Альбина Авзалова

Альбина Авзалова (14.12.1957) - ТРның танылган шагыйрәсе.

Альбина Авзалова
Туган телдә исем Альбина Авзалова
Туган 14 декабрь 1957(1957-12-14) (66 яшь)
ТАССР, Алма-Ата
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре шагыйрә
Балалар Алмаз, Газинур, Инзилә

Биография үзгәртү

Киров урта мәктәбендә укыганда кулына каләмен алган, 1967 елдан "Игенче даны" газетасында шигырьләре дөнья күрә башлаган Алма-Ата авылы кызы Альбина Авзалова (14.12.1957), урта мәктәп тәмамлагач, яшьлек дулкыны белән 1975 елны Чаллыга китеп, КамАЗның двигательләр заводында эшләп, Алабуга пединститутында читтән торып укып йөргәндә шигърият чытырына чын-чынлап кереп адашканын сизми да кала. Чаллы Язучылар оешмасының беренче жаваплы сәркатибе, "Ләйсән" әдәби берләшмәсенең шеф-консультанты, фольклорчы галим, танылган язучы, инде мәрхүм Эдуард Касыймов, хат язып, берләшмәгә чакырып алгач, 1977 елдан анда йөреп, осталык мәктәбен нәтижәле уза. "Якты юл", "Кама таңнары" газеталарында 110 шигыре басыла, "Якты юлштырган "Ягымлы яз" ижат бәйгесе лауреаты булуга ирешә (1978). Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин Альбинага киңәшләре, шигырьләрен бастыруда ярдәме белән илһам канатлары өстәгән остазына әверелә.

1982 елда туган якка әйләнеп кайта, лаеклы ялына киткәнче янгын сакчылыгы бүлегендә инструктор булып эшләде, укытучы егет Гаяз Авзаловка кияүгә чыга, Алмаз һәм Газинур атлы ике ул, бер кыз үстерделәр, аларны югары йортларында укыттылар, башлы күзле иттеләр, инде оныкларын сөяләр. Төпчек Инзилә (24.04.1993) бик матур-матур шигырьләр яза иде. Ләкин кайбер көнчелләрнең: "Әниеңнең шигырьләрен генә күчерәсең бит", - диюләрен яшь керсез саф жан авыр кичерә, каләмен ташлый. Инзилә Чаллы пединститутын тәмамлый һәм читтән торып югары юридик белем дә үзләштерә.

Ә шигърият утында дөрләгән ана беркайчан да кулыннан гамьле каләмен төшермәде.

Аның 500дән артык иҗат җимеше "Аргамак" журналында, билгеле, "Актаныш таңнары", шулай ук "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Мәдәни жомга", "Шәһри Казан", Чаллы газеталарында, "Азат хатын", "Мәйдан", "Казан утлары" журналларында һам башка басмаларда дөнья күрде, күреп тора. Берсе дә битараф калдырмый. Алар канатландыра да, уйландыра да һәм хәтта сискәндерә дә. Чөнки тормышның чынбарлыгын тулы төсләрдә чагылдыра белә. Аның күңеленә бар да сыя, ул аларны үзенчә бәяли, тасвирлый.

"Дөнья - атылган йолдызлар куышуы,

Күкләргә ашу - күңелләр тулышуы.

Дөньяга туу - Ходайның җаннарны

Урталай бүлешүе!", - дип, юкка гына язмый ул.

Бер бәйләм шигырьләре "Агыйдел дулкыннары", "Дулкыннар", "Ләйсән - моңлы бишегебез", "Нурлар суга төшә сынып-сынып…", "Тибрәтә күңелләрне" җыентыкларына кертелә. Актаныш районы басмаханәсендә чыккан "һәрбер җырым - йөрәк хисем минем" (1990 ел), "Гамьле гомер" (2006), Чаллыда басылган "Актанышым - ак калам" (2001), Казанда дөнья күргән "Җылы эзлим" (2012), "Үткәннәрдән эз кала" (2012) дигән китаплары белән шагыйрә шигърият сөючеләрнең олы мәхәббәтен казанды. һәркайсы күпләр өчен матур бүләк булып саналырлык.

Күп шигырьләре җырлап тора, шуңа композиторлар аларга еш мөрәҗәгать итәләр. Алар тарафыннан иллесенә көй чыгарылган инде, төрле җыентыкка кертелгәннәре бар.

Аның иҗатын күренекле шагыйрьләр, язучылар Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Гәрәй Рәхим, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Әмирҗан Моталлапов, галим Гомәр Даутов һ.б ижат әһелләре югары бәялиләр.

Әсәрләре үзгәртү

  • "Актанышым - ак калам" (2001) китабы
  • "Җылы эзлим" (2012) китабы
  • "Үткәннәрдән эз кала" (2012) китабы

Чыганаклар үзгәртү

  • Йосыф Хуҗин. "Җирлегебез көзгесе" - Сарапул, 2015, 194-195нче битләр