавап бирергә
* Бездә соңгы вакытта татарчалаштыру ниндидер имгәк формага кереп китте: мөһәндис, Берис, Питраграт һ.б. «Татарлаштыру»га «хөкем ителгән» терминны үзгәртү белән канәгатләнмичә, аны бот ярдәмендә барлык мәкаләләрдән йолкып алуга җиттек. Шуңа күрә Каршы. Чама хисен белергә кирәк. --Derslek (бәхәс) 11 гый 2017, 13:23 (UTC)Җавап бирергә



Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ф.С.Сафиуллина. Иҗтимагый күренеш буларак тел §5. Система буларак тел // ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕНƏ КЕРЕШ. Югары уку йортларыны филология факультеты студентлары өчен дəреслек. — Казан: Тарих, 2001. — Б. 297. — 19 б.
  2. Рашат Низами (2016-10-05). «Сүзләр картаямы?..». Безнең мирас. Проверено 2017-01-09.
«Колхоз» битенә кире кайту.