Аманда Пит
Аманда Пит (ингл. Amanda Peet, 1972 елның 11 гыйнвары, АКШ, Нью-Йорк) — Америка кино һәм телевидение актрисасы.
Аманда Пит | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Amanda Peet |
Туган | 11 гыйнвар 1972 (52 яшь) АКШ, Нью-Йорк |
Яшәгән урын | Мәнһәттен Беверли-Һиллз |
Ватандашлыгы | АКШ |
Әлма-матер | Колумбия үнивирситите, Friends Seminary[d] һәм HB Studio[d] |
Һөнәре | кино һәм телевидение актрисасы |
Җефет | Девид Бениофф[d] |
Балалар | кызлары Фрэнсис, Молли; улы Генри |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1972 елның 11 гыйнварында Нью-Йоркта туган. Әтисе Чарльз Пит — корпорация юристы, инглиз һәм алман чыгышлы квакер, әнисе Пенни Леви — социаль хезмәткәр, яһүдә, нәсел башы Алмания, Маҗарстан, Русиягә барып тоташа. Әти-әнисе аерылышкан. Аманда Колумбия университетында тарих өйрәнгән, бер үк вакытта университет каршындагы театр студиясендә дә шөгыльләнгән (җитәкчесе Ута Һаген). Студияне тәмамлагач, актриса һөнәрен сайлаган. Берничә тапкыр «Канун һәм тәртип» сериалында эпизодик рольләр башкара, Skittles кәнфите рекламаларында күренә. Киноэкраннарда исеме күренгән беренче картинасы — «Җәнлек бүлмәсе» фильмы (1995). Беренче зур роле — «Җек һәм Җилл» сериалындагы Жаклин Барретт роле.
2000 елда «Тугыз ярд» Канада комедиясендә уйнаган Җилл Сент-Клэр роле танылу китерә.
2003 елда «Кагыйдәләр буенча һәм кагыйдәләрсез сөю» фильмында төшә.
2005 елда актрисаны «Мәхәббәттән дә зуррак» фильмында уйнарга чакыралар. Фильм уңыш казанса да, тәнкыйтьләүчеләр дә була.
2010 елдан башлап, «Квант сәяхәте: Кассининың космик одисеясы» дип аталган фәнни-танып белү проектында катнаша.
Гаиләсе
үзгәртүИре (2006 елдан) — сценарий язучы Дэвид Бениофф. Балалары: кызлары Фрэнсис Пен Фридман (2007), Молли Джун Фридман (2010), уллары Генри Пит Фридман (2014).
Фильмография
үзгәртүЕл | Фильмның исеме | Оригинал исеме | Роль |
---|---|---|---|
1995 | Җәнлек бүлмәсе | Animal Room | Дебби |
1996 | Winterlude | ||
Virginity | |||
C.P.W. | Робин Гейнер | ||
Тик ул гына бердәнбер | She’s the One | Молли | |
Бер бик матур көн | One Fine Day | Селия | |
1997 | Sax and Violins | ||
Спин-Сити | Spin City | Шелли МакКори | |
Язмыш тәгәрмәче | Grind | Пэтти | |
Миңа кагыл | Touch Me | Бриҗит | |
Эллен Фостер | Ellen Foster | Җулия Һоббс | |
1998 | Төрләрнең килеп чыгышы | Origin of the Species | Җулия |
1999 | 1999 | Николь | |
Софи | Southie | Мариан Сильва | |
Мәхәббәт ялгышлары | Playing by Heart | Эмбер | |
1999 | Күзне алгысыз | Simply Irresistible | Крис |
Jump | Лиза | ||
Катлы-катлы мәхәббәт | Two Ninas | Нина Һаррис | |
Шәрә тәннәр | Body Shots | Җейн Баннистер | |
1999—2001 | Җек һәм Җилл (телесериал) | Jack & Jill | Җек |
2000 | Zoe Loses It | Зои | |
Чын хатын-кыз | Isn’t She Great | Дебби | |
Тугыз ярд | The Whole Nine Yards | Җилл | |
Вату | Takedown | Карен | |
Оттыручы | Whipped | Миа | |
2001 | Date Squad | Белкис Фельчер | |
Әрсез | Saving Silverman | Җудит | |
2002 | Үтә авыр җинаятьләр | High Crimes | Җеки |
Чит рәттә | Changing Lanes | Синтия | |
Игби төпкә бата | Igby Goes Down | Рэйчел | |
2003 | Безнең барлык эшебез | Whatever We Do | Пэтти |
Идентификация | Identity | Пэрис Невада | |
Кагыйдәләр буенча һәм кагыйдәсез сөю | Something’s Gotta Give | Мэрин | |
2004 | Тугыз ярд 2 | The Whole Ten Yards | Җилл |
Мелинда һәм Мелинда | Melinda and Melinda | Сюзан | |
2005 | Сөюдән дә зуррак | A Lot Like Love | Эмили Фрихл |
Сириана | Syriana | Җулия Вудмен | |
2006 | Гриффин һәм Феникс: Бәхет кырында | Griffin & Phoenix | Сара Феникс |
Элекке сөяркә | The Ex | София Ковальски | |
2006—2007 | Сансет-Стриптагы 60 нчы студия | Studio 60 on the Sunset Strip | Җордан Макдир |
2007 | Терра планетасы өчен көрәш | Battle for Terra | Мария (тавыш) |
Марстан килгән бала | Martian Child | Һарли | |
2008 | Көнгә биш доллар | Five Dollars a Day | Мэгги |
Яшерен материаллар: Ышанасы килә | The X-Files: I Want to Believe | Дакота Уаитни | |
Сине ни кайгыга салмый | What Doesn’t Kill You | Стэйси Рейли | |
2009 | 2012 (фильм) | 2012 | Кейт |
2010 | Квант квесты: Космик одиссея | Quantum Quest: A Cassini Space Odyssey | Рейнҗер (тавыш) |
Зинһар өчен, бир | Please Give | Мэри | |
Гулливерның сәяхәтләре | Gulliver’s Travels | Дарси | |
2011 | Күңел яту | Bent | Алекс |
2012 | Әйбәт хатын (телесериал) | The Good Wife | Лаура Һеллинҗер |
2013 | Булдыра алсаң, юанны тот | Identity Thief | Триш Патерсон |
Юл, өйгә юл | The Way Way Back | Җоан |
Әдәбият
үзгәртү- Безнең кавем. Гыйнварда кабынган йолдызлар. Аманда Пит. «Сөембикә», 2007 ел, гыйнвар, 63нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Аманда Пит. IMDb
- Аманда Пит белән интервью 2007 елның 26 июнь көнендә архивланган.(ингл.)