Александр Тихомиров

Тихомиров Александр Андреевич (1 октябрь 1850 ел — 23 октябрь 1931 ел) — Россия империясе биологы, зоология докторы. 1899-1904 елларда Мәскәү университеты ректоры, яшерен советнигы (1912). Мәскәү университеты каршындагы борынгы Россия тарихы һәм җәмгыйәтенең хокуклы әгъзасы.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Тугандагы исем рус. Александр Андреевич Тихомиров
Туу датасы 19 сентябрь (1 октябрь) 1850
Туу урыны Ельня өязе[d], Россия империясе
Үлем датасы 23 октябрь 1931(1931-10-23)[1] (81 яшь)
Үлем урыны Сергиев Посад, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәр төре хайванатбелгеч, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе хайванатбелем[2] һәм ефәкчелек[2]
Эш урыны Мәскәү император университеты[d]
Башкарган вазыйфа ректор Московского университета[d] һәм ректор[d][2]
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты, Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d] һәм Петербург император университеты[d]
Академик дәрәҗә табигать фәннәре докторы[d]
Фәнни җитәкче Анатолий Петрович Богданов[d]
Аспирант яки докторантлары Борис Михайлович Житков[d]
Гражданский чин яшерен киңәшче

Биографиясе үзгәртү

Александр Андреевич Тихомиров 1850 елның 1 октябрендә (19 сентябрь) Смоленск губернасы Ельнинский өязе Корыстино авылында мирза гаиләсендә туган. Аның әтисе отставкадагы колледж асессоры (дәрәҗә) була.

1868 елда Смоленск гимназиясен алтын медаль белән тәмамлый һәм Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә. Бер елдан Санкт-Петербург университетының юридик факультетына күчә, аны 1872 елда кандидатлыкка дәрәҗәсендә тәмамлый. Биологияне үзенең «фәнни дөньяга карашы» нигезе итеп куярга карар иткәч, шул ук 1872 елда Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетында табигать фәннәре кафедрасында укый башлый, ләкин озакламый Мәскәү университетының физика-математика факультетына күчә, аны 1876 елның маенда тәмамлый. Профессор А. П. Богдановның укучысы була, аның кушуы буенча Мәскәү университеты студент чагыннан ук табигатьне яратучылар җәмгыяте тарафыннан Лейпциг университетына командировкага җибәрелә. Анда җәйге семестр буенча чагыштырма анатомия һәм зоология буенча лекцияләр тыңлый. Р. Лейкарт лабораториясендә шөгыльләнә. Соңыннан Тихомиров А. П. Богданов белән Виллафранкта диңгез фаунасының төп вәкилләре белән таныша.

1876 елның җәендә Россия хайваннарны һәм үсемлекләрне климатлаштыру җәмгыяте тарафыннан Көнбатыш Аурупа зоология бакчалары төзелешен өйрәнү өчен Көнбатыш Европага җибәрелә. Россиягә кайткач, А. П. Богдановка укучылар белән практик дәресләрдә ярдәм итә; 1877 елның декабреннән (1884 елның июненә кадәр) Мәскәү университеты каршындагы Зоология музее коллекцияләренең штаттан тыш ярдәмчесе һәм кураторы була.

18791880 елларда Мәскәү гувернанс җәмгыятендә зоология курсын укый, 1880-1881 елларда Лицейда Цесаревич Николай истәлегенә табигать тарихын укыта. 1881 елда Авыл һәм урман хуҗалыгы академиясендә чагыштырмача анатомия курсын укый.

Санкт-Петербург университетында «История развития тутового шелкопрядка Bomdyx mori L. в яйце» (Мәскәү, 1882) темасына диссертация яклый. 1883 елның маенда магистр дәрәҗәсенә раслана. 1884 елның июнендә чит илгә ике еллык командировкага чыга һәм Россиягә кайткач, 1886 елның октябрендә Мәскәү университетының зоология кафедрасының хосусый-доцент вазыйфасын ала; умырткалылар зоологиясе һәм эмбриология курсларын укый. 1887 елның апрель азагында Санкт-Петербург университетында «Гидроидлар үсеше тарихы» буенча диссертация яклаганнан соң зоология докторы дәрәҗәсен ала.

1888 елның февраленнән — штаттан тыш, 1888 елның декабреннән — Мәскәү университетының штаттагы экстраординар профессоры, 1896 елның февраленнән 1903 елның октябренә кадәр — зоология кафедрасының ординар профессоры; «Умырткалыларның эмбриологиясе», «Гомуми гистология» курслары укый.

1891-1898 елларда Мәскәү университетының физика-математика факультеты советы секретаре була. 1896-904 елларда Мәскәү университетының зоология музее директоры.А. А. Тихомиров — рус ефәкчелек эшенә нигез төзәүче. 1887 елда ефәкчелек эшен оештыру өчен Кавказга командировкага җибәрелә, 1890-1905 елларда Мәскәү авыл хуҗалыгы җәмгыйәтенең ефәкчелек эше буенча комитетын җитәкли.Дәүләт милке министрлыгы кушуы буенча Тихомиров Россиядә беренче ефәкчелек буенча кулланма төзей. 1888 елда фундаменталь биологик ачыш ясый: ефәк йомыркаларында ясалма партеногенез күренешен — йомырка күзәнәген атландырмыйча үсешне тасвирлый.

Моннан тыш, Тихомировның зоология, антропология һәм гомуми биология буенча хезмәтләре бар. Ул анда Лев Толстой, П. А. Кропоткин, шулай ук генетиклар К. Х. Морган һәм Уильям Элсон, [3] физиолог Флюранс кебек дарвинизмга һәм атеизмга каршы чыгыш ясый.

1899-1904 елларда Мәскәү университеты ректоры.Ректор булып эшләгәндә А. А. Тихомиров Мәскәү университетының беренче студент тулай торагы төзелешен тәмамлый. 1899 елның 19 сентябрендә 141 фатирга исәпләнгән тулай торак тантаналы шартларда ачыла. Тихомиров университетта капиталь төзелешне дәвам итә; аның карамагында 1901 елның 1 сентябрендә Моховая урамындагы китапханә бинасы сафка кертелә; 1902 елның 1 сентябрендә Зоология музееның яңа бинасын ачу мөһим күренеш була.1900 елда физика-математика факультетының тарих-филология һәм метеорология факультетында грузин теле һәм әдәбияты бүлекләре ачыла; Чагыштырма анатомия институты һәм музее булдырылган (1901), Россиядә Е. Жуковский җитәкчелегендә беренче аэродинамик торба төзелә (1902), Физик институт ачыла, аның составына В. Ф. Лушнинның термохимик лабораториясе керә (1903). Студентлар хәрәкәте үсү нәтжәсендә, 1904 елның маенда Мәскәү университетының 150 еллыгын бәйрәм итүдән баш тарту турында боерыкка кул куярга мәҗбүр була.[3].

1904 елның 1 августында Халык мәгарифе министрлыгы департаменты директоры итеп тәгаенләнә.1911-1917 елларда  — Мәскәү уку округы вәкиле.Тихомиров Александр Алексеевич соңгы 14 елын Сергиев Посадта яши, Анда 1917 елда, революциядан соң, эшен югалтып күчеп килә (кайсыбер чыганаклар буенча 1920-1921 елларда Сарытау университеты профессоры була.[4]).

Хезмәтләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Волков В. А., Куликова М. В. Московские профессора XVIII — начала XX веков. Естественные и технические науки — М.: Янус-К; Московские учебники и картолитография, 2003. — Б. 233—234. — 2000 экз. — ISBN 5—8037—0164—5.
  • Гутнов Д. А. Тихомиров Александр Андреевич // А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков Императорский Московский университет: 1755—1917 : энциклопедический словарь. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2010. — С. 716—717. — ISBN 978-5-8243-1429-8.

Сылтамалар үзгәртү