Кама таңнары (гәҗит)
Кама таңнары - татар телендә Башкортстанның Кызыл Кама районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. атнага ике тапкыр чыга. Русча «Краснокамские зори» гәҗите чыга. Гомуми тираж – 3 500 данә булган. Айга 1 тапкыр башк. «Ҡурай» гәҗит - кушымтасы чыгып килә.
Кама таңнары | |
Краснокамские зори | |
![]() | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы |
Нәшер итүче |
Башкортстан Республикасының "Кама таңнары" мөхәрририяте" казна оешмасы |
Баш мөхәрир |
Ирина Вәлиева (татарча гәҗит буенча урынбасар Минзәлә Шәмсиева) |
Штат корреспондентлары |
13 |
Нигезләнгән |
1935 |
Тел | |
Төп офис |
Русия, Башкортстан, Кызыл Кама районы, Николо-Берёзовка авылы, Карл Маркс ур., 4а |
| |
язылу индексы |
59014 |
Веб-сайт: kamatannari.rbsmi.ru |
2020 елда русча «Краснокамские зори» тиражы 1 меңгә якын, татарча «Кама таңнары» 500 тирәсе тираж белән чыга[1].
Тарих
үзгәртү- 1935 елның 1 мартында «Кызыл Кама» исеме белән нәшер ителә башлый.
- 1936 елда русча «Красная Кама» гәҗите чыга башлый.
- 1939 елны район гәҗитләре исемнәрен алыштыралар: «Коммунизмга» / «За коммунизм»
- 1962 елда район гәҗитләре 10 елга чыгудан туктап тора. Сәбәбе – районнарны эреләндерү сәясәте. Кызыл Кама районын башта Яңавыл районы составына, аннары Калтасы районы составына кертәләр. Район халкына «Коммунизм таңы», «Таң» гәҗитләре таратыла.
- 1972 елда Кызыл Кама районы торгызылгач «Алга» / «Вперёд» гәҗитләре нәшер ителә башлый.
- 1990 елның 1 гыйнварыннан татарча «Кама таңнары» Кызыл Кама районы һәм Нефтекама шәһәренең берләштерелгән газетасы буларак чыга башлый.
- 1996 елдан русча «Камские зори» (2006 елдан «Краснокамские зори») гәҗите нәшер ителә.
- Нефтекама шәһәре басмаханәсендә басыла.[2]
Чыганаклар
үзгәртү- Гәҗитнең рәсми сайты(үле сылтама)
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мөнир Вафин. Без язганнан берәрсенең йоны селкенәме? Азатлык радиосы, 16.12.2020
- ↑ onlinegazeta krasnokamskie_zori, archived from the original on 2014-07-19, retrieved 2014-08-31