Бәхәс:Евромәйдан

Соңгы шәрех: «Тагын ышанычсыз чыганаклар турында» темасында 8 ел элек элек Kitap язды

- frhdkazan (бәхәс) 2 мар 2014, 14:33 (UTC)Җавап бирергә

    • Украинадагы вакыйгаларга беръяклы карашны беләсегез килсә, «ящик»ны кушып җибәрү дә җитә, хөрмәтле әфәнде. Хәер, кеше сүзен аңлый торган булсагыз иде... - Derslek (бәхәс) 2 мар 2014, 15:23 (UTC)Җавап бирергә

Дерслек, сез бу "ящик"тән аерылып тормыйсыз, анда үзәк пропаганда, монда мәйдан, а ля Дерслек пропагандасы. Бу мәкалә объектив түгел мәйданчы ялганына таянган мәгълүмат, хәтта чын төшерелгән фото монда куерга тыела икән, чын диктатура булып чыга. Википедия кагыйдәләре буенча төрле карашлар тасвирланырга тиеш, ә монда бер караш гына тәкъдим ителә, бу Википедия кагыйдәләрен боза. --Kitap (бәхәс) 2 мар 2014, 15:37 (UTC)Җавап бирергә

Kitap, нигә сез мәкаләне нейтралсез дип уйлыйсыз? Ике як та начар дип тә, яхшы дип тә күрсәтелмәгән бит, каян алдыгыз моны? Вакыйгалар барышы гына сурәтләнгән. Моны берничек тә сәяси цензура дип атап булмый. Бандера исә монда Гитлерны яклаучы түгел, ә күберәк украин халкы азатлыгы өчен көрәшүче буларак кулланылгандыр. Күптән түгел, чит илдәге рус чиркәве дә атеистик Совет властенә каршы чыгучы кайбер гитлерчыларны яхшы яктан тасфирлады, шуннан чыгып рус чиркәвен гитлерчы дип атап булмый бит.--Ilnur efende (бәхәс) 6 мар 2014, 06:23 (UTC)Җавап бирергә

Ilnur efende, Дерслек мин язган мәкаләдән шиксез фактларны юк итте: Янукович белән оппозиция чит ил вәкилләре катнашында килешү төзеде, чит ил вәкилләре гарантияне дә бирде, соңрак оппозиция (батькивщина, Свобода, Удар) шушы килешүне үтәмәде, бозды. Бу шиксез факт, калганнары "соң", "иртә" - юридик булмаган эмоция. Канун ул канун, килешү төзелде, үтәлергә тиеш. Килешүне үтәмәгән як (оппозиция) кануннан тыш чыга, аларның хакимияткә килү ысулы легитим түгел булып чыга. Тагы да Дерслек мәкаләдән "Инкыйлаб штабы"на беркетелгән Степан Бандера сурәтен юк итте, бу чын фото, ул фотошопта ясалмаган, сылтамалар да китерелгән. Кем ул Бандера, укучы үзе аңласын, ләкин фактларны яшерергә ярамый. Җитмәсә соңгы мәгълүмат буенча "Эстониянең чит ил эшләре министры Урмас Паэт һәм Аурупа дипломатиясенең башлыгы Кэтрин Эштон арасында эләктереп алынган телефон сөйләшүе буенча киевлеләрне мәйдан тарафдарларыннан снайперлар үтергәннәр" мәгълүматы ачыкланды, шушы мәгълүматны "яклау" сәбәпле өсти алмыйм. Шулай итеп, хәзер Википедия - Ирек Энциклопедия ме?--Kitap (бәхәс) 6 мар 2014, 09:23 (UTC)Җавап бирергә

Kitap, мәкаләне бүген ачкан идем бит. Һәм мәйдан тарафтарлылармы, юкмы икәне дә ачык түгел, бары оппозитсия җитәкчеләренең берсе аларны яллаган булуы ихтимал дип кенә баралар. Төгәл әйтүче юк.--Ilnur efende (бәхәс) 6 мар 2014, 15:12 (UTC)Җавап бирергә


Ilnur efende, Дерслек хәзер үк яңадан аңа ошамаган мәгълүматны юк итеп мәкаләгә цензураны урнашырды. Илнур, нейтраль арбитр буларак шушы юрамасына бәя бирегез һәм кирәк булса төзәтегез.--Kitap (бәхәс) 7 мар 2014, 08:36 (UTC)Җавап бирергә

Ышанычсыз чыганаклар дип бетерелгән мәгълүмат үзгәртү

АКШ һәм Аурупа берлеге оешмалары тарафыннан яшерен финансланганы турында мәгълүматлар бар.[1][2][3][4][5][6]

  1. US and EU Are Paying Ukrainian Rioters and Protesters — Paul Craig Roberts, February 17, 2014. Искәрмә: Доктор Пол Крейг Робертс - элек АКШ казначействосы башлыгы ярдәмчесе һәм The Wall Street Journal бизнес-журналы редакторы буларак хезмәт күрсәткән шәхес.
  2. Dozens Killed In Ukraine's (Not Quite) Civil War, White House Outraged Again, February 21, 2014: "Germany is now starting the funding of the “rebels” as is the USA. "... "Of course there was funding for “promotion” selling the EU deal to the people coming from Germany and the EU. But this was more directed into a marketing campaign that filled the cities with signs and posters. That was NOT funding that was going in with the expectation of civil war." - Тәрҗемә: Алмания хәзер АКШка ияреп (Евромәйдан) гыйсьянчыларны финанслауга керешә... Әлбәттә, Аурупа Берлеге белән килешүне имзалауга таба тәэсир итү өчен Алмания һәм АБ дәрәҗәсендә финанслау булган иде. Бу акчалар күбесенчә маркетинг кампаниясенә юнәлде: шәһәрләрне белдерүләр һәм постерлар белән тутыру кебек. Тик бу финанслау ватандашлар сугышы булачак дип ясалМАган иде. -Искәрмә: www.zerohedge.com - халыкара хиссәләр (акцияләр) базарларына тәэсир итә алырлык хәбәрләрне критик бәяләүгә багышланган мәкаләләрне җыю платформасы..
  3. Meet the Americans Who Put Together the Coup in Kiev, by Steve Weissman, Ron Paul Institute, March 26, 2014. Тәрҗемә: Киевтагы фетнәне оештырган американнар белән танышу.
  4. The Nation: Distorting Russia. How the American media misrepresent Putin, Sochi and Ukraine. By Stephen F. Cohen, February 11, 2014. Тәрҗемә: The Nation газетасы: Русияга пычрак ату. Американ массакүләм мәгълүмат чараларының Путин, Сочи һәм Украина турында ялганнары.
  5. George Soros admits to funding the Ukraine crisis, MAY 27, 2014. Тәрҗемә: Джордж Сорос аның финанславы Украинадагы хөкүмәтне төшерүгә һәм урын алган масс үтерүләргә бәйле булуын раслады. CNN-интервьюның тулы тексты (инглизчә).
  6. YouTube'ка йөкләнгән видео - Victoria Nuland's Admits Washington Has Spent $5 Billion to "Subvert Ukraine", Feb.9, 2014 speech
  • журналистларга шәхси сайтлар яки блоглар тотарга тыелмаган, ләкин рәсми басма номеры белән журналистның шәхси язмалары арасында зур аерма бар. Журналист блогында үз фикерен белдерә, әйтик берәр светский гайбәт турында, ләкин моны ул эшләгән басманың позициясе дип атарга ярамый. Гомумән, м-ны ышанчычлы чыганаклардан табарга өйрәнегез. --Derslek (бәхәс) 12 авг 2014, 04:42 (UTC)Җавап бирергә

Тагын ышанычсыз чыганаклар турында үзгәртү

Бу төзәтмәгә карата: [1]. Сары матбугат сәяси темаларда ышанычлы чыганак була аламы? --Derslek (бәхәс) 29 июн 2015, 09:02 (UTC)Җавап бирергә

Бу гәҗитләрнең сары матбугат булганын кем сезгә әйтте? Бу рәсми матбугат, аларның мәгълүматы Обама CNN каналына интервью нигезендә алынган.

  • http://www.1tv.ru/news/polit/276884 Барак Обама признал, что Вашингтон причастен к госперевороту на Украине
  • http://www.vesti.ru/doc.html?id=2321411 Обама признал участие США в украинском госперевороте
  • http://www.rg.ru/2015/02/02/priznanie-site.html Президент США Барак Обама подтвердил всему миру то, о чем Россия многократно упоминала в связи с событиями на Украине: Вашингтон принимал непосредственное участие в подготовке госпереворота в Киеве.
  • http://www.youtube.com/watch?v=UnCflh2Y1mQ Обама признал участие США в госперевороте на Украине.

һ.б.

Әлбәттә бу Русия яклы матбугат һәм шушы искәрмә белән мәкаләгә куелырга мөмкин. Обама үзе болай әйтте (туры тәрҗемә): "Украинадагы хакимият күчү вакытында АКШ арадашчы буларак роль уйнады".http://www.youtube.com/watch?v=QK1vzWE475w

--Kitap (бәхәс) 29 июн 2015, 11:04 (UTC)Җавап бирергә

  • Әлеге сайттан алынган заголовоклар белән дәвам итәм:
  1. Украина как страна уверенно идет ко дну
  2. Украина - жертва глобальных корпораций и PR?
  3. Украина: У руля встали полублатные хуторяне
  4. Украину приговорили к скорому дефолту
  5. Первый месяц лета кончится для Украины дефолтом?
  6. Совбез Украины грозит забрать российскую Кубань
  7. Украина: с новым, 1937-м годом!
  8. Украина - шанс Европы не стать колонией США

Әлеге ресурсның Украинага мөнәсәбәте бик матур чагыла, аны берничек тә объектив яки нейтраль дип булмый. Минемчә, ул басманы ифрат та җавапсыз, мәкерле, ахмак кешеләр тота. Булган хәлләрне резин урынына тартып-сузып утыралар шунда. Калган чыганакларыгыз да шуннан ары ерак китмәгән. Әйтик, Российская газета сайтындагы материал - ул шәхси блог. Бу хәл сезнең чыганакларга карата талымсызлыкны күрсәтә. Башка чыганаклар тапсагыз, алар турында биредә фикер алышырга тәкъдим итәм - Derslek (бәхәс) 29 июн 2015, 12:29 (UTC)Җавап бирергә

Мин китерелгән язма бик нейтраль булды: 2015 елда АКШ президенты Барак Обама CNN каналына биргән интервьюсында: "Украинадагы хакимият күчү вакытында АКШ арадашчы буларак роль уйнады" дип әйтте [1] [2]. Русия яклы рәсми матбугат чаралары Обама әйткәнен АКШның Евромәйданда һәм дәүләт түнтәрелешендә катнашканын таныганы дип бәяләде [3][4][5][6]

Обама CNN каналына биргән интервьюсының сүздән сүз тәрҗемәсе: "Украинадагы хакимият күчү вакытында АКШ арадашчы буларак роль уйнады". - бу чын мәгълүмат. Ярар Русия яклы матбугат чараларына сез ышанмыйсыз (ләкин бу Википедиядә тыелган цензура, укучылар үзеләр ышанычлы телеканал була-булмавын беләләр, алар урынына карар итмәгез), тик Обама әйткән сүзләрне ник юк итәсез?--Kitap (бәхәс) 29 июн 2015, 12:48 (UTC)Җавап бирергә

  • Сез хәзер бутыйсыз ике бик тә төрле нәрсәне: дипломатик арадашчылыкны һәм «дәүләт түнтәрелеше»н оештыруны. Сайлаулы дәүләт башлыгының илдән качкан вакытта хакимиятне тыныч юл белән тапшыру - ул түнтәрелешме? Сез китергән ММЧлары Обаманың бер җөмләсен алып, үзләре теләгәнчә рәхәтләнеп чәйнәгәннәр: аларның заголовоклары - бармактан суырылган фантазия. - Derslek (бәхәс) 29 июн 2015, 13:09 (UTC)Җавап бирергә
  • Мин тәрҗемә итеп тик "арадашчы" дип яздым, бу Обама әйткәненең сүздән сүз тәрҗемәсе, ә "дәүләт түнтәрелеше" - бу Русия яклы рәсми матбугат чараларының бәяләре, аларның карашы. Обама сүзләре тәрҗемәсен калдырырга кирәк иде, ә Русия яклы матбугат чаралары бәяләрен куймыйча була (ләкин минемчә барлык бәяләр куерга мөмкин, тик искәрмәләр белән: бу Русия яклы, бу Украина яклы, бу ЕС, АКШ яклы карашы һ.б.).--Kitap (бәхәс) 29 июн 2015, 13:24 (UTC)Җавап бирергә
  1. http://www.youtube.com/watch?v=jn34QmNRG-Y
  2. http://www.1tv.ru/news/polit/276884
  3. http://www.1tv.ru/news/polit/276884 Барак Обама признал, что Вашингтон причастен к госперевороту на Украине
  4. http://www.vesti.ru/doc.html?id=2321411 Обама признал участие США в украинском госперевороте
  5. http://www.rg.ru/2015/02/02/priznanie-site.html Президент США Барак Обама подтвердил всему миру то, о чем Россия многократно упоминала в связи с событиями на Украине: Вашингтон принимал непосредственное участие в подготовке госпереворота в Киеве.
  6. http://www.youtube.com/watch?v=UnCflh2Y1mQ Обама признал участие США в госперевороте на Украине
«Евромәйдан» битенә кире кайту.