Бенито Хуарес, Бенито Пабло Хуарес Гарсиа, исп. Benito Pablo Juárez García (1806 елның 21 марты, Мексика, Оахака штаты1872 елның 18 июле, Мексика, Мехико) — Мексика сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе. Мексиканың милли Каһарманы. 18581872 елларда Мексика президенты.

Бенито Хуарес
49нчы Мексика президенты
Вазыйфада
1858 елның 19 гыйнвары – 1872 елның 18 июле
Аңа кадәр Игнасио Комонфорт
Дәвамчысы Себастьян де Техада
Шәхси мәгълүмат
Туган 21 март 1806(1806-03-21)
Мексика Оахака штаты Гелатао-де-Хуарес
Үлгән 18 июль 1872(1872-07-18) (66 яшь)
Мексика Мехико
Сәяси фирка МЛФ
Җефет Маргарита Маза[d]
Белем Фән һәм сәнгатьләр институты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Президент булганда төшерелгән фотосы
 
Сеңлесе Нела (с) һәм хатыны Маргарита (у) уртасында

1806 елның 21 мартында Мексиканың Оахака штаты индеецлар авылында (хәзерге Гелатао-де-Хуарес шәһәрендә) туган. 12 яшендә Оахака провинциясе үзәге Оахака шәһәренә килә. Китап төпләүчедә эшләп, үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан руханилар семинариясенә укырга керә. «Хокук белгече» белгечлеге буенча Фән һәм сәнгать институтын тәмамлый (1831). Муниципалитетка киңәшче, Оахака провинциясе конгрессына депутатат итеп сайлана.

1836 елда адвокат дипломы ала. Беренче эше уңышсыз төгәлләнә. Җирле руханиның тиешсез салым җыюыннан судка зарланган шәһәр кешеләрен якларга алынгач, аның үзен «халыкны фетнәгә котырта» дип, төрмәгә ябалар.

1841-1847 елларда казый, 1847-1852 елларда Оахака штаты губернаторы. 1846-1848 елларда АКШ-Мексика сугышында катнаша. 1852 елда Фән һәм сәнгатьләр институты директоры, профессоры. Ватандашлар хокукыннан укыта.

1853-1854 елларда, диктатор Антонио де Санта-Анна эзәрлекләвеннән качып, АКШта, Яңа Орлеан шәһәрендә мөһаҗирлектә яшәргә мәҗбүр була, анда тәмәке фабрикасында эшли, инглиз телен өйрәнә, конституцион хокук буенча белемен арттыра.

1854 елда Мексикага кайта, генерал Хуан Альварес гаскәренә языла. 1855 елда Антонио де Санта-Анна хакимияттән бәреп төшерелгәч, яңа президент Хуан Альварес төзегән либераллар хөкүмәтендә юстиция, халык мәгарифе һәм чиркәү эшләре министры була. 1855 елның ноябрендә илнең барлык ватандашларын тигез хокуклы дип танучы, чиркәүне дәүләттән аерган «Хуарес кануны»н кабул иттерүгә ирешә. 1857 елның сентябрендә көченә кергән илнең яңа конституциясен төзүдә катнаша. «Мексика — эчке эшләрендә мөстәкыйль булган штатлардан торган демократик дәүләт» дип игълан ителә. Шәхси милек кагылгысыз дип табыла, сүз иреге, матбугат иреге, җыелышлар иреге вәгъдә ителә, колбиләүчелек тыела.

1857 елның ахырында конституциягә каршы көчләр (консерваторлар) либераллар хакимиятенә каршы фетнә күтәрә. Мексикада Ватандашлар сугышы башлана, консерваторлар башкаланы, армияне кулга төшерә. Президент Игнасио Комонфорт илне ташлап киткәч, вице-президент, эчке эшләр министры һәм Югары суд рәисе булган Хуарес хакимиятне үз кулына ала, башкаланы Веракруска күчерә, илнең төньяк-көнбатыш штатларын кулында тота. Католик чиркәве һәм Аурупа дәүләтләре фетнәчеләрне якласа, 1859 елда АКШ Хуаресны легитим президент дип таный. Бенито Хуарес АКШ президенты Авраам Линкольн белән дуслаша. 1861 елда либераллар гаскәре башкаланы ала, сугыш туктала, консерваторлар өчен амнистия игълан ителә. 1861 елның мартында Хуарес легитим рәвештә ил президенты итеп сайлана.

Ватандашлар сугышы вакытында фетнәчеләр хөкүмәте Швейцария банкыннан алган бурычны Хуарес хөкүмәте кире кайтарудан баш тарткач, Бөекбритания, Испания һәм Франция гаскәре илгә һөҗүм итә һәм Веракрусны ала. Гаскәриләре сары бизгәктән интеккән Испания белән Бөекбритания 1862 елда илдән гаскәрен чыгара. Франция берүзе һөҗүмне дәвам итә, барлык зур шәһәрләрне ала. Наполеон III фәрманы белән Максимилиан I Габсбург Мексика императоры итеп игълан ителә.

АКШ басымы астында Франция гаскәрен илдән чыгарырга мәҗбүр була. 1867 елда Хуарес башкалага кайта, монархияне юкка чыгара, президент итеп сайлана. 1871 елда конгресс тарафыннан янәдән президент итеп сайлана. Тыныч вакытта илнең сәнәгатен үстерүгә, сәүдәне җәелдерүгә күп көч куя, тимер юллар төзетә, мәҗбүри бушлай башлангыч белем кертә.

1872 елның 18 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат була.

 
Мехикода куелган һәйкәл. 1911

Әдәбият

үзгәртү
  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010. ISBN 978-5-298-01883-8

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү