Алма-Ата (Актаныш районы)

Алма-АтаТатарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл.

Алма-Ата
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы юк
Автомобиль коды 16, 116

Тарихы үзгәртү

Киров авыл Советына караган торак пункты. 1930 еллардагы ачлык чорында Казахстаннан килүчеләр нигез сала һәм үз башкалалары исемен авылга атама итеп алалар. Дурбоев белән Сарабаев янына Бишкүмәчтән, Олыимәннән коммуна төзүчеләре күчеп утыралар. Беренче агач йортны Бишкүмәчтән Шәйгәрдән карт тергезә. Җиләк җимешкә, гөмбәгә бай урман белән әйләндереп алган әлеге оҗмахка тиң урын кешеләр күңеленә хуш килә, бик тиз зурая, йортлар саны 34 кә җитә. Мал асрыйлар, умартачылық, бакчачылык белән дә шөгыльләнәләр, совхоз фермасында терлекләр карыйлар.

Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете була.

1965 елда 28 хуҗалыкта 146 кеше яши.

Коммунизм төзү белән әвәрә килгәндә гөрләп, чәчәккә күмелеп утырган авыл Киров бистәсенә күчерелә. Биредә алар Алма-Ата урамын хасил итәләр, читкә китеп бәхет эзләүчеләр дә табыла, әлбәттә.

Яуга 10 кеше алына, 4 се һәлак була.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү