Хәмзә Бәдретдинов
Хәмзә Бәдретдинов - 1959 елның 24 сентябрендә Татарстанның Апас районы Сатмыш авылында туа. 1978 елда – Буа ветеринария техникумын, 1982 елда Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеген читтән торып, 1986 елда Ленинград партия мәктәбен тәмамлый. 1978–1979 елларда – Апас районы Тукай колхозында баш ветеринар. 1979 елдан – Иске Тәрбит мәктәбендә комсомол секретаре, Апас районының «Йолдыз» газетасында авыл хуҗалыгы мөдире. 1986 елдан – «Татарстан яшьләре» газетасының комсомол бүлеге мөдире. 1989 елдан – Октябрь районы төбәгендә «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе. 1991 елдан – «Татарстан хәбәрләре» газетасында мәгълүмат бүлеге мөдире. 1993 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасында мәгълүмат һәм спорт бүлеге мөдире. 1997 елдан – «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 2008 елдан – «Мәгърифәт» газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь – баш мөхәррир урынбасары. 2015 – 2020 елларда – «Мәдәни җомга» газетасы хезмәткәре.
Хәмзә Бәдретдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәмзә Фәрһат улы Бәдретдинов |
Туган | 24 сентябрь 1959 (65 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Сатмыш авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | журналист |
Китаплары
үзгәртү- «Дөньядагы бердәнбер Сатмыш, яки бүгенгедән авылның үткәндәге онытылган билгесезлегенә сәяхәт» (1999)
- «Кеше хокуклары һәм төп ирекне яклау буенча Европа Конвенциясе» (1999)
- «Татарстаннан читтәге татар галимнәре (беренче кисәк)» (2000)
- «Татарстаннан читтәге татар галимнәре (икенче кисәк)» (2006)
- «Гүзәл Кама Тамагы. Камское Устье – жемчужина природы» (2006)
- «Краткий психолого-юридический и биографический словарь. Кыскача психологик-юридик һәм тәрҗемәи хәл сүзлеге» (2006)
- «Сагындым, бик сагындым…» (2006)
- «Төрле тарафлардагы туганнар (гыйбрәтле язмышлар)» (2007)
- «Искитмәле Олы Болгаер» (2008)
- «Борнаш иле» (2010)
- «Асыл төбәк – авылым Шәмәк» (2011)
- «Пионер эше профессоры» (2012)
- «Габбас абый классы» (2014)
- «Күл буенда, кошлар тавында» (2014)
- «Безнекеләр. Наш класс классный» (2016)
- «Туганлык бер, язмышлар төрле» (2016)
- «Корни единые, судьбы разные» (2016)
- «Табар Черкене – күңел җилкәне» (2018)
- «Тимере бар – тилмермәс» (2019)
- «Татлы чишмәсе буенда дөньядагы бердәнбер Сатмыш» (2021)
Искәрмәләр
үзгәртү
Сылтамалар
үзгәртүХәмзә Фәрһат улы Бәдретдинов, "Ватаным Татарстан2 газетасы сайты