Веракрус
Веракрус (исп. Veracruz), рәсми исеме Эройка-Веракрус (исп. Heroica Veracruz) — Мексиканең Веракрус штатында урнашкан шәһәр.
Веракрус | |
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1519 |
---|---|
Нигезләүче | Ernan Kortes |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Веракрус[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Веракрус[d] |
Халык саны | 428 323 (2010)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 10 ± 1 метр |
Кардәш шәһәр | Майами-Дейд (округ, Флорида), Сан-Хосе (Калифорния), Кадис, Тампа, Валенсия, Сантус, Сан-Франсиско-де-Кампече, Овьедо, Халапа һәм Мобил (Алабама) |
Моның хуҗасы | Луис "Пирата" Фуэнте[d] |
Мәйдан | 78,815 км²[2] |
Почта индексы | 91690–91969 |
Рәсми веб-сайт | veracruzmunicipio.gob.mx |
![]() | |
Җирле телефон коды | 229 |
![]() |
ГеографиясеҮзгәртү
Шәһәр Мексика култыгы яр буенда, Тамаулипас түбәнлегендә урнашкан.
ТарихҮзгәртү
1519 елда Эрнан Кортес тарафыннан Вилья-Рика-де-ла-Вера-Крус (Villa Rica de la Vera Cruz) исеме астында нигезләнгән. 1599 елда хәзерге урынга күчерелгән. Шәһәр 1838 һәм 1861 елларда франсузлар, 1847 һәм 1914 елларда америкалар тарафыннан кыска гына вакытка басып алына.
ХалыкҮзгәртү
2010[1] |
---|
428 323 |
ИкътисадҮзгәртү
Икътисад нигезе – хезмәт күрсәтү сферасы.
ТранспортҮзгәртү
Тимер һәм автомобил (Тампико – Веракрус – Минатитлан – Кампече – Мерида; Веракрус – Халапа – Пвебла – Мехико, Веракрус – Кордова – Орисаба – Пвебла – Мехико) юллары төене. Мөһим диңгез порты. Эриберто Хара исемендәге халыкара һава лиманы (1969 елдан гамәлдә).
МәдәниятҮзгәртү
АрхитектурасыҮзгәртү
Сан-Хван-де-Улва кирмәне (1528-1565 еллар), рәтүш бинасы (1627), инквизиция йорты (18 йөз азагы), Ла-Асунсьон (Күккә ашу, 1721-1734), Ла-Пастора (1783) чиркәүләре, һ.б.
Тамгаханә бинасы
МәгарифҮзгәртү
Югары уку йортлары: технология институты (1957); Веракрус университеты (Халапа) кампусы; дәүләтнеке булмаган Христофор Колумб ис. университет (1969). Хәрби-диңгез мәктәбе (1897); сәүдә флоты академиясе.