Энвиль Касыймов

рәссам, журналист

Энвиль Касыймов, Энвиль Владимир улы Касыймов (1961 елның 23 гыйнвары, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Балезино районы, Балезино2020 елның 24 июле, РФ, Удмуртия, Ижау[1]) ― журналист, рәссам. Удмуртиянең икенче-бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты. «Известия Удмуртской Республики» (2003—2012) һәм «Удмуртская правда» (2017—2020) газеталарының баш мөхәррире. Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Энвиль Касыймов
Туган телдә исем Энвиль Владимир улы Касыймов
Туган 23 гыйнвар 1961(1961-01-23)
СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Балезино районы , Балезино
Үлгән 24 июль 2020(2020-07-24) (59 яшь)
РФ, Удмуртия, Ижау
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Удмурт дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре журналист, рәссам
Эш бирүче Удмуртская правда[d]
Сәяси фирка ЛДПР[d]
Бүләк һәм премияләре Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 23 гыйнварында Удмурт АССР Балезино районы үзәге Балезино бистәсендә (2012 елга кадәр штб) туган. Чыгышы белән Нократ татарларыннан[2].

Удмурт дәүләт университетын «рәсем укытучысы» белгечлеге буенча, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын «нәкышче-рәссам» белгечлеге буенча тәмамлаган[1].

«Лодка» һәм «Танатос» арт-төркемнәре составына кергән. «Ижевск заводы» реклама фирмасы җитәкчесе, «Городской стиль» газетасы мөхәррире, «АСК-монтаж» мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы, «Лицей» педагогик инициативаларга ярдәм итү җәмгыятенең төбәк белем бирү программалары директоры булып эшләгән.

1994 елдан иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек алып барган, «Наркотикларсыз Удмуртия» РУОД рәисе булган.

1999 елның апрелендә ЛДПР фиркасеннән [3] Удмурт Республикасының икенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган (1999―2003).

2003 елдан 2012 елга кадәр «Известия Удмуртской Республики» газетасының баш мөхәррире булып эшли[4]

2012 елның октябрендә милли сәясәт, җәмәгать иминлеге, регламент һәм төбәк парламенты эшен оештыру буенча даими комиссия җитәкчесе итеп сайланган, шуңа бәйле рәвештә «Известия Удмуртской Республики» газетасының баш мөхәррире вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган[5].

2017 елның ноябреннән «Удмуртская правда» газетасының баш мөхәррире булган.

2020 елның 24 июлендә озакка сузылган авырудан соң вафат. Хушлашу тантанасы Удмуртия Дәүләт Советында узган[6][7].

Балезино районы Кистем авылындагы зиратта җирләнгән.

Иҗаты үзгәртү

1988 елда Мәскәүдә «Безнең илнең яшьлеге» күргәзмәсендә катнашкан, 1989 елда аның эшләре Ижевск шәһәрендә беренче «Да!» авангард сәнгать күргәзмәсендә күрсәтелгән. 1990 елда түбәндәге күргәзмәләрне оештыручыларның берсе була һәм рәссам буларак катнаша: Ижевскида «Лодка», Ижевскида һәм Мәскәүдә «Нагота глазами XX века», Мәскәүдә «Lines soft and hard», Ижевскида «Белый флаг черного шамана», Мәскәүдә «Mastaba», Парижда «Druo» күргәзмәләре. 1991 елда аның сәнгать эшләре Ижевск, Мәскәү һәм Берлинда «Монохром», «X-Annet» (Ижевск), «Танатос» (Мәскәү) күргәзмәләрендә күрсәтелә, шулай ук Ижевскида «Росомаха» исемле шәхси күргәзмәсе уза. 1992 елда Мәскәү һәм Ижевскида «10 уровней», «Tanatos-Murt» күргәзмәләрендә, Мәскәүдә Палеонтология музеенда узган күргәзмәдә, АКШ һәм Франциядә Druo аукционында катнаша. Шул ук елда Ижевскида Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараеның парк зонасын бизәгән урам скульптуралары галереясын булдыра. Сәнгать эшләре Россия, БДБ, Германия, АКШ, Норвегия, Австралия, Чехия, Канада, Франция, КАР, Шри-Ланка коллекцияләрендә саклана[8].

Китаплары үзгәртү

  • 2020 — Апология Любви. Стихи[9].
  • 2010 — Правдивые рассказы из жизни П. И. Чайковского в изложении Энвиля Касимова (Быль)[10][11].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Удмурт Республикасының Мактау грамотасы
  • Удмурт Республикасы Дәүләт Советының Мактау грамотасы
  • Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтенең мактау грамотасы
  • Россия шәһәрләренең тарихи мирасына керткән өлеше өчен медаль
  • Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ведомство күкрәк билгесе
  • Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

һ. б.[12]

Хәтер үзгәртү

2021 елның язында рәссам истәлегенә «Энвиль Касыймов Артурманы» булдырылган: иҗатын яратучылар Удмуртиянең Воткинск районында берничә мең чыршы үсентесе утырткан[13][14].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Собств. инф. Умер главред «Удмуртской правды», художник Энвиль Касимов 2020 елның 24 июль көнендә архивланган. // susanin.news. — 2020. — 24 июня.
  2. Вся правда о Касимовых 2020 елның 24 июль көнендә архивланган. // Известия Удмуртской Республики. № 107 (4390). 22 октября 2015.
  3. Депутат от ЛДПР в Удмуртии решил сменить пол. uznayvse.ru, 25.02.2011(рус.)
  4. Собств. инф. Энвиль Касимов прощается с редакцией «Известий Удмуртской республики» 2013 елның 15 июнь көнендә архивланган. // Аргументы в Ижевске. — 2012. — 2 ноября.
  5. Имполитова Н. Полиция Ижевска провела обыск в редакции газеты «Известия Удмуртской Республики» 2016 елның 4 март көнендә архивланган. // Комсомольская правда. — 2012. — 22 ноября.
  6. Соболезнования в связи с кончиной Касимова Энвиля Владимировича. әлеге чыганактан 2020-07-24 архивланды. 2023-12-15 тикшерелгән.
  7. В Госсовете Удмуртии прошло прощание с Энвилем Касимовым. әлеге чыганактан 2020-07-25 архивланды. 2023-12-15 тикшерелгән.
  8. «Известия Удмуртской Республики»: Авторы: Энвиль Касимов. әлеге чыганактан 2013-05-07 архивланды. 2023-12-15 тикшерелгән.
  9. Национальная библиотека Удмуртской Республики.
  10. Правдивые истории из жизни великого композитора Петра Ильича Чайковского в изложении Энвиля Касимова (Быль).
  11. Депутат Госсовета Удмуртии опубликовал правдивые истории из жизни Чайковского.
  12. «Природа его наделила чем-то большим, чем других»: друзья и коллеги поделились воспоминаниями об Энвиле Касимове.
  13. Партия «Новые люди» в Удмуртии назвала лес в честь художника Энвиля Касимова.
  14. В Удмуртии высадили лес в память о художнике Энвиле Касимове(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү