Балезино (рус. Балезино, удм. Балезино) — Удмуртиядә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Балезино районының административ үзәге.

Балезино
Карта
Ил Россия
Республика Удмуртия
Муниципаль район Балезино районы
Координатлар 57°58'41"тн, 53°0'18"кнч
Нигезләнгән 1897
Халык саны 16 121 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды + 7 34166
Почта индексы 427550
Автомобиль коды 18
Рәсми сайт balezino.udmurt.ru/

Халык саны — 16 121 кеше (2010).[1]

География үзгәртү

Балезино Чүпче елгасында, Ижаудан 150 километр төньякка таба һәм Глазовтан 30 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. КировПермь тимер юлында станция.

Тарих үзгәртү

Балезино 1897 елда Транссебер магистрале төзү аркасында нигезләнә. Балезино үз исемен якында урнашкан Балезино авылыннан ала.

Шәһәр тибындагы бистә статусын 1938 елда ала.

19411944 елларда Ижау — Балезино тимер юлы төзелә.

Халык үзгәртү

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[1]
11 808 14 507 16 374 18 492 16 804 16 121

Милли состав (2010): арлар — 46,2%, руслар — 38,8%, татарлар — 11,1%.

Икътисад үзгәртү

Сәнәгатьнең төп тармаклары — җиңел, азык-төлек, агач эшкәртү, төзү материаллар сәнәгатьләре.

Төп предприятие — Балезино металл кою һәм механика заводы

Шәхесләр үзгәртү

  • Энвиль Касыймов (1961―2020), журналист, рәссам. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү