Байраклы мәчете (Белград)

Байраклы мәчете (серб. Бајракли џамија / Bajrakli džamija) — Сербиянең башкаласы Белград шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Белградта бердәнбер эшләүче мәчет.

Мәчет
Байраклы мәчете
серб. Бајракли џамија
Мәчет күренеше. 2013
Мәчет күренеше. 2013
Мәчет күренеше. 2013
Ил Сербия
шәһәр Белград, Господар Jевремова ур., 11
Дин Ислам
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 15701575 еллар
Төп даталар:
1575 (төзелгән)
1688 (яңа бина салынган)
2004 (ут төртеп яндырылган)
2010 (төзекләндерелгән)
Халәте гамәлдә

Исеме үзгәртү

Мәчетнең беренче исеме Чохаҗи мәчете аны төзү өчен акча биргән постаучы сәүдәгәр исеменнән алынган булган. 1741 елда Төркиянең баш сәргаскәре Али-пашаның ярдәмчесе Хөсәен-бәй бинаны яңарта, шуннан соң ул Хөсәен-бәй мәчете дип атала[1]. Хәзерге исемен XVIII гасыр ахырында — XIX гасыр башында ала. Намаз вакыты җиткәнен белдерү өчен, мөәзин манарага байрак элә торган була, шуңа күрә исеме Байраклы дип аталган[2].

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Сербиядә ислам

Госманлы империясе заманында Белградта йөзләгән мәчет һәм мөселманнарның гыйбадәт урыны булган. Безнең көннәргә кадәр Байраклы мәчете генә исән калган. Мәчетнең беренче бинасы 1575 елда Белградның сәүдә һәм һөнәрчелек бистәсендә төзелгән. Хәзерге бинасы XVII гасырның икенче яртысында төрек солтаны (16871691 елларда) Сөләйман II (16421691) фәрманы буенча иске мәчет урынында төзелгән, дип уйланыла.

17171739 елларда Сербияне австриялеләр басып алгач, мәчет католик чиркәве итеп үзгәртелә, төрекләр Белградны кире яулап алганнан соң, яңадан мәчеткә әверелә.

1868 елда Сербия кенәзе Михаил Обренович(рус.) (18231868) мәгариф һәм чиркәү эшләре министрына гамәлдәге мәчетләрнең берсен (Байраклы мәчетен) сайларга һәм мөселман дини йолаларын башкару өчен яраклы итәргә боера.

1935 елда Белградта борынгылыкны саклау турындагы карар белән беренче тапкыр дәүләт тарафыннан саклауга алына.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң берничә тапкыр Белград шәһәренең милли комитеты һәм мәдәни мирасны саклау һәм фәнни тикшеренүләр институты, ә 1960-еллар уртасыннан Белградның мәдәни мирасын саклау институты тарафыннан реставрацияләнә.

Ислам мәдәнияте һәйкәле буларак, 1946 елдан дәүләт саклавында. 1979 елда зур кыйммәткә ия мәдәният һәйкәле дип игълан ителгән.

2004 елның 18 мартында Косовода чуалышлар(ингл.) вакытында албаннарның православ чиркәүләрен яндыруына җавап итеп, радикаль яшьләр төркеме тарафыннан мәчет таланган, ут төртеп яндырылган, Сербия православие чиркәвенең(рус.) әрхәрәе Амфилохийның талауны туктатырга омтылуы уңышка ирешми[3]. Хәзерге вакытта торгызылган, зыян күргән таш фасадларны, тәрәзәләрне төзекләндерү һәм реставрацияләү эшләре үткәрелгән.

Яңа төзелгән вакытында бистәнең тәбәнәк йортлары арасында өстенлек итсә, хәзер Господар Jевремова урамындагы биек йортлар ышыгында калган.

Тасвирлама үзгәртү

Мәчет архитектурасы буенча манарасы янәшәдә булган, бер гөмбәзле, бер катлы кубик бина тибына карый. Күпчелек өлеше таштан, диварның бер өлеше кирпечтән төзелгән. Бина дурт кырлы, гөмбәзе сигез кырлы нигезгә утыртылган.

Мәчетнең эчке бизәлеше бик тыйнак. Керү юлына каршы якта михраб, аның уң ягында мөнбәр урнашкан. Дивары штукатурланмаган, үсемлек һәм геометрик орнаментлар төшерелгән, Коръәннән сурәләр, Аллаһының, беренче хәлифәләрнең исемнәре каллиграфик язу белән язылган.

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Байраклы мәчете. Белградта Сербия ислам җәмгыяте(ингл.)
  2. The Bajrakli Mosque(ингл.)
  3. Flames Engulf Belgrade Mosque (Белград мәчетен ут чолгап алды)(ингл.)