Балтамак мәчете
Балтамак мәчете, «Баллы Тамак мәчете» (рус. Мечеть деревни Бал-Тамак Сармановского района РТ) ― Татарстанның Сарман районы Рангазар авыл җирлегенә[d] караучы[1] Балтамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.
Мәчет | |
Балтамак мәчете
Баллы Тамак мәчете | |
Ил | Россия |
авыл | 423359 Татарстан, Сарман районы, Балтамак, Гагарин ур. |
Координатлары | N 55° 13' 30.432" E 52° 48' 57.384" |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәдә урнашкан мәчет |
Нигезләнгән | 2023 |
Төзелеш еллары | 2023—2024 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүАвылга 1883 елда нигез салынган. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда авыл атамасы «Баллы Тамак» буларак билгеле. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Әлмәтмулла волостена кергән[2].
1900 елдан Балтамак авылында Харрас Шәрәфетдин улы Борһанетдиновның (1853―1926) имам, Шакирҗан Әшрәф улы Сәйфетдинов, Муфаза Гозәир улының (1921 елда вафат) азанчы булулары мәгълүм[3].
Хәзерге заман
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчет төзеләчәк урынга беренче казыклар беркетү фотосурәтләре. |
Балтамакта 2000 елда 34, 2010 елда 32 кеше яшәгән (татарлар)[4].
2023 елның 15 июлендә Балтамакта узган авыл бәйрәме кысаларында авыл мәчетенә нигез салынган: мәчет төзеләчәк урынга беренче казыклар беркетелгән[5]. Тантаналы чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, тамырлары шушы авылдан булган[6] ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, чыгышы белән Балтамак авылыннан булган (әнисе Энҗе Гәрәева тумышы белән Балтамактан[7]) Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Хәмзә улы Муллин, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков һ.б. кунаклар катнашкан [8].
2024 елның 31 августында мәчет ачылган. Тантаналы чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Сарман районы мактаулы гражданины Илдар Фатыйхов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәр мэры Рамил Муллин, Сарман авылы тумасы Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган юристы Рамил Рамазанов, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт (Сәгыйть Габделхәй улы) Хаков һ.б. кунаклар катнашкан[9].
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчет ачылу фосурәтләре. |
Тасвирлама
үзгәртүМәчет бер катлы, эре ташлардан төзелгән, сайдинг белән тышланган бина; ихатасы һәм мәчет алды төзекләндерелгән, чәчәкләр, декоратив куаклар утыртылган. Бина газ белән җылытыла.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рангазар. О поселении. sarmanovo.tatarstan.ru
- ↑ Балтамак. Институт Татарской Энциклопедии
- ↑ Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 62нче бит
- ↑ Ойконим: Балтамак. antat.ru
- ↑ Балтамак быел да кунаклар җыйды. «Сарман», 15.07.2023
- ↑ Словом и делом. healthynation.ru(рус.)
- ↑ Регина Шафиева. «Маленький, но с характером»: who is mr. Муллин? Бизнес-Онлайн, 4.10.2021(рус.)
- ↑ Балтамак авылы мәчетенә нигез салынды. «Сарман», 17.07.2023
- ↑ Открытие мечети Баллы - Тамак. Сармановский муниципальный район, 31.08.2024
Әдәбият
үзгәртү- Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
- Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 62нче бит.
- Сәрия Исламова. Балтамак. Авыл тарихы һәм кешеләре. 2023
Сылтамалар
үзгәртү- Бал-Тамак (Балтамак) / Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии, 1999, С.406. ISBN 0-9530650-3-0
- В деревне Бал-Тамак состоялось открытие мечети. Всемирный конгресс татар, 04.09.2024