Бердах
Бердах (әдәби псевдоним, чын исеме Бирдеморат Каргабай улы, каракалп. Berdaq, Бердақ) (1828, Хивә ханлыгы, Ак Кала — 1901, хәзерге Каракалпакстан) — шагыйрь, каракалпак әдәбиятына нигез салучыларның берсе.
Бердах | |
---|---|
Бердах (Каргабай улы Бирдеморат) (1828-1901) | |
Тугач бирелгән исеме: | Бирдеморат Каргабай улы |
Псевдонимнар: | Бердах шагыйрь, Бердах бахсы |
Туу датасы: | 1828 |
Туу урыны: | Хивә ханлыгы, Муйнак төбәге, Ак Кала |
Үлем датасы: | 1901 |
Үлем урыны: | Каракалпакстан |
Милләт: | каракалпак |
Ватандашлык: | Хивә ханлыгы→ Русия империясе |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь |
Жанр: | әйтеш, такмак, шигырь |
Иҗат итү теле: | каракалпак теле |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1828 елда[1] Арал диңгезенең көньягындагы Ак Кала бистәсендә (хәзерге Каракалпакстанның Муйнак районы) балыкчы гаиләсендә туган. 10 яшендә тулы ятим кала. Белем алу нияте белән, мәдрәсәле Хивә, Бохара шәһәрләрендә була, ләкин мәдрәсәдән куыла, үзлегеннән гыйлем эсти.
1901 елда вафат була һәм Караком ишан каберенә җирләнә.
Иҗаты
үзгәртүКечкенәдән туйларда, бәйрәмнәрдә такмак әйтеп катнаша. Халык аның тапкыр сүзләрен яттан сөйли.
Мәдрәсәдә укыганда Көнчыгыш поэзиясе, бигрәк тә үзбәк, таҗик, төрекмән шагыйрьләре (А. Нәваи, Мәхтүмколый Фраги һ. б.) иҗаты белән таныша[2].
3 мең юллык «Ахмак патша» поэмасында тормышның тигезсезлегенә нәфрәтләнә, халкының язмышы өчен борчыла.
Әсәрләре үз вакытында язылып алынмаган. 1903 елда кайбер әсәрләрен («Булмады», «Диңгез балыгын бирмәде», «Кем әйтер», «Эзләдем», «Салым», «Яшь киленгә» һ.б.) Петербург университетының шәрык бүлеген тәмамлап, Амудәрья административ үзәгендә хезмәт иткән И.А. Беляев халыктан язып ала. 1917 елда «Шәҗәрә» исеме белән бастыра.
Әсәрләре 1941 елда китап булып басыла.
1977 елда (тууына 150 ел тулу уңаеннан), сайланма әсәрләре рус теле, төрекмән, үзбәк, казакъ телләрендә басыла.
Портреты
үзгәртү1950 елда Мәскәү рәссамы Б.Д. Каменов Бердахның оныгы Сәетназарга карап, шагыйрьнең портретын ясый. Соңрак Б. Каменов ясаган сурәтне файдаланып, рәссам Җ. Бирдеморатов ясаган портреты Бердахның рәсми образы дип раслана һәм хәзер дә файдаланыла [3].
Хәтер
үзгәртү- 1992 елда Каракалпак дәүләт университетына (элекке Т.Г. Шевченко исемендәге Каракалпак дәүләт педагогия институты, 1976 елдан Нөкис дәүләт университеты) Бердах исеме бирелгән[4].
- 1998 елда Нөкистә Бердах музее ачылган.
- Нөкистә һәйкәл куелган.
- 1960 еллардан Каракалпакстан дәүләт премиясе Бердах исемен йөртә.
- 2004 елдан 27 ноябрь Бердах көне итеп билгеләп үтелә.
- Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урамга исеме бирелгән.
Әдәбият
үзгәртү- Арал дулкыннары. Каракалпакстан язучыларының әсәрләре (төзүче Лирон Хәмидуллин). Казан: ТКН, 1981.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Ауразика форумы»нда шулай
- ↑ texts.news сайтында, archived from the original on 2017-02-27, retrieved 2016-10-11
- ↑ Каракалпак дәүләт университеты сайтында, archived from the original on 2017-01-03, retrieved 2016-10-11
- ↑ «Мой город» сайтында, archived from the original on 2017-09-07, retrieved 2016-10-11