Америка Самоасында ислам

Америка Самоасында азчылык дине

Америка Самоасында ислам (ингл. Islam in American Samoa, гарәп. الإسلام في ساموا الأمريكية‎) – азчылык дине, төрле мәгълүматлар буенча, мөселманнар саны ил халкының 0,03 % ыннан [1].алып 0,1 % ына [2] кадәр тәшкил итә.

Америка Самоасында ислам
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Административ-территориаль берәмлек Әмирикә Самоасы
 Америка Самоасында ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Америка Самоасы картада

Америка Самоасында өстенлекле дин — христианлык. 2010 елда дин иреге турында халыкара хисап нигезендә, христианнар барлык халыкның 98,3 % ын тәшкил иткән [2].

Тарих үзгәртү

 
Америка Самоасында мөселманнар саны үсү динамикасы

Ислам Америка Самоасына XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында үтеп керә башлый. 1980-елларда берничә эшче мөселман, хөкүмәт контракты яки БМО программаларының берсе буенча утрауларда эшләгән. Әмма аларның саны аз булу сәбәпле, җирле халыкка бернинди дә йогынты ясамаганнар. 1985 елда ислам динен беренче тапкыр утрауда яшәүчеләр кабул итә башлый. Самоа мөселманнарының төп өлеше ― АКШ һәм Фиджидан килгән мөһаҗирләр.

Тыелган илләр үзгәртү

2000 еллар башында бөтен дөньяда террорчылык эшчәнлеге активлашу, аерым алганда, Балидагы террорчылык актлары нәтиҗәсендә [3], Америка Самоасы хөкүмәте 23 мөселман илендә яшәүчеләргә, Генераль прокуратура рөхсәтеннән башка, Америка Самоасы территориясенә керүне тыя [4][5]. Әлеге дин тоту иреген шик астына куя торган карарга күрше утрау-дәүләтләр (мәсәлән, Фиджи) протест белдерсә дә, утрауда яшәүчеләр тарафыннан аларның иминлеген тәэмин итү өчен күрелгән чара буларак киң хуплау таба[6].

  • Әфганстан
  • Алжир
  • Баһрәйн
  • Куба
  • Фиджи
  • Индонезия
  • Иран
  • Ирак
  • Ливан
  • Ливия
  • Марокко
  • КХДР
  • Оман
  • Пакистан
  • Филиппин
  • Катар
  • Согуд Гарәбстаны
  • Сомали
  • Судан
  • Сирия
  • Тунис
  • БГӘ
  • Йәмән

Шуңа да карамастан, ислам дине иҗтимагый, белем бирү һәм медицина төркемнәре төзү, шулай ук ислам динен кабул иткән җирле халык вәкилләрен ислам нигезләренә өйрәтү максатыннан динне яңа кабул иткән җирле һәм читтән килгән мөселманнар тарафыннан үткәрелә торган чаралар аркасында Америка Самоасындагы тормышка ислам йогынты ясый[7]. Халык санын алу мәгълүматларына караганда, мөселманнар халкы 2000 елдагы 17 дән 2010 елда 23 кә кадәр арткан [1]. Америка Самоасында бер мәчет бар[8].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Houssain Kettani {{{башлык}}}(ингл.) // International Journal of Environmental Science and Development. — № 1. — С. 167. — ISSN 2010-0264.
  2. 2,0 2,1 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2012-12-18). Table: Religious Composition by Country, in Percentages.
  3. The 12 October 2002 Bali bombing plot (2012-10-11). 7 гыйнвар 2022 тикшерелде.
  4. American Samoa bans nationals from 23 countries (2002-12-24).
  5. admin. Bannings and Deportations in the Pacific: racial and religious profiling in Fiji and American Samoa – IHRC.
  6. The Pacific islanders who want to ban Islam (2016-05-24).
  7. Heeding the call to prayer in a region that reveres the pig (2007-09-08).
  8. Grant Wyeth. Samoa Officially Becomes a Christian State.