Төп менюны ачу

Александр Җамалиев, Александр Фазыл улы Җамалиев, рус. Замалеев Александр Фазлаевич (13.11.1943) — фәлсәфә фәннәре докторы (1988), Санкт-Петербург дәүләт университетының фәлсәфә институты профессоры (1989), рус фәлсәфәсе кафедрасы мөдире (1991). «Вече» журналын нәшер итүче (1994).

Александр Җамалиев
А.Ф.Җамалиев.jpg
Туган телдә исем Александр Фазыл улы Җамалиев
Туган 13 ноябрь 1943(1943-11-13) (75 яшь)
Алмания байрагы Алмания, Эшвайлер
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист, фәлсәфәче галим
Эш бирүче Питырбур дәүләт университетының фәлсәфә факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1943 елның 13 ноябрендә Алманиянең Рейн өлкәсе (хәзерге Төньяк Рейн-Вестфалия өлкәсе) Эшвайлер (алман. Eschweiler) шәһәрендә туган. Әнисен Бөек Ватан сугышы елларында Украинадан Алманиягә тоткын сыйфатында алып киткән булганнар. Әтисе дә, Курск дугасында әсирлеккә эләгеп, гомеренең бер өлешен алман җирендә үткәргән. Сугыш беткәч, ир белән хатын чит илдә янә бер-берсен очратканнар. Әтисенең туган җире — Октябрь районы (хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылына кайтканнар. Әсирлектә булулары «халык дошман»лыгына тиңләштерелгәч, гаилә Красноярск шахталарына чыгып китә. Сталин үлгәч, гаилә янәдән туган якларга кайта, Нурлат нефть ятмаларын үзләштерүдә катнаша.

Хезмәт юлыҮзгәртү

А. Җамалиев 8 сыйныфны тәмамлагач, Татарстаннан читкә чыгып китә, өч елда ун белгечлек алыштырып, Себердәге удар комсомол төзелешенә барып җитә. Кичке урта мәктәпне тәмамлый.

1962 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетына документларын тапшыра, ләкин яңа ачылган журналистика факультетына күчә. Икенче курстан соң, 1963-1965 елларда армия хезмәтен үтә. «Журналист» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган (1968).

1968-1970 Новгород фәнни-торгызу сәнәгать остаханәсендә (София соборы) фәнни хезмәткәр, борынгы рус чиркәү кору тарихы буенча материаллар җыю һәм тәртипкә салу белән шөгыльләнә.

ЛенинградтаҮзгәртү

А.А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының фәлсәфә факультетында «Декабрист М.А. Фонвизинның тормышка карашы» (рус. Мировоззрение декабриста М. А. Фонвизина) темасына фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына (1977), «Урта гасырлар Русендә (XI–XVI гг.) фәлсәфәи фикер» (рус. Философская мысль в Средневековой Руси (XI–XVI вв.)) темасына докторлык (1988) диссертацияләре яклаган.

  • 1972-1981 И.П. Павлов исемендәге Ленинград беренче медицина институтының фәлсәфә кафедрасында укыта.
  • 1981-1990 ССРБ ФА Ленинград фәлсәфә кафедрасында эшли.
  • 1991 елдан Санкт-Петербург дәүләт университетының фәлсәфә институты рус фәлсәфәсе кафедрасы мөдире.
  • 1994 елдан рус фәлсәфәсе һәм мәдәниятенә багышланган «Вече» журналын нәшер итә[1]

Александр Җамалиев:

  Бәхәс һәм полемика – ул фәннең ашламасы. Әгәр фикергә монополия урнаштырылса, рух саулыгының черүен көт тә тор  

Фәнни хезмәтләреҮзгәртү

Рус фәлсәфәсе тарихы, сәясәт белеме, рус мәдәнияте тарихы буенча укыту-теория курсларын төзегән.

КитапларыҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • «Киевның 1500 еллыгы» юбилей медале.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Хәмзә Бәдретдинов. Татарстаннан читтәге татар галимнәре. Йошкар-Ола, 1999. ISBN 5-87898-139-4

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү