Атаморат Ниязов, Атаморат Аннанияз улы Ниязов (Аннаниязов) (төрекм. Atamyrat Nyýazow, 1912 ел, РИ, Каспий арты өлкәсе, Асхабад өязе, Кыпчак — 1942 елның 24 декабре, ССРБ, РСФСР, Төньяк Осетия АССР, Ирафи районы, Чикола) — Төрекмәнстанның беренче президенты Сәфәрморат Ниязовның әтисе. Мәктәп укытучысы[1], финанс хезмәткәре. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Төрекмәнстан Каһарманы (2000).

Атаморат Ниязов
Туган телдә исем Атаморат Аннанияз улы Аннаниязов
Туган 1912(1912)
РИ, Каспий арты өлкәсе , Асхабад өязе, Кыпчак
Үлгән 24 декабрь 1942(1942-12-24)
ССРБ, РСФСР, Төньяк Осетия АССР, Ирафи районы, Чикола
Күмү урыны Кыпчак[d]
Милләт төрекмән
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре укытучы, финанс хезмәткәре
Җефет Гурбансолтан Атаморатова (1915—1948)
Балалар уллары Нияз (1938—1948), Сәфәрморат (1940—2006), Мөхәммәтморат (1942—1948)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы һәм Битва за Кавказ[d]
Бүләк һәм премияләре Төрекмәнстан каһарманы- 2000 Ярослав Мудрый ордены (Украина)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Яшь Сәфәрморат Ниязов әтисе-әнисе белән
 
Төрекмәнстанның истәлекле тәңкәсе (1000 манат)

1912 елда Каспий арты өлкәсе Асхабад өязе (хәзерге Төрекмәнстанның Аһал вилаяте) Кыпчак авылында җиде балалы авыл арчины (старшина) гаиләсендә туган. Шәҗәрәсе: Тәңрекули батыр → Артык → Аннанияз → Атаморат.

Гаиләдә өлкән бала, 3 ир туганы, 3 кыз туганы була. Башта авыл мулласында укыган: гарәп язуын өйрәнгән, башлангыч дини белем алган.

1920-еллар ахырында — 1930-еллар башында Ашкабад янындагы Кеши авылында төрекмән ат полкында хәрби хезмәт уза. Армиядә күп укый, күзаллавын киңәйтә, рус телен, латин алфавитын камил белгән. Армия хезмәте тәмамланганнан соң, ул халык арасында укый-яза белмәүчелекне бетерү эшендә актив катнаша. 1932 елда Ашкабад педагогика институты каршындагы башлангыч мәктәп укытучыларын әзерләү буенча өч айлык курсларны уңышлы уза, Керки районына (хәзерге Лебап вилаяте Керки әтрафы, 1999—2017 елларда Атаморат әтрафы) җибәрелә, анда өч ел дәвамында Чекир һәм Дашлык авылларында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли[2], ликбез белән җитәкчелек итә, авыл активистлары һәм хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге яшьләр өчен мәктәптә укыта.

Аннан соң Ашкабад учет-финанс техникумының планлаштыру һәм исәпкә алу бүлегенә укырга керә. Уку йортының җәмәгать тормышында актив катнаша, Республика студентлар конференциясенә делегат итеп сайлана. Техникумны яхшы билгеләргә тәмамлап, Керки, Ташкавыз, Бәһарлы, Күктүбә, Ашкабадның финанс органнарында эшли. Фельдшерлар әзерли торган мәктәп белән җитәкчелек итә.

1937 елда ул Гурбансолтан Атаморатовага[3] (1913—1948) өйләнә, шуннан соң алар Ашкабадка күченә, анда кечкенә өй сатып алалар. Гаиләдә өч ул туа: Нияз (1938—1948), Сәфәрморат (1940—2006) һәм Мөхәммәтморат (1942—1948).

С. Ниязов вафатыннан соң (2006), Атаморат Аннаниязовның Сәфәрморат туганчы ук вафат булуы турында, димәк, Гурбансолтанның ике кече улының биологик атасы булмавы турында фаразлар әйтелә. Әмма, рәсми версия буенча, ул 1942 елның 24 декабрендә Кавказ өчен барган сугышларда(рус.) һәлак булган.

1941 елның августында үз теләге белән фронтка китә. Бөек Ватан сугышы вакытында 2нче гвардия дивизиясенең 535нче гвардия полкы составында сугыша. Бүлекчә командиры була. 1942 елның 24 декабрендә Чиколá авылы янында Кавказ өчен авыр сугышларда батырларча һәлак була. Аны дошманнар чолгап ала һәм атып үтерә. Төньяк Осетиядәге Хазнетон авылында туганнар каберлегендә җирләнгән [4].

«Рухнамә» китабында Сәфәрморат Ниязов, сугышчан дуслары-полкташлары истәлегенә таянып, әтисенең «курку белмәс, нык булуы һәм чиксез батырлыгы» турында яза.

  Исән калган полкташларының истәлеге буенча, әти хезмәт иткән бүлекчә чолганышка эләгә. Сугышчылар, зур булмаган төркемнәргә бүленеп, кара Кавказ төне ышыгы астында совет гаскәренә кушылырга булганнар. Төркемнәрнең берсендә минем әти дә булган. Ул төндә аны нинди уйлар борчуын белмим: туган илеме, туган авылымы яки гаиләсеме турында. Әмма ул үз тормышын һәр кеше өчен изге булган әлеге төшенчәләр өчен бирергә әзер булган. Аның яклар нәрсәләре бар иде, шуңа күрә ул үлемнән курыкмады. Бу сугышчылар өчен иң мөһиме - фашистларны туган җирләреннән куып чыгару иде. Әйе, Ватанга булган Изге мәхәббәттән дә югарырак һәм чистарак хис булмас!

Дошманның мәрхәмәтенә өмет иткәнче, намус белән үлүне өстен күргән батыр һәм курку белмәс сугышчылар авыр сугышлар белән алга барганнар. Озын төнге рейд булган. Көтелгән ирек алардан ике адымда гына булып тоелган, һәм алар үз гаскәрләре ягына чыгып җитеп, янә явыз дошман белән көрәшер өчен берләшерләр кебек тоела. Кинәт тавышлар, адымнар, фронт тормышының гадәти авазлары ишетелә. «Ниһаять, үзебезнекеләргә килеп җиттек!» — дигән өметләндергеч шатлыклы фикер уяна.

Арыган һәм ач сугышчылар немец лагерена килеп чыгуларын абайламый кала. Аңлап алгач, ата-ата таралырга, чигенергә тырышалар. Тик соң була инде: дошман бер төркем батыр сугышчылардан сан буенча да, корал белән дә күпкә өстенрәк була. Үлемсезлеккә бер адым... Кавказ тауларында туганнар каберлеге һәм «Хәтер» китабында берничә юл гына!

 

— Сәфәрморат Ниязов үзенең истәлекләрендә әтисенең батырларча һәлак булуын әнә шулай сурәтләгән[5].

2004 елда Төньяк Осетиядә урнашкан туганнар каберлегеннән алынган туфрак Төрекмәнстанның Кыпчак авылына күчерелгән. Әлеге тәкъдимне Сәфәрморат Ниязовка Атаморат Ниязов исемендәге Төрекмәнстан Бөек Ватан сугышы ветераннары шурасы әйткән[6].

2004 елда Кыпчак авылында ачылган Төрекмәнбашы рухы мәчете янында төзелгән Президент мавзолее эчендә биш саркофаг урнашкан. Дүрт почмакта — Сәфәрморат Ниязовның әнисе һәм әтисе, шулай ук 1948 елгы җир тетрәү(рус.) вакытында һәлак булган ике ир туганы җәсәде урнаштырылган. Уртадагы саркофагка 2006 елда Сәфәрморат Ниязов җирләнгән[7].

Хәтер үзгәртү

  • 1999 елда Керки шәһәре Атаморат дип үзгәртелә (2017 елда киредән Керки итеп үзгәртелә).
  • 2001 елда Ашкабад үзәгендә Атаморат Ниязовка һәйкәл куела[8](2014 елда сүтелә[9][10]).
  • Төрекмәнстанның Төркиядә төзелгән беренче нефть тутыручы танкерына «Төрекмәнстан Каһарманы Атаморат Ниязов» исеме бирелә [11].
  • 2002 һәм 2005 елларда Атаморат Ниязов һәйкәле төшерелгән истәлекле һәм юбилей тәңкәләре чыгарыла.
  • 2004 ел Төрекмәнстанда «Атаморат Ниязов елы» дип игълан ителә, тиешле карар Төрекмәнстан парламенты тарафыннан кабул ителгән[12].
  • 2005 елда Атаморат Ниязов һәйкәле сурәте «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел» юбилей медалендә барлыкка килгән.
  • Ашкабадның үзәк проспектларының берсе Төрекмәнстан Каһарманы Атаморат Ниязов исеме белән аталган[13].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2000 — Төрекмәнстан Каһарманы — «Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән аерым казанышлары, бетмәс-төкәнмәс рух, сугышчан батырлык һәм кыюлык өчен, күпсанлы мөрәҗәгатьләрне һәм теләкләрне исәпкә алып, төрекмән халкы алдында күрсәткән аерым хезмәтләре өчен»[14].
  • 2005 — 5нче дәрәҗә Ярослав Мудрый ордены (Украина)[15].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Детские, школьные и студенческие годы С. Ниязова. 2020 елның 14 февраль көнендә архивланган. science.gov.tm(рус.)
  2. Римма Постол. Солдаты Победы. Свыше 5 тысяч туркменских учителей сражались на фронтах войны 1941-1945 годов. 2020 елның 4 июль көнендә архивланган. Туркменистан: золотой век (turkmenistan.gov.tm), 07.05.2016(рус.)
  3. Төрекмән традициясе буенча никах теркәгәндә иренең исеме хатыны фамилиясенә әверелә
  4. Человек, сделавший себя сам. turkmenistan.ru, 15.02.2001(рус.)
  5. Хатыра, т.З. Списки воинов-туркменистанцев, погибших в боях, умерших от ран и болезней в эвакогоспиталях и пропавших без вести в период Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.), призывавшихся на фронт из Ахалского велаята и г. Ашхабада. – Ашхабад, 1995, с. 295.
  6. Полина Рязанова. Дед всех туркмен. kommersant.ru, 13.04.2000(рус.)
  7. Туркменбаши воссоединился с родными. НТВ, 24.12.2006(рус.)
  8. Туркменистан широко и торжественно отметил День Победы. turkmenistan.ru, 09.05.2001(рус.)
  9. В Ашхабаде снесли памятник отцу Туркменбаши. lenta.ru, 22.04.2014(рус.)
  10. Убрали памятник отцу Туркменбаши. hronikatm.com, 21.04.2014(рус.)
  11. В Каспийский порт прибыл первый туркменский нефтеналивной танкер. turkmenistan.ru, 03.12.2001(рус.)
  12. Парламент Туркмении объявил 2004 год Годом Атамурата Ниязова. turkmenistan.ru,05.03.2004(рус.)
  13. Анастасия Лебедева. В рамках строительства 12-ой очереди. 2020 елның 4 июль көнендә архивланган. Туркменистан: золотой век (turkmenistan.gov.tm), 16.12.2003(рус.)
  14. Биография Первого президента Туркменистана 2020 елның 14 февраль көнендә архивланган.(рус.)
  15. Сапармурат Ниязов провел в Москве ряд двусторонних встреч. turkmenistan.ru, 08.05.2005(рус.)